Дәүләт Киңәшчесеннән "Ихлас күңелдән": Минтимер Шәймиевнең китабы тәкъдим ителде

8 сентябрь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Лилия ЛОКМАНОВА
Фото: Рамил Гали
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКО илчесе Минтимер Шәймиевның эшчәнлеге, тормышына багышланган "Ихлас күңелдән" басмасы Казан Кремлендә киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. "Интертат" басманың үзенчәлеге һәм Минтимер Шәрип улы хакында дөнькүләм белгечләрнең нинди фикердә булуы хакында мәгълүматлар туплады.

Минтимер Шәймиевның "Ихлас күңелдән" китабы хакында 5 факт:

1. "Ихлас күңелдән"- "От души-для души" басмасы өч телдә - татарча, русча һәм инглизчә. Моның сәбәбе - Минтимер Шәрип улы Шәймиевның ЮНЕСКО илчесе буларак эшчәнлеген яктырту. Сүз уңаеннан, Минтимер Шәймиев ЮНЕСКОның 11 нче илчесе санала.

2. Басмада Минтимер Шәрип улы Шәймиевның кыскача биографиясе, 1990-2018 еллардагы эшчәнлеге, мәкаләләре, интервьюлары белән танышырга мөмкин.

3. Китап "Яңарыш" фонды инициативасы белән, "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, "Идел-пресс" нәшрияте ярдәмендә чыгарылган. Тиражы 1 мең данә.

4. Китап өч өлештән гыйбарәт. Кереш өлештә Россиянең тышкы эшләр министры, ЮНЕСКО эшләре буенча коммиссия рәисе Сергей Лавров язмасы урнаштырылган.

Беренче өлеш башында Россия Президенты Владимир Путин, икенче өлеш башында Дәүләт Эрмитажы генераль директоры Михаил Пиотровский, өченче өлештә ЮНЕСКО генераль директоры Одри Азуленың мәкаләләре урнаштырылган. Һәр бүлек фотосурәтләр белән тәмамлана.

5. Проектның авторы һәм җитәкчесе Нурсөя Шәйдуллина. Инглиз теленә тәрҗемә итүче һәм инглиз телле өлешнең мөхәррире - Татьяна Казаченко. Сәнгати бизәлеш - Розалина Мөсәбирова.

Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан: 

- Бу китап Шәймиевның ни кадәрле "тирән" кеше булуын күрсәтә. Бу - атеистлык чоры, яңарышның тулы бер пластын узып зирәкләнгән, зур тормыш юлы үтеп, тәҗрибә туплаган кешенең дәлиле. Китапны төрлечә атап булыр иде. Әмма ул "Ихлас күңелдән" дип атала. Моны рухның үз формаларын ала дияргә була. Мәдәниятнең тирән асылын аңлавыгыз, мәдәни байлыкларны саклавыгыз, матди мәдәни байлыкларны гына түгел, ә шундый шедеврлар тудыруга ярдәм иткән рухны саклаган өчен Сезгә рәхмