Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Эшләгез сез!" Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юлламасы

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2-нче утырышы кысаларында республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юллама белән мөрәҗәгать итте. Чара Салих Сәйдәш исемендәге Зур дәүләт концертлар залында узды.

news_top_970_100
"Эшләгез сез!" Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юлламасы
Хөрмәтле Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары һәм утырышта катнашучылар!



Кадерле ватандашлар!

Татарстан тотрыклы рәвештә үсүен дәвам итә. Икътисадта һәм социаль өлкәдә уңай тенденцияләр күзәтелә. Тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлгән масштаблы программалар һәм проектлар тормышка ашырыла. Бу икътисади потенциалга, инвестицияләр җәлеп итүгә, федераль үзәкнең һәм шәхсән илебез Президенты Владимир Владимирович Путинның милли проектларын һәм стратегик инициативаларын тормышка ашыруда актив катнашуга, аларның Татарстанга күрсәткән ярдәменә күрә мөмкин булды.

Республика казанышларының ныклы нигезе булып милләтара, конфессияара тынычлык һәм гражданлык татулыгы, халкыбызның бай тарихи-мәдәни һәм рухи мирасы тора.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау җәмгыятебездәге иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкның һәм татарстанлыларның гражданлык аңы югары дәрәҗәдә булуын ачык күрсәтте. Конкурентлыкка нигезләнгән көрәш шартларында вәкиллекле, көчле парламент төзелде. Сайлаучыларның күпчелеге республикада уздырыла торган социаль-икътисади үзгәртеп корулар курсын хуплауларын белдерде.

Татарстанлыларның гражданлык активлыгы үсүен һәм аларның республикадагы үсеш-алгарыш процессында роле артуын билгеләп китү урынлы булыр. Сайлауда төрле сәяси көчләрнең катнашуы, шулай ук сайлаучылардан бик күп тәкъдимнәр алынуы шуны дәлилли. Республика Хөкүмәте һәм Дәүләт Советына бу тәкъдимнәргә йомгак ясауны һәм республика программаларын гамәлгә ашырганда алардан файдалануны йөклим.

Гражданнарны социаль әһәмияткә ия булган карарлар кабул итү эшенә тартуда граждан җәмгыяте институтларының роле зур. Коммерция нигезендә эшләми торган социаль юнәлешле оешмаларга һәм Иҗтимагый советларга ярдәм күрсәтү чараларын тагын да арттырырга кирәк. Бу мөһим бурыч яңа составы ел ахырына кадәр төзелеп бетәчәк Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасына йөкләнә.

Республиканың дәүләт хакимияте башкарма органнары максатларын һәм бурычларын халык катнашуында билгеләүгә юнәлтелгән сынау проектын киңрәк җәелдерү, электрон тавыш бирү системасын үстерү, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары эшчәнлеген камилләштерү дәүләтнең һәм җәмгыятьнең үзара тагын да нәтиҗәлерәк хезмәттәшлек итүенә этәргеч бирәчәк.

Хакимият органнары вәкилләренә гражданнарның ышаныч белдерүе алар эшчәнлеген бәяләүнең иң мөһим күрсәткече булып торуын истән чыгарырга ярамый.



Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Татарстан үз тарихына һәрчак үтә сакчыл мөнәсәбәттә булды. Тиздән ТАССРның 100 еллык юбилеен бәйрәм итәчәкбез һәм бу вакыйга республика төзелә башлаган елларга, аның дан-шөһрәтле тарихына һәм хәзерге дәүләтчелегебезгә игътибарыбызны тагын да арттыра. Нәкъ менә шуңа да 2020 ел Татарстанда ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтү елы дип игълан ителде. Без Россия Президенты Владимир Владимирович Путинга бу датаны федераль дәрәҗәдә билгеләп үтү турындагы Указы өчен рәхмәтлебез.

Якын арада юбилей чаралары программасы ачылачак. Анда халыкара, федераль дәрәҗәдәге социаль-мәдәни, фәнни проектлар һәм форумнар, тарихи һәм рухи мирасыбызны саклап калуга юнәлтелгән чаралар уздыру каралган. Бу эштә муниципаль берәмлекләребез, предприятиеләр һәм оешмаларыбыз, иҗтимагый берләшмәләр, массакүләм мәгълүмат чаралары, шулай ук Татарстанның иҗат көчләре катнашачак.

Мәдәният әһелләребездән гүзәл сәнгать әсәрләре көтеп калабыз! Өстәвенә, тиздән композитор Җәүдәт Фәйзинең, күренекле татар язучысы һәм драматургы Нәкый Исәнбәтнең, татар профессиональ музыкасына нигез салучы Салих Сәйдәшевнең юбилейлары билгеләп үтеләчәк. Бу түгәрәк даталар бөек ватандашлар иҗаты аша күпмилләтле халкыбызның бай иҗади һәм рухи тормышын ачу мөмкинлеге бирә.

ТАССРның 100 еллыгы якынлашканда бөтенроссия күләмендә уздырылган тавыш бирү йомгаклары буенча «Казан» халыкара аэропортына бөек татар шагыйре Габдулла Тукай исеме, ә Бигеш аэропортына Россия нефть химиясе тармагының күренекле эшлеклесе Николай Лемаев исеме бирелү символик мәгънәгә ия.

1990 елда республиканың Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителү Татарстанның хәзерге үсешен билгеләгән мөһим вакыйга булды. Илнең актив үсештәге субъектларының берсе буларак, киләчәге өчен җаваплылыкны үз өстенә алып, Татарстан федераль үзәк белән үзара ышанычка нигезләнгән мөнәсәбәтләр корды, хәзер күп кенә төбәкләр һәм чит ил партнерлары белән уңышлы хезмәттәшлек алып бара.

Республикабызның бер гасырлык юбилеен билгеләп үткәндә, һичшиксез, аның казанышлары татарстанлыларның күп кенә буыннары хезмәтенә нигезләнгән булуын яхшы аңлыйбыз. Туган җиребезнең алгарышына бәһаләп бетергесез өлеш керткән һәркемгә олы рәхмәтемне җиткерәм.

Хөрмәтле татарстанлылар!

Фашистлар Германиясен тар-мар итү белән тәмамланган Бөек Ватан сугышы – республикабыз һәм илебез тарихындагы шанлы чор. Киләсе елда без Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итәчәкбез. Бу олы вакыйга безнең өчен һәрчак әхлакый һәм рухи маяк булып торды һәм киләчәктә дә шулай булачак дип ышанып әйтә алам.

Бөек Җиңү өчен без бик кыйммәт хак түләдек. Татарстаннан сугышка киткән һәр икенче кеше кире әйләнеп кайтмады. Олы кайгы һәр гаиләгә кагылды, йөрәкләргә мәңгелек яра салды.

Илдә Хәтер һәм дан елы дип игълан ителгән киләсе елда кадерле ветераннарыбызга, шулай ук сугыш һәм хезмәт геройларының истәлеген мәңгеләштерүгә аеруча зур игътибар бирергә кирәк.

Төзелгән мемориаллар, нәшер ителгән китаплар, бәйрәмнәр яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүнең үтемле чарасы булсын. Зурлап искә алуыбыз, хәтердә саклавыбыз – ата-бабаларыбыз каһарманлыгына, рухына иң яхшы һәйкәл.

Теләсә кайсы илнең һәм милләтнең киләчәге яшьләр кулында. Җәмгыятьтәге процессларның тагын да катлаулана баруы, егет-кызларның иҗтимагый тормышка аяк басканда хәвефле хәлләргә тару очракларының артуы аерым министрлык төзү турында кабул ителгән карарның дөреслегенә дәлил булып тора. Министрлыкның төп бурычы – яшьләрнең барлык категорияләре белән нәтиҗәле багланышлар урнаштыру. Бу хезмәтне башкарганда, инде сыналган эш рәвешләре белән беррәттән, яңалыкларны, заманча технологияләрне һәм юнәлешләрне дә кыюрак кулланырга кирәк.

Хөрмәтле депутатлар!

Милләтара һәм динара тынычлыкны һәм татулыкны тәэмин итү элеккечә өстенлекле бурычларыбызның берсе булып тора. Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәте концепциясенә гомумфедераль карарларны исәпкә алып кертелгән үзгәрешләр халыкларның милли-мәдәни һәм тел күптөрлелеген саклап калуга, аларның рухи бербөтенлеген ныгытуга юнәлтелгән.

Федераль үзәк белән бергәләп, халыкларның туган телләрен һәм Татарстан Республикасының дәүләт телләрен саклап калу һәм аларга ярдәм күрсәтү өчен уңай шартлар тудыру бурычы һаман да әһәмиятен югалтмый.

Минтимер Шәрип улы Шәймиевның күп телләр укытыла торган мәгариф комплекслары челтәре төзү турындагы башлангычы бик мөһим проект булып тора.

2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу барышында кешеләрнең үз-үзләрен нинди дә булса бер милләт вәкиле буларак тануы, халыкның милли составы үзгәрү мәсьәләләренә зур игътибар биреләчәк. Оештыручыларга бу эшнең гаять сизгерлек һәм сак мөнәсәбәт таләп итүен истән чыгармаска кирәк. Граждан җәмгыяте институтлары һәм абруйлы милли-мәдәни берләшмәләр белән бергәләп аңлату эшләре алып барылырга, бу исә милләтләр белән бәйле чынбарлыкның объектив һәм төгәл чагылдырылуына этәргеч бирергә тиеш. 

 

Хөрмәтле депутатлар!

Диннәр арасында, беренче нәүбәттә, христиан һәм ислам диннәре арасында багланышлар урнаштыру юнәлешендә тупланган тәҗрибәне без гаять кыйммәтле хәзинә буларак таныйбыз.

Традицион конфессияләрнең иҗтимагый роле артуын билгеләп китәргә кирәк. Аларның абруе, актив гамәлләре һәм карашлары дини җирлектәге экстремистлыкның таралуына киртә булып тора.

Халык өчен изге урыннарны торгызу буенча зур эшләр башкарыла. Борынгы Болгарның һәм Свияжск утрау-шәһәрчегенең тарихи ядкарьләрен торгызуга һәм заманча тирәлек булдыруга гына түгел, иң мөһиме, болардагы рухи, дини тормышны яңадан тергезүгә ирешелде.

Минтимер Шәрип улы Шәймиев җитәкчелегендәге «Яңарыш» фондына, бу проектларның барлык иганәчеләренә тагын бер кат олы рәхмәт сүзләремне җиткерәм.

Казан Мәрьям Ана иконасы табылганга 440 ел тулган елда Казан соборын яңадан торгызу тәмамланды. Хәзерге вакытта аның диварларына бизәк төшерү эшләре бара. Тиздән бу гыйбадәтханә бөтен дөньядан дин тотучыларны үзенә җәлеп итә торган изге урынга, республикабыз башкаласының мәдәни җәүһәрләреннән берсенә әверелер дип ышанам.

2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тула. Бу датага багышланган тантаналы чараларны әзерли башларга кирәк. Әлеге вакыйга татар халкы үсешендә, исламның Россиядә алдынгы диннәрнең берсе буларак формалашуында бик зур роль уйнады.

Хөрмәтле депутатлар!

Һөнәри осталык буенча «WorldSkills» стандартларына нигезләнгән дөнья чемпионаты илкүләм әһәмиятле вакыйга булды. Бу хәрәкәтнең 60 еллык тарихында Россиядә шушындый зур халыкара чара беренче тапкыр үткәрелде. Бу чараның Казанда зур уңыш белән узуы бик күпләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Президентыбыз Владимир Владимирович Путинга, Татьяна Алексеевна Голикова җитәкчелегендәге федераль оештыру комитетына, республика оператив штабына һәм эш төркемнәренә, предприятиеләр җитәкчеләренә, дөнья беренчелеген әзерләүдә һәм уздыруда катнашкан һәркемгә ихлас рәхмәтемне җиткерәм.

Катнашкан илләр һәм һөнәр төрләре саны ягыннан WorldSkills чемпионатында рекорд куелды. Яшь осталар үзләренең әзерлек дәрәҗәсе югары булуын эшләре белән исбатлап күрсәтте. Җиңүче дип танылган һәм бүләккә лаек булган Татарстан егетләренең исемнәрен аеруча зур горурлык белән атыйм. Болар – Айдар Миниев, Ислам Нигъмәтуллин, Эмиль Мифтахов һәм Оскар Арсланов. Бүген алар бу залда утыра. Егетләр, басыгыз әле! Ягез, алкышлыйк аларны!

Сүз дә юк, Чемпионат үзе генә түгел, бәлки һөнәри белем бирү өлкәсен үстерү, югары квалификацияле эшчеләр әзерләү өчен туплаган кабатланмас тәҗрибәбез, белем һәм мөмкинлекләребез дә безнең өчен гаять кыйммәтле. WorldSkills чемпионатына дип төзелгән бина-корылмалар республикабызга әле бик күп еллар дәвамында хезмәт итәчәк.

Татарстанны хәзер бик күпләр уңышлы уздырылган киң колачлы халыкара чаралар аша таный. 2022 елда Казанда йөзү ярышлары уздырылачак. Анда бөтен дөньядан килгән спортчылар көч сынашыр дип көтелә. Шул ук елда республика башкаласы волейбол буенча дөнья чемпионатын оештыручы шәһәрләрнең берсе булачак. Ә 2025 елда бездә кабат Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты үтәчәк. Республика әлеге һәм башка зур спорт чараларында илебезнең лаеклы вәкиле булыр дип ышанам.

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Чит илләр эшләре министрлыгы ярдәмендә Татарстан Россия Федерациясенең халыкара хезмәттәшлеген үстерүдә актив катнаша.

Республикага быел Төрекмәнстан Президенты, ЮНЕСКОның генераль директоры, Казахстан Премьер-министры, Кытай Халык Республикасының Дәүләт Советы әгъзасы, берничә чит илнең вице-премьерлары һәм министрлары, 25 чит илнең Россиядәге илчеләре эш сәфәренә килде. Үз чиратында, Татарстан делегацияләре чит илләрдә эшлекле очрашуларда булып кайтты. Хезмәттәшлек турында әһәмиятле берничә килешүгә кул куелды.

Чит илләр төбәкләре белән, аеруча Германиянең аерым өлкәләре, Кытай провинцияләре, Казахстан, Үзбәкстан һәм Белоруссия өлкәләре белән хезмәттәшлекне киңәйтәбез.

«Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме, быел 72 илдән һәм Россиянең 38 төбәгеннән вәкилләр катнашкан KazanSummit форумы кысаларында мөселман илләре белән алып барыла торган эш турында аерым әйтеп узасым килә.

Республика мәнфәгатьләрен үстерүгә этәргеч бирү һәм чит илләргә товарлар чыгаруны арттыру өчен безнең конкурентлык өстенлегебезне тәшкил иткән ватандашлар белән эшләүдәге мөмкинлекләребездән күбрәк файдаланып, халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлекне киңәйтүне дәвам итәргә кирәк.


Хөрмәтле депутатлар!

Хакимият органнары эшчәнлегендә кеше капиталын үстерү, халыкның тормышын яхшырту кебек бурычларга өстенлек бирелә. Стратегия-2030 һәм республиканың барлык программалары (узган елдан алар ил Президенты йөкләмәсе нигезендә булдырылган милли проектларны гамәлгә ашыру чаралары белән ныгытылды) шуңа юнәлтелгән.

Биш ел элек бездә 27 программа гамәлдә булса, хәзер аларның саны 40 ка җитте. Бу программаларны тормышка ашыруга республика бюджетыннан быел 40 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелде.

Ул яңа торак йортлар, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, поликлиникалар һәм фельдшерлык-акушерлык пунктлары, спорт мәйданчыклары һәм модульле чаңгы базалары төзүгә һәм аларны төзекләндерүгә тотылды. Җәмәгать урыннары – парклар һәм елга ярлары, урамнар һәм бульварлар, скверлар һәм мәйданнар тамырдан үзгәреш кичерде.

Эчә торган чиста су белән тәэмин итү, урамнарны яктырту, авыл клублары төзү һәм аларны капиталь төзекләндерү, яшелчә саклау биналарын, ындыр табагы хуҗалыкларын, машина-трактор паркларын торгызу эшләре шулай ук авылга ярдәм итүгә юнәлтелгән.

Бакчачылык ширкәтләренә яңа юллар салынды, су каланчалары һәм скважиналар, шулай ук коммуналь каты калдыклар өчен мәйданчыклар төзелде.

Гражданнарның үз акчалары хисабына эшләр башкару программасы кысаларында күмәк ял урыннарын төзекләндерү, елга-күлләрне чистарту, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, зиратларны карап тоту һәм башкалар эшләнә. Халыктан җыелган акчаның 1 сумына бюджеттан уртак финанслауга 4 сум акча бүлеп бирелә. Быел бу максатларга тоту өчен 1 млрд сум каралган.

Моннан тыш республикада транспорт инфраструктурасын үстерүгә, яңа юллар һәм күперләр төзүгә һәм төзекләндерүгә байтак акча бүлеп бирелә. Быел гына да бу сумма 32 млрд сум тәшкил итәчәк.

Тотылган акча һәм төзелгән объектлар күрсәткече булган саннар үзләре генә берни аңлатмый. Аларны тормышлары яхшыга үзгәргән тәгаен кешеләр, гаиләләр белән бәйләп карарга кирәк. Ә бу – безнең өчен иң әһәмиятлесе!

Сүз дә юк, безгә әле бик күп мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. Ирешелгән казанышлардан канәгать булып туктап калмыйча, алга барабыз. Татарстан поликлиникаларын яңартып кору буенча киң колачлы программа тәмамланганнан соң хастаханә комплекслары стационарларын төзекләндерү буенча биш елга исәпләнгән яңа программаны гамәлгә ашыра башлыйбыз.

Быелдан республикада балалар лагерьларын капиталь төзекләндерү, үзгәртеп кору һәм яңаларын төзү буенча «ҖӘЙ – БАЛАЛАРГА» дигән комплекслы программа эшли башлады. 3 ел эчендә республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә 7 млрд сумнан артык суммага 94 объектны яңарту эшләре башкарылырга тиеш.

Җәмәгать урыннарын тагын да уңайлырак итү программасын гамәлгә ашыруны дәвам иттерәбез. Хәзерге вакытта 63 объектта эшләр тәмамланып килә, болар арасында халык яратып йөри торган Казансу елгасы белән Кабан күле яр буйлары да бар. Шәһәрләребездә һәм авылларыбызда әйләнә-тирә мохитне сыйфат ягыннан яңа баскычка күтәрү буенча башкарган эшләребез абруйлы Халыкара Ага Хан премиясенә лаек булды. Татарстанның һәрбер районында анда яшәүчеләрнең горурлыгына әйләнгән күмәк ял урыннары бар. Ә иң мөһиме – кешеләр аларны булдыруда бик теләп катнаша.

Шуңа бәйле рәвештә, без, татарстанлылар белән бергәләп, колачы һәм эш ысуллары ягыннан моңа кадәр тиңдәше булмаган «Безнең ишегалды» дигән программаны гамәлгә ашырырга уйлыйбыз. 1700 йортның ишегалдын төзекләндерү буенча башкарган эшләребез халыкның күңеленә шулай ук хуш килде. Гражданнарның тәкъдимнәрен исәпкә алып, 3 ел эчендә без республиканың барлык күпфатирлы йортлары ишегалларын кешеләргә уңайлы итәр өчен шартлар булдырачакбыз. Тагын 5980 ишегалды тәртипкә китереләчәк.

Гомумән алганда, республика программаларын һәм милли проектларны гамәлгә ашырганда безгә әле бик күп эш башкарырга кирәк булачак. Һәрбер татарстанлы, кайда яшәвенә карамастан, уңай үзгәрешләрне тоярлык булсын. Бу – безнең төп бурычыбыз.


Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Гражданнарыбыз өчен бик әһәмиятле тагын бер тема – торак һәм сатып алу һәркемнең хәленнән килерлек торак белән тәэмин ителгәнлек мәсьәләләре. Аларны, шул исәптән түбән бәядән ипотека алу, социаль арендага торак бирү, шулай ук экономия классына керә торган торак төзү кебек чаралар кулланып, федераль үзәк белән бергәләп хәл итү юлларын табарга кирәк.

Сүз дә юк, торакны төзеп кую белән генә эш бетми әле. Аның югары сыйфат һәм замана таләпләренә җавап бирергә тиешлеге белән бергә, уңайлы, тормыш өчен зарури булган инженерлык, транспорт челтәрен, социаль тирәлекне дә булдыру кирәк. Шуңа күрә, торак микрорайоннар торгызганда төзелешнең комплекслы алып барылуы тәэмин ителергә тиеш.

Хөрмәтле депутатлар!

Саулык – зур байлык, һәркем өчен бу бәхәссез хакыйкать.

Узган елда сәламәтлек саклау өлкәсен милли проектны исәпкә алып финанслау 62 млрд сумнан артып китте. Безнең тарафтан күрелә торган программа чаралары комплексы соңгы 5 ел эчендә гомерне 2 елга озайтырга һәм 74,3 яшь дәрәҗәсенә җиткерергә мөмкинлек бирде.

Матди-техник базаны ныгыту һәм югары технологияле ярдәм күрсәтүне үстерү белән беррәттән, без медицина ярдәменнән һәркем файдалана алуны тәэмин итү, авыруларны алдан кисәтү юнәлешендә тырышлык куюыбызны арттырырга тиешбез. Бу эшне башкаруда кешеләрнең сәламәтлек дәрәҗәсен ачыклау өчен тикшеренүләр уздыру – диспансерлаштыруга иң зур әһәмият бирелә.

Тикшеренүләрне барлык кешеләр узуын тәэмин итү гаять мөһим. Үзәкләрдән ерак урнашкан авылларда яшәүчеләргә аеруча җентекле игътибар бирергә кирәк. Шушы максатларны күздә тотып, районнарда 4 күчмә поликлиника һәм 118 күчмә медицина бригадасы эшли башлады. Басым ясап әйтәм: диспансерлауны сыйфатлы итеп уздыру зарур. Эшләгән рәвеш чыгарып кына йөрергә ярамый! Бердәм стандартларның катгый үтәлешен тәэмин итәргә кирәк.

Гериатрия хезмәтен үстерүне дәвам иттерәчәкбез. «Өлкән буын» дигән төбәк проекты кысаларында ике ел эчендә барлык муниципалитетларда махсус кабинетлар ачылачак, ә муниципальара медицина үзәкләрендә гериатрия койкалары булдырылачак.

Инфраструктураны һәм медицина технологияләрен үстерү өчен тармакка идарә итү системасын камилләштерү таләп ителә. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына ел ахырына кадәр дәүләтнеке һәм дәүләтнеке булмаган медицинаны берләштерү буенча юл картасын әзерләп бетерергә кирәк.

Физик культураны һәм спортны үстерү сәламәтлекне ныгыту өлкәсендә әһәмиятле ресурс булып тора. Системалы эш алып бару нәтиҗәсендә республикада бүген һәр икенче кеше спорт белән шөгыльләнә.

Актив яшәү рәвешенә өстенлек бирү, әлбәттә, бала чактан ук тәрбияләнергә тиеш. Республикада, шул исәптән мәктәпләрдә дә булдырылган спорт инфраструктурасының күмәк спортны һәм югары казанышлар спортын үстерү максатларында нәтиҗәле файдаланылуы шарт. Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының һәм муниципаль хакимият органнарының бурычы – гомуми белем бирү, спорт мәктәпләре һәм федерацияләре арасында хезмәттәшлекне җайга салу.

Физкультура дәресләрен яшьләргә үрнәк булган мәшһүр спортчылар алып баруы кебек яңа тәҗрибә шулай ук бу эшкә бәрәкәтле этәргеч бирә алыр иде. Бәхеткә күрә, мондый кешеләр бездә күп.

Узган елда Россиядә футбол буенча дөнья чемпионаты уздырылганнан соң, бу спорт төренә тартылучы балалар саны арта бара. Җәй фасылы кыска булуны исәпкә алып, без тагын 4, аерым алганда Казанда – 2, Чаллыда һәм Түбән Камада ябык футбол мәйданчыгы төзергә карар кылдык. Аларның һәрберсендә спорт мәктәбе ачылачак.



Хөрмәтле депутатлар!

Бала тудыруны арттыру – дәүләт һәм җәмгыять өчен аеруча әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Тормышны яхшырту, сәламәтлек саклау өлкәсен яңартып кору гамәлләре моңа уңай йогынты ясый. Ана белән баланы яклау, социаль ярдәм күрсәтү юнәлешендә чаралар күрелә.

Шул ук вакытта гаиләнең үтә дә мөһим булуын, аның тигез мәхәббәткә, үзара ихтирамга, аңлашуга, балалар алдында җаваплылыкка, күп бала табуга корылуын бертуктаусыз аңлата, сеңдерә килергә кирәк. Бу эштә массакүләм мәгълүмат чаралары, традицион диннәр, Гражданлык хәле актларын теркәү органнары, мәгариф, яшьләр сәясәте системасы белгечләре һәм, әлбәттә, ата-аналарның үзләренең өлеше зур әһәмияткә ия.

