Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дәүләт Советына сайлау: онлайн күзәтү

Бүген, 8 сентябрьдә Татарстан Дәүләт Советына сайлау. Интертат сайлауга онлайн күзәтү алып бара.

news_top_970_100
Дәүләт Советына сайлау: онлайн күзәтү

20:59 Экзитпол нәтиҗәләре буенча, "Бердәм Россия" өчен 70 процент кеше тавыш биргән. Бу хакта “Пирамида”дагы бердәм мәгълүмат үзәгендә РФ Сәяси фән академиясе әгъза-мөхбире, социология фәннәре докторы Андрей Тузиков хәбәр итте. 

"Экзитпол рәсми нәтиҗәләрне күрсәтмәсә дә, якынча саннарны күрсәтә ала. Барлыгы тугыз мең кешедә сораштыру уздырылган. "Бердәм Россия" - 69,9 процент, КПРФ - 12,7, ЛДПР - 4,7, "Гадел Россия" - 4,3, "Коммунисты России" - 3,8, "Пенсионерлар партиясе" - 2,5, "Үсеш партиясе" 2,1 процент тавыш җыйган. Экзитпол сораштыруында 9000 кеше катнашкан", - диде ул.

"Бердәм Россия" партиясенең тавышлары бераз кимегәнен күзәтәбез. Бу – пенсия, өстәмә кыйммәткә салым реформалары нәтиҗәсе дип уйлыйм", - диде ул.

Әлегә партия исемлеге буенча Дәүләт Советына биш процентлы барьерны ике генә партия - "Бердәм Россия" һәм КПРФ уза. Андрей Тузиков әйтүенчә, ЛДПРның биш процентлы барьерны узарга мөмкинлеге бар.


20:31 Иҗтимагый күзәтүчеләр сайлауны гадел үтте дип бәяләде. “Гадел сайлаулар өчен” корпусының төбәк координаторы Павел Соломонов: "Безнең күзәтүчеләр сайлауларны гадел һәм конструктив дип бәяләде. Әйе, аерым хокук бозу очраклары булды, әмма алар сайлау нәтиҗәсенә тәэсир итәрлек түгел", - диде.

“Гадел сайлаулар өчен” корпусы әгъзасы, Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан бүлеге башкарма комитеты башлыгы Тимур Какохо әйтүенчә, социаль челтәрләрдә сайлаудагы хокук бозулар турында чыккан хәбәрләр расланмаган. Бу очракларны ул кеше факторы дип аңлатты.

“Фото һәм видео материаллар бар, без аларны сайтыбызга урнаштырдык, аңлатма бирдек”, - диде ул. Иҗтимагый күзәтүчеләр бу хәбәрләрне фейк хәбәрләр дип атады.

“Россиядә биш мең тирәсе сайлау узды, ил буенча корпустан 11 мең күзәтүче җибәрелде, шулар арасыннан ике меңнән артык кеше региональ бүлектән Татарстанга җибәрелде. Партия күзәтүчесе башкача уйлый, иң беренче бурычы – партиянең һәм кандидатларының кызыксынуларын яклау. Ә безнең күзәтүченең бурычы – сайлау законнарын үтәү”, - ди Павел Соломонов.


19:22 Татарстанда сәгать 18.00гә сайлауга килү күрсәткече 58,1 процент тәшкил итә. 

Апас яңа чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлауда беренче урынга чыккан – сайлаучыларның 92,17 проценты тавыш биргән. Кайбыч икенче, Әтнә өченче урында.

18:45 Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова сайлауда катнашу безнең бурычларыбызга керә дип саный. 

"Татарстаныбыз көчле республикаларның берсе. Минемчә, Татарстанда яшәүче һәр кеше сайлауда катнашырга тиеш. Сайлаулар аша без Президентыбызга, депутатларыбызга стабиль һәм көчле республика төзергә ярдәм итә алабыз", - ди җырчы.

Гүзәл Уразова сүзләренчә, кеше сайлауда катнашмаска да мөмкин, ләкин бу очракта ул үзенең бурычын үтәмәгән була. Җырчы үзе дә сайлауда катнаша һәм башкаларны да моңа өнди.

Җырчының ире Татарстанның атказанган артисты Илдар Хәкимов та сайлауда катнаша. "Гаилә белән сайлауга барабыз. Мин сайлауның дөреслегенә ышанам", - ди Илдар.

17:35 Татарстанның 18 районында сайлаучылар бюллетеньда үз тавышын бирә һәм ишегалдын ямьләндерү турында тәкъдимнәре белән анкета тутыра. Бу хакта бердәм мәгълүмат үзәгендә матбугат конференциясендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

“Безнең ишегалды” программасы быел эшли башлый. “Муниципалитетлар ике атна дәвамында нәтиҗәләрне анализлаячак, аннары программа формалашчак. Халык активлыгы да бәяләнәчәк. Безнең исәпләүләр буенча, беренче чиратта, өстенлек ишегалды юллары, тротуарларга, урам яктыртуга биреләчәк. Кемгәдер парковка киңлекләре, ә кемгәдер яшел зона кирәк”, - диде.

Ул Казан, Яр Чаллы, Түбән Камада 2800 ишегалды инде күпмедер дәрәҗәдә төзекләндерелгәнен әйтте. Ә хәзер бу эш тагын да комплекслы рәвештә башкарылачак. Күп фатирлы йортлардагы барлык ишегаллары торышына бәя бирелгән.

Ремонтланган ишегалларында да алга таба өстәмә үзгәрешләр кертеләчәк. “Инженерлык инфраструктурасы белән бәйле сораулар бар. Су, канализация. Безнең бурыч – программа кысаларында коммуналь предприятиеләр эшен дә карау”, - диде Фролов.

“Безнең ишегалды” программасы буенча 50 млрд сум акча юнәлдереләчәк.

17:06 Татарстанда 15.00 сәгатькә сайлаучыларның 45,13 проценты тавыш биргән. Кайбыч – лидер. 87, 40 процент кеше тавыш биргән. Әтнә икенче урында – 85, 29 процент, Апас районы өченче урында – 84,98 процент.

17:05 Татарстанда сайлау барышына карата җитди сораулар юк, диде ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. 

“Башка партияләр кебек үк, без дә “Бердәм Россия” партиясеннән күзәтүче җибәрдек. Безгә явка турында гына түгел, төрле хилафлыклар хакында җиткереп торалар. Мәсәлән, кайсыдыр сайлау участогыннан агитацион материалны алып куярга җитешмәгәннәр”, - диде ул.

Икенче бер участокта партияләрнең берсенең вәкилен документлары булмаганга кертмәгәннәр. “Ул документын алып килгән дә рәсми күзәтүче буларак кертелгән”, - диде.

“Мин моны вак, тавыш бирү нәтиҗәләренә тәэсир итми торган кисәтүләр дип саныйм. Бер сәяси партия ягыннан арта да күрмәсен иде. Партияләр һәм сайлаучылар, Татарстаннан читтән чакырылган вәкилләр сайлау процессының югары культурасын һәм зур җаваплылык күрсәтүләрен телибез. Шул вакытта без иртәгә, сайлау дөрес, гадел узды дип әйтә алачакбыз”, - диде ул.

15:35 Мәскәү шәһәренең Иҗтимагый-сәяси тикшеренүләр үзәге президенты Алексей Махлай сайлауларда чиратны беренче мәртәбә Татарстанда күргән. “Константиновкада 441, 442 нче участокларда 11 нче яртыда халыкның 24-25 проценты тавыш биргән. Мин беренче тапкыр 442 участокта хәтта чират торганын күрдем. Участокка өлкән яшьтәгеләр, оныклар, балалар белән килүчеләр бар. Күп кенә сайлаучылар белән сөйләштек. Кемгә тавыш бирәселәрен, үз кандидатларын беләләр”, - диде Мәскәү вәкиле.

15:16 Сәламәтлек мөмкинлеге чикле кешеләр өчен сайлауда аерым шартлар тудырылган. Күрү сәләте начар булган һәм коляскадагы инвалидларның яшәү урыны алдан ачыкланган. Сайлау өчен 100 участок биналарның беренче катына күчерелгән, Брайль шрифты белән 1 мең данә махсус трафарет әзерләнгән. 

Бүген республикада сайлау хокукы булган 286 мең инвалид кеше исәпләнә. 30 меңе күрү, терәк-хәрәкәт аппараты , иштеү буенча инвалидлар санала. 

Сайлау участокларына инвалидларны йөзләгән волонтер озата бара. Алар моның өчен махсус әзерлек узган. Август аенда Татарстанның Үзәк сайлау комитеты Инвалидлар советы белән волонтерлар өчен семинар үткәргән. Алар сәламәтлекләре чикле кешеләргә сайлау участогында ярдәм итү буенча өйрәтелгән. Семинарга барлык муниципаль берәмлек вәкилләре чакырылган булган.

15:11 "Казан Арена" стадионында сайлауга багышланган түләүсез концерт башланды. Концертка сайлауларда бирелгән "Мин тавыш бирдем" беләзеге белән һәркем керә ала. Концерт программасы яшь коллективлар чыгышыннан башланды. Алардан соң сәхнәдә Илсөя Бәдретдинова, Гүзәл Уразова, Данир Сабиров чыгышлары көтелә. Соңыннан "Волга-Волга" төркеме чыгыш ясаячак. Концертны Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова һәм Руслан Мәҗитов алып бара.

Тамашадан соң салют булачак. Кичкә таба "Любэ" һәм "Ночные снайперы" төркемнәре чыгыш ясаячак.