Гаилә бөтен кешелек өчен мөһим рухи кыйммәтләрне саклап килә, баланы шәхес итеп тәрбияли. Әлеге традицияләрне буыннан-буынга тапшыру бик мөһим. Нык һәм тату гаилә – илебезнең горурлыгы һәм ышанычлы таянычы, өметле һәм якты киләчәге.

Ел саен Татарстанда 2 мең пар гаилә төзүләренең зур юбилейларын – көмеш, алтын, бриллиант туйларын билгеләп үтә. Мондый гаиләләр – яңа гына өйләнешкән парлар өчен дә, өйләнешергә җыенучы яшьләр өчен дә күркәм үрнәк булып тора.

Татарстанда күпбалалы гаиләләрнең саны артуы – шулай ук сөенечле күренеш, аларның исәбе 35 меңнән артты инде. Алар өчен байтак социаль ярдәм күрсәтү чаралары каралган. Киләсе елдан боларга биш яки аннан күбрәк бала тәрбияләгән гаиләләргә айлык пособие, 3 яше тулмаган балаларга дарулар алырга елына 10 мең сумга электрон сертификат бирү, җан башына исәпләнгән кереме яшәү минимумыннан азрак булган күпбалалы гаиләләрне балалар бакчасына түләүдән азат итү кебек ярдәм чаралары өстәргә карар кылдык.

Гаиләдә хатын-кыз гаять мөһим роль уйный.

Хатын-кыз – һәр ир-ат өчен дөнья яме, гаиләнең терәге һәм якты чыганагы, милләтне яшәтүче, саклаучы, үстерүче. Туган телебезне юкка гына ана теле дип әйтмиләр, без барыбыз да бишек җырлары тыңлап үскән. Бу һәрчак шулай булсын иде.

Хатын-кызга тормышта зур җаваплылык йөкләнә. Ул эштә дә хезмәт куя, шулай ук балалар тәрбияләү, өйдәге эшләрне башкару да аның җилкәсендә. Аларга барлык теләкләрен тормышка ашыру, һөнәри осталыкка ирешеп, эш урынында танылу өчен мөмкинлекләр тудырырга кирәк. Моның белән бәйле рәвештә 3 яше тулмаган сабыйларны балалар бакчаларында урын белән тәэмин итү мәсьәләсе игътибар үзәгенә чыга. Милли проектны гамәлгә ашыру шушы мәсьәләне хәл итүгә юнәлтелгән. 4 мең урынга исәпләнгән 22 балалар бакчасы эшли башлады инде, 2 мең урынга исәпләнгән тагын сигезе үз чиратын көтә. Киләсе ике елда тагын 49 яңа балалар бакчасы төзергә ниятлибез.

Мәгариф өлкәсенә республикада һәрчак зур әһәмият бирелә. 5 ел эчендә тармакның берләштерелгән бюджеты 2 тапкырга диярлек артты һәм 100 млрд сум тәшкил итте.

Без укучыларыбызның югары уңышлары белән горурланабыз. Алар арасында Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 номерлы татар гимназиясен бердәм дәүләт имтиханында дүрт фән буенча 399 балл җыеп тәмамлаган Рамил Баһавиев, менталь арифметика буенча халыкара олимпиадада 1 урынны алган Чаллы егете Рүзәл Сәлахетдинов һәм Казаннан информатика буенча халыкара олимпиадада җиңеп чыккан Илдар Гайнуллин да бар. Егетләр бүген бу залда утыра. Алкышлар белән сәламлик аларны!

Укытучыны мәктәп укытучы итми, бәлки укытучы мәктәпне мәктәп итә, дигән сүзләрнең дөреслеге берәүдә дә шик тудырмыйдыр дип уйлыйм. Хәзерге заман таләпләренә җавап бирүче укытучылар әзерләү, аларның һөнәри үсеше тармак министрлыгы һәм фәнни-мәгариф оешмалары өчен төп өстенлекле бурыч булырга тиеш. Укытучының компетенция паспортын эшләргә һәм гамәлгә кертергә кирәк. Аттестация узганда һәм эшнең нәтиҗәлелегенә бәя биргәндә ул паспорт педагогның төп документы булырга һәм аны тагын да үсешкә рухландырырга тиеш.

Уку-укыту өлкәсендәге иң яхшы тәҗрибәләрне гомумиләштерү һәм уртаклашу, педагогларның һөнәри үсешен тәэмин итү, фән укытучыларының методик берләшмәләренә ярдәм күрсәтү кебек эшләрдә муниципаль методика хезмәтләренең ролен арттыру зарур. Шуның белән бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты эшчәнлегендә мәгариф программаларын һәм технологияләрен үстерүгә игътибарны көчәйтергә кирәк.

Кызганыч, әле һаман да аерым территорияләр һәм мәктәпләр арасында белем бирүнең сыйфат дәрәҗәсе ягыннан шактый аерма саклана. Моннан тыш, кайбер мәктәпләрдә укучыларга 10-11 сыйныфларга күчеп, укуын дәвам итү мөмкинлеген чикләү очраклары да күзәтелә. Чынлыкта исә бу – начар билгеләргә укучыларны мәктәптән җибәрү хисабына үз рейтингларын күтәрергә омтылу. Теләге булган һәр укучыга тулы урта белем алу мөмкинлеге бирелергә тиеш.

Белем бирүнең сыйфатын яхшырту – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп бурычы. Әлеге тармакның һәр буыны бу бурычны хәл итүгә юнәлтелергә тиеш.

Тәрбия сабаклары – белем бирүнең аерылгысыз өлеше булып тора. Кызганыч, бу өлкәдә без җитәрлек эш алып бармыйбыз. Социаль куркыныч хәлдә һәм авыр тормыш хәлендә калган балаларга үз вакытында ярдәм күрсәтүдә бу аеруча нык сизелә.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына педагогик берләшмәләр һәм ата-аналар комитетлары белән берлектә тәрбия эшен камилләштерү буенча тиешле чаралар эшләүне йөклим. Укытучыларның, аеруча сыйныф җитәкчеләренең үтә сизгерлек белән буыннан-буынга тапшырыла килгән рухи кыйммәтләрне бала аңына сеңдерүе – аның шәхес буларак формалашуына нигез булып тора.

Югары уку йортлары һәм фәнни оешмалар катнашуыннан башка республика алдында торган бурычларны хәл итү мөмкин түгел. Татарстанның әйдәүче югары уку йортларында һәм академик структураларда кадрлар, матди-техник һәм иҗади потенциал бүген тиешле дәрәҗәдә. Татарстан Республикасы Хөкүмәте алдында мәгариф, фән һәм җитештерү өлкәләрен системалы рәвештә берләштерү, шулай ук «Фән» милли проекты кысаларында республикада дөньякүләм дәрәҗәдәге Фәнни-мәгариф үзәге булдыру буенча конкрет тәкъдимнәр кертү бурычы тора.



Хөрмәтле депутатлар!

Социаль өлкәдәге бурычларны уңышлы хәл итү һәм татарстанлыларның тормыш сыйфатын тагын да яхшырту өчен ныклы икътисади нигез таләп ителә. Республика икътисадының төп нигезе булып нефть-газ-химия һәм машина төзү комплекслары тора, аларда киң колачлы инвестиция проектлары тормышка ашырыла.

Быел гына да ТАНЕКО комплексында илебез җитәкчелеге катнашында автомобиль бензиннары җитештерү производствосы һәм нефтьне беренчел эшкәртүнең ЭЛОУ-АВТ-6 икенче җайланмасы кулланышка тапшырылды. Болар Татарстанда нефть эшкәртү җайланмалары куәтен 6 млн тоннага арттырырга, бу күрсәткечне 23 млн тоннага җиткерергә һәм ТАНЕКО комплексының икенче чиратын үстерү өчен шартлар булдырырга мөмкинлек бирде.

Моннан тыш, елына 1,1 млн тонна күләмендә премиаль дәрәҗәдәге товарлыклы автомобиль бензиннары эшләп чыгарыла башланды. Бу елның ахырына ТАНЕКО комплексында югары технологияле 4 яңа производство кулланышка тапшырылачак.

Нәтиҗәдә, югары сыйфатлы нефть продуктлары җитештерүнең еллык күләме тагын 3 млн тоннага артачак. Тулаем алганда, әлеге проектлар 51 млрд сумга төшә.

Шулай итеп, Татнефть компаниясе тарафыннан Түбән Камада максималь эшкәртү дәрәҗәсе 99 процент булган, 84 процентка үтә күренмәле нефть продуктлары эшләп чыгарыла торган технологик яңа буын нефть эшкәртү предприятиеләре ачылды. Тулаем алганда, инвестицияләр күләме 384 млрд сумнан артып китте.

ТАНЕКО комплексы производстволарын төзүне этаплап тәмамлау белән бәйле рәвештә компаниянең алдында торган стратегик бурыч – үз чималы, нефть һәм газ эшкәртү продукциясе нигезендә яңа перспективалы юнәлеш – газ-нефть химиясе комплексын үстерү. Бу исә углеводород чималын кабаттан эшкәртү һәм компаниянең керемен арттыру мөмкинлеге бирәчәк.

Тулаем алганда, «Татнефть» компанияләр төркеме өчен өстенлекле бурычлар булып бизнесны диверсификацияләү, өстәмә кыйммәте югары булган продукция җитештерү буенча производстволарны үстерү, ресурслар базасын киңәйтү һәм нефть чыгаруның күләмен арттыру тора.

«ТАИФ» компанияләр төркеменең Түбән Кама нефтехимда яңа Олефин комплексы һәм аның ярдәмче предприятиеләрен төзү, Казанның Органик синтез заводында этилен һәм полимерлар җитештерүне арттыру, шулай ук әлеге предприятиеләрдә генерацияләү объектларын төзү республика өчен әһәмиятле проектлар булып тора.

Федераль программалар һәм «Ростех» дәүләт корпорациясе ярдәме белән илебез автомобиль төзү тармагының төп предприятиесе – «КАМАЗ» компаниясе зур яңарыш кичерә, ул үзенең 50 еллыгын җитештерү егәрен яңа дәрәҗәгә күтәрү казанышы белән каршы ала.

Елына 55 мең кабина җитештерүгә исәпләнгән автомобиль кабинасы каркаслары производствосын ачу, шулай ук К5 буын автомобильләре линейкасыннан беренче модельне базарга чыгару – болар заводның юбилей елының зур әһәмияткә ия булган вакыйгалары. КАМАЗ заводы – Татарстан өчен генә түгел, тулаем бөтен Россия өчен дә машина төзү тармагын үстерүдә стратегик әһәмияткә ия булган предприятие. Бүген ул үз алдына яңа зур бурычлар куя. Автогигантның юбилее, һичшиксез, предприятиене төзүдә катнашкан һәм озак еллар дәвамында намуслы хезмәт иткән ветераннарны һәм барлык фидакарь затларны тагын бер кат олылау өчен күркәм сәбәп булып тора.

Шулай ук Казан авиация һәм Казан вертолет заводлары, Зеленодольскиның А.М. Горький исемендәге заводы һәм «Серго исемендәге завод» производство берләшмәсе дә зур үзгәрешләр кичерә.

Шул ук вакытта граждан билгеләнешендәге, граждан һәм хәрби билгеләнештәге югары технологияле продукция җитештерүдә үз мөмкинлекләреннән файдалану бурычы оборона-җитештерү комплексы предприятиеләре өчен иң төп бурычларның берсе булып кала.

Haier индустриаль паркы базасында быел Кытайдан стратегик партнерыбызның икенче заводы ачылды. Компания кулланучыларның шәхси заказларын үтәүгә юнәлтелгән «акылга нигезләнгән завод» төзергә ниятли.

Республиканың энергетика комплексы планлы рәвештә үстерелә. Соңгы 5 елда Татарстанда 4 зур электр станциясе яңартылды, бу исә көчәнешне 1,2ГВтка арттырырга мөмкинлек бирде.

Зәй гидроэлектростанциясен яңартып кору шулай ук мөһим бурычларның берсе булып кала.

Челтәр компаниясе һәм Татэнергосбыт алдында электр энергиясен кулланучыларның йортларында «акылга нигезләнгән» исәпкә алу приборлары урнаштыруны күздә тоткан электр энергиясен исәпләүнең интеллектуаль системаларын булдыру бурычы тора.