Балалар өчен мәйданчыклар да эшли. Әлеге мәйданчыкны "Шаян ТВ" оештырган. Биредә әдәби мәйданчык та бар. Монда театр артистларының чыгышларын, шигырь уку буенча мастер-класслар күрергә була. 


14:11 ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Фомин сайлауда закон бозу турында мәгълүматны төгәл итеп бирергә чакырды. Участокта закон бозу турында килә торган хәбәрләрнең күпчелеге – аноним һәм алар белән эшләү файдасыз, ди Анатолий Фомин.

Бүген Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар буенча кайнар элемтәләр эшли. Колл-үзәк белгечләре тавыш бирү алымнары һәм урыны турында гражданнардан сораулар кабул итә. Сайлау участокларында закон бозулар турындагы хәбәрләрнең күпчелеге – аноним. ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин матбугат конференциясендә «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенең соравына шулай дип җавап бирде.

Татарстан Иҗтимагый палатасыннан 3 меңгә якын күзәтүче бүген республикада уза торган сайлауларда эшли.

13:58 Татарстанның Арча районы Мәмсә авылыннан 102 яшьлек Гарифә апа Касыймова да депутатлар сайлады. "Элек сайлаулар бик матур үтә иде. Җырлар, биюләр белән чын бәйрәмгә әйләнә иде. Хәзер менә өйгә килеп сайлаталар. Мин ялгызым яшим. Бераз авырып торам әле. Шуңа да бүген туганнарыма килдем. Ярый алар бар, бик рәхмәтле мин аларга. Минем башка беркемем дә юк. Үземнең балаларым булмады. Ирем сугышның беренче көненнән үк китеп, исән-сау әйләнеп кайтты. Аның мәрхүм булуына шактый гомер инде. Минем теләгем – шушы туганнарым исән-сау булсыннар. Сугыш афәтләре күрергә язмасын", – дип сөйләгән "Арча хәбәрләре" газетасына Гарифә апа. 

13:30 Татарстанның Балтач районында бүген көн урталарына сайлаучыларның 40 проценты тавыш биргән. Алан, Шубан участокларында сайлауга килүчеләр инде 90 проценттан артык, дип яза "Хезмәт" газетасы.



«Үсеш партиясе» («Партия РОСТА») исемлеге лидеры Олег Коробченко сайлауга югары бәя бирде. 

Ул үзе белем алган 25нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә оештырылган участокка килде. «Бүген участокка килеп, үз тавышыңны бирү өчен искиткеч матур көн. Чаллыда яшәүче һәркем үз вакытының берничә минутын гына булса да сарыф итәргә һәм тавыш бирергә тиеш дип саныйм. Чөнки республикабызның киләчәге нәкъ менә шуңа бәйле», - диде Коробченко журналистларга.

Олег Коробченко участокка чәчәк гөлләмәсе тотып килде. Ул аны бүген туган көнен билгеләп үтүче мәктәп директоры Лариса Кузавковага бүләк итте.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сайлауда катнашты. "Бүген, изге Мөхәррәм аеның 9-нчы көнендә, Татарстан халкы республиканың Дәүләт Советы депутатларын сайлый. Сайлаулар республикабыз һәм өммәтебез өчен тынычлык, иминлек һәм үсеш өчен яңа мөмкинлекләр булып әйләнсен иде, дип Аллаһы Тәгаләгә дога кылам", - дип яза мөфти.

12:36. Сайлау участокларындагы хокук бозу фактларының берсе дә расланмаган, дип хәбәр итә ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов.

“Без социаль челтәрләрне дә, мәгълүмат чараларын да күзәтеп барабыз. Хокук бозу фактлары күренсә, оператив рәвештә гамәлләр кылабыз. Без кайбер хәбәрләргә Үзәк сайлау комиссиясе сайтында да реакциябезне күрсәттек инде. Социаль челтәрләр, мәгълүмат чараларыннан алынган күп фактлар расланылмый”, - диде Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

Бердәм мәгълүмат үзәге модераторы Фирдүс Гыймалтдинов әйтүенчә, социаль челтәрләр сайлау участокларыннан фотолар белән тулган. "Республикада бәйрәм рухы хөкем сөрә, Киров районында сайлаучылар тулы бер ишегалды белән бергә килгән. Кешеләр үзләренә үзләре бәйрәм оештыра", - диде ул.

12.15. Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлауда катнашты. итә.

11.55. Сәгать иртәнге 10 га булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда тавыш бирүчеләр арасында беренче урында Кайбыч районы бара. Бу хакта “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә урнашкан мәгъдлүмат үзәгендә ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте. 

Кайбыч районында барлыгы 50,56 процент, Апаста 47,28 процент, Әтнәдә исә 41,28 процент кеше тавыш биргән. Республика буенча алганда, иртәнге 10 да 14,14 татарстанлы сайлауларда тавышларын бирергә өлгерүе мәгълүм булды.

Бүген Бердәм сайлау көнендә тавыш бирүчеләр “Казан-Арена” стадионында узачак концертны карый ала. ВИА “Волга-Волга” төркеме чыгыш ясаячак. Илсөя Бәдретдинов 15:40, Данир Сабиров 16:10, Гүзәл Уразова 16:40, "Волга-Волга" 17:30, Дана Соколова 18:00, Назима 18:40, Slame 19:20, Диана Арбенина һәм "Ночные снайперы" 20:00, "Любэ" 21:00 сәгатьтә чыгыш ясый.

10.10. ЛДПРның Татарстан бүлеге җитәкчесе урынбасары Марсель Габдрахманов Татарстанда ана телен өйрәнү өчен мөмкинлекләр күп булуын билгеләп үтте. 

“Мин үзем Казан малае, миңа татарча сөйләшергә авыррак. Без укыганда факультатив кына иде. Хәзер татар телен рәхәтләнеп өйрәнергә була. Әгәр дә минем татарча сөйләшәсем килә икән, мин сөйләшәм”, - ди Марсель Габдрахманов.

09.37. Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин хәләл җефете белән бергә Казанның Вахитов районындагы 116нчы лицей базасында оештырылган 43нче участокта алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлауда тавыш бирде.

Залга кергәч, ул участок сайлау комиссияләре әгъзалары, күзәтүчеләрне сәламләде. Тавыш биргәннән соң, журналистлар белән аралашты. «Кәеф яхшы, көн бик матур. Биредә бик күп машиналар күрәм, кешеләр сайлау участогына оешкан төстә килә. Иртәнге 7дә 2811 сайлау участогының барысы да ачылып, эшкә керешүе билгеле булды», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

«Татарстанда тавыш бирү уңышлы гына узар һәм без сайлаучыларның лаеклы бәясен алырбыз дип уйлыйм», - диде парламент башлыгы.

«Минем Татарстан» квестында катнашучы татарстанлылар арасында ТР Дәүләт Советына сайлау көнне дүрт iPhone һәм 100 мең сум акча уйнатылачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына уенны оештыручыларның берсе Максим Кисляков хәбәр итте.

«Бүген – республикабыз өчен бик тә мөһим көн һәм бу көнне тагын бер квест оештырырга булдык. Без дүрт айфон (икесе - «ВКонтакте», тагын икесе – Instagram социаль челтәрендә) уйнатабыз. Моның өчен үз участогыңа килергә, анда фотога төшәргә, фотоны социаль челтәргә урнаштырырга, берничә кагыйдәне үтәргә кирәк. Шул чагында әлеге смартфоннарның берсен оту мөмкинлегенә ия булачаксың. Бүген шулай ук супер уенда 100 мең сум акча уйнатылачак», - дип ачыклык кертте ул.

Максим Кисляков билгеләп үткәнчә, суперуенда катнашу өчен 19.00 сәгатьтә tatquest.ru сайтына керергә һәм сигез сорауга дөрес җавап бирергә кирәк.

  • «Минем Татарстан» квесты 19 августтан 15 сентябрьгә кадәр уза. Уеннарда 10 меңгә якын кеше катнашкан инде.

Казанда тавыш биргән һәр кешегә "Мин тавыш бирдем!/Я проголосовал" беләзеген бирәләр. Кәгазь беләзек җир өсте җәмәгать транспортында бушлай йөрү хокукын бирә. Моннан тыш, аның белән "Казан Арена" стадионы янында узачак концертны да карарга мөмкин булачак.


"Казан Арена" янында бәйрәм 14 сәгатьтә башлана. Анда спортның экстремаль төрләре буенча чыгышлар һәм киберспорт буенча ярышлар узачак. Төп сәхнәдә Татарстанның һәм Россиянең танылган музыкантлары – Гүзәл Уразова, ВИА "Волга-Волга", Дана Соколова, "Ночные снайперы" төркеме һәм Диана Арбенина, "Любэ" төркеме чыгыш ясаячак.

"Казан Арена" стадионы яныннан узып баручы җәмәгать транспорты маршрутларының эш вакыты 23.30 сәгатькә кадәр озайтылды.

08.00 Татарстанда алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы сайлауларда тавыш бирү башланды. 2811 сайлау участогы кичке 8гә кадәр эшләячәк. 

Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына 100 депутат сайлана: шуларның 50се – бердәм республика сайлау округы, тагын 50се – бермандатлы сайлау округы буенча. 

Татарстанда 2,9 миллионнан артык кеше тавыш бирү хокукына ия.

100 депутат мандатына 430 үз-үзен кандидат итеп күрсәтүче һәм сигез сәяси партия вәкиле дәгъва кыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100