Тулаем алганда, система булдыручы предприятиеләребез бүгенге көндә уңышлы үсә. Монда дәүләт ярдәме чараларының роле зур. Соңгы 5 елда федераль программалар кысаларында әлеге максатларга 135 млрд сум акча бүлеп бирелде. Республика үз чиратында 30 млрд сумлык салым ташламалары бирде. Предприятиеләргә әлеге ресурслардан мөмкин булганча нәтиҗәле файдаланырга кирәк.

Сәнәгать һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре аерым игътибар бирүне таләп итә.

Алар предприятие җитәкчеләре һәм шулай ук контроль-күзәтчелек органнары эшчәнлегендә өстенлекле мәсьәлә булырга тиеш. Әгәр җитештерүдә эшләүчеләрнең, халыкның һәм әйләнә-тирә мохитнең иминлеген тәэмин итү мәнфәгатьләре белән каршылыкка керсә, бернинди икътисади, техник һәм башка дәлилләр исәпкә алынырга тиеш түгел.

Моннан тыш, экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү мөһим бурыч булып тора. Республикада гамәлгә ашырыла торган барлык зур проектлар мәҗбүри рәвештә экологик экспертиза узарга тиеш.

Каты калдыкларны термик эшкәртү заводы төзү проектына килгәндә, аңа өстәмә рәвештә халыкара экологик экспертиза уздырылачагын әйтергә кирәк.



Хөрмәтле депутатлар!

Бүгенге көндә республикада куәтле инвестиция инфраструктурасы төзелде.

Алабуга һәм Иннополис махсус икътисади зоналары уңышлы эшләп килә. Әлмәт, Лениногорск һәм Түбән Кама районнарында АлмА дигән тагын бер махсус икътисади зона төзү планлаштырыла. Алгарышлы 5 үсеш территориясе, шулай ук «Мастер» Кама индустриаль паркы һәм Химград технополисын да кертеп, 90 сәнәгать мәйданчыгы һәм сәнәгать паркы эшли. ТАССРның 100 еллыгына мондый объектларның санын 100 гә җиткерү планлаштырыла.

Инвесторлар җәлеп итү, яңа производстволар ачу һәм, тулаем алганда, кызыксындыру объектларын булдыру буенча эшне, үсешнең һәм җитештерү көчләрен урнаштыруның яңа алымнарын табып, дәвам итү зарур.

Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мөһим бурыч булып тора. Әлеге максатларда без һәр атна саен муниципаль берәмлекләр башлыклары белән очрашып, аларның башкарган эшләре турында докладларын тыңлыйбыз. Шулай ук һәр квартал саен Эшкуарлык буенча совет утырышларын уздырабыз. Әлеге эш күркәм нәтиҗәләр бирә.

Стратегик инициативалар агентлыгының «Дөрес карарлар китапханәсе» үрнәгендә безнең тарафтан районнардагы иң яхшы тәҗрибәләр базасы булдырылды, аларны бөтен республикада кулланырга мөмкин булачак. Муниципаль берәмлекләргә инвестицияләр җәлеп итү өчен 60 тан артык яңа объект билгеләнде, продукцияне чит ил базарларына чыгару буенча системалы эш алып барыла.

Без алга таба да бизнес өчен уңайлы мохит булдыру һәм контроль-күзәтчелек органнары ягыннан басымны киметү буенча чаралар күрәчәкбез. Ришвәтчелек куркынычын киметүгә яхшы этәргеч бирә торган «Ышанычлы бизнес» интернет-ресурсы уңай бәяләнде. Шул исәптән федераль дәрәҗәдә дә танылды.

Бүгенге көндә бизнес белән шөгыльләнүдә иң мөһиме – үз продукцияңне сата алачагыңа ныклы ышаныч. Әлеге максатларда республикада Электрон маркетинг үзәге ачылды. Ул бизнеска яңа юнәлешләр формалаштырырга ярдәм итәчәк, шулай ук биредә эшкуарларга үз товарларын сату өчен шартлар тудырылачак. Биржа мәйданчыгыннан файдаланып 500 дән артык предприятие 1,5 млрд сумлык продукция сатты инде.

Электрон сәүдә системаларын актив рәвештә кулланышка кертү товар җитештерүчеләрнең яңа базарларга чыгуы өчен тагын бер этәргеч булып тора. Без республикага әлеге базарда катнашучы OZON һәм Вайлдберриз кебек иң зур компанияләрне җәлеп иттек. Алар Зеленодольск районында логистика үзәкләре төзү буенча проектларны тормышка ашыра. Биредә 7 меңгә якын яңа эш урыны булдырылачак. Татарстан товар җитештерүчеләренә үз продукцияләрен әлеге зур компанияләр ярдәмендә сату мөмкинлеген кулдан ычкындырмаска кирәк.

Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә республикада электрон сәүдәне үстерү программасын эшләү зарур.

Шулай ук мәгълүмати һәм мәгърифәти ярдәм дә күрсәтергә кирәк. Эшкуарларның бизнес алып бару өлкәсендәге белем һәм күнекмәләрен үстерүгә «Кече һәм урта эшкуарлык порталы», «Эшкуарлык фабрикасы» һәм «Бизнес-класс» кебек проектлар ярдәм итә.

Быел Татарстан үзен-үзе эш белән тәэмин итүче гражданнар өчен яңа салым режимын гамәлгә кертү буенча сынау проектында катнаша. Бүгенге көндә республикада шундый 30 меңнән артык кеше теркәлгән. Күпләр өчен үзен-үзе эш белән тәэмин итүче статусы – шәхси эшен башлау, шулай ук законлы эшчәнлек алып бару, легаль керем алу һәм уңай кредит тарихы булдыру өчен яхшы җирлек булып тора.

Мисал өчен, Алексей Белов – республикада беренче буларак биржа мәйданчыгында контракт төзегән үзен-үзе эш белән тәэмин итүче граждан; Әгълиуллова Резедә – милли символика төшерелгән, кулдан эшләнгән продукциясен хәзер инде чит илдә дә сата, шулай ук үзләре җитештергән сырлар сатучы 14 яшьлек Гомәров Данияр. Алар бүген безнең арада шушы залда утыра.

Безгә киң колачлы мәгълүмат кампаниясе уздыру һәм үзен-үзе эш белән тәэмин итүче гражданнарга ярдәм күрсәтү чаралары системасын камилләштерү буенча эшне дәвам итәргә кирәк.

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Республика икътисадының әһәмиятле өлеше – агросәнәгать комплексы. Авыл һәрчак милләт нигезе булды. Шуңа республикада аңа кагылган күп санлы дәүләт программалары тормышка ашырыла. Авылда теләгән һәр кешегә үз эшен ачу мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен шартлар булдыру мөһим.

Һава торышы бик үк уңай булмаса да, быел без узган елга караганда ярты миллион тоннага артыграк ашлык җыеп алачакбыз. Без шулай ук шикәр чөгендере, бәрәңге һәм яшелчә уңышы мул булыр дип көтәбез. Халыкны барлык азык-төлек продукциясе белән тәэмин итү мөмкинлегебез бар. Көндәлек тырыш хезмәтләре өчен авыл хезмәтчәннәренә олы рәхмәтемне җиткерәм.

Безгә, тулаем алганда, агросәнәгать комплексында нәтиҗәлерәк эшләргә кирәк. Районнарның эш күрсәткечләрендә элеккечә үк зур аерма саклана. Мәсәлән, чәчүлек җирләре Кама Тамагы, Баулы, Әгерҗе һәм Алабуга районнары белән бертигез мәйданда булуга карамастан, Саба һәм Балтач районнарының акчалата кереме әлеге дүрт районның тулаем кеременнән артыграк чыга. Түбән Кама районындагы яңа Орсис-Агро хуҗалыгында, ул оешканга бер ел да юк әле, тәүлегенә 44 тонна сөт җитештерелә. Бу, тулаем алганда, савым сыерларының баш саны 2,5 тапкырга артыграк булган Минзәлә районы белән чагыштырганда, байтак югары күрсәткеч.

Безгә нәтиҗәле эшләүче хуҗалыклар һәм көчле җитәкчеләр тәҗрибәсен кулланырга кирәк. Алар һәр районыбызда бар.

Киләчәктә дә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүнең тотрыклылыгын тәэмин итү максатларында безгә дымны саклау технологияләреннән активрак файдаланырга, чәчүлек җирләренең бер гектарына кимендә 70 кг минераль ашлама кертергә кирәк.

Бүгенге көндә республикабыз илдә сөт, бәрәңге, ит, ашлык җитештерү буенча алдынгылар сафында. Шул ук вакытта без, логистикага һәм продукцияне сату өчен төяп-озатуга зур чыгымнар тотып, базарга, башлыча, эшкәртелмәгән продукция чыгарабыз. Авыл хуҗалыгы продукциясен кулланучыларга сату дәрәҗәсенә җитәрлек итеп эшкәртүне оештыру, элеккечә үк, әлеге тармак өчен төп бурычларның берсе булып кала.

Дәүләт тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм чаралары нигезендә шәхси хуҗалыклар, фермер хуҗалыклары, авыл хуҗалыгы кооперацияләре һәм башка рәвешләрдәге кече хуҗалыклар бик тиз үсеш алды. Бүгенге көндә алар тарафыннан республикадагы барлык авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысы җитештерелә.

Шунысы куанычлы, күп кенә эшлекле һәм булдыклы кешеләр гаиләләре һәм династияләре белән авылларда бизнес белән шөгыльләнә. Алексеевск районыннан Гомәровлар, Менделеевскидан Әгълиевлар, Әгерҗедән Сәхиповлар, Тукай районыннан Хановлар шундыйлардан. Без бүген аларны бирегә чакырдык. Әйдәгез, бу уңганнарны алкышлар белән сәламлик.

Хуҗалык итүдә кече предприятиеләрнең үсеше, беренче чиратта, продукцияне сату һәм аны эшкәртү мәсьәләләрен хәл итү белән бәйле. Бу юнәлештә кулланучылар кооперативлары мөһим роль уйный. Республикада аларның саны – 261. Кооперация хәрәкәтен көчәйтү өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм муниципаль район башлыкларының бергә килешеп эшләве таләп ителә.

Тулаем алганда, республикада агросәнәгать комплексы алдынгы сафларда калсын дисәк, безгә бүгенге көндә цифрлы технологияләрне кулланышка кертү һәм товарларны сату өчен төяп-озатуга тотылган чыгымнарны киметү, яңа базарлар эзләү һәм чит илләргә чыгарыла торган товарлар күләмен, шул исәптән хәләл продукция хисабына арттыру кебек замана таләпләренә җавап бирердәй үзгәрешләрне кертергә кирәк.

Дөнья икътисадының төп трендларыннан берсе – цифрлаштыру. Ул дәүләт, иҗтимагый һәм икътисади үсешләрнең барлык дәрәҗәләрендә яңа мөмкинлекләр ача.

Республикада электрон сервислар булдыру һәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү өчен зур эш башкарылды, халык файдалана алырлык күпфункцияле үзәкләр челтәре булдырылды. Шул ук вакытта гражданнар тагын да күбрәк нәрсәләр көтә.

Процессларны ведомствоара үтәли цифрлаштыруны тәэмин итү, «сакчыл җитештерү» ысулларын файдалануга кертү, хезмәтләрне күрсәтүне автоматлаштыруга күчү киләсе адым булырга тиеш. Хөкүмәткә дәүләт идарәсе, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә Цифрлы технологияләрне һәм платформа чишелешләрен файдалануга кертүне тәэмин итәргә кирәк. Алар гражданнар һәм оешмалар өчен мөмкин булганча уңайлы шартлар тудыруга юнәлтелгән булырга тиеш.



Хөрмәтле татарстанлылар!

Кадерле ватандашлар!

Татарстан Республикасының шанлы тарихы бар. Без үткәнебез белән горурланабыз, алдыбызга олы максатлар куябыз. Зур бурычларны бары тик нәтиҗәле, ныклап уйланылган карарлар нигезендә генә башкарып чыгарга мөмкин. Авырлыклардан курыкмыйча, бары алга барырга кирәк!

Габдулла Тукай да үзенең шигъри юлларында нәкъ менә шуңа өнди:

«Эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә — эш,

Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш».

Әлбәттә, алда эшлисе эшләребез күп. Бергәләп без, һичшиксез, барысын да башкарып чыгачакбыз! Игътибарыгыз өчен рәхмәт! ».

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Дәүләт Думасы депутатлары, Татарстан Республикасының чит илләрдәге һәм Россия төбәкләрендәге даими вәкилләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, сәнәгать предприятиеләр, югары уку йортлары вәкилләре, иҗат интеллигенциясе, җәмәгать оешмалары вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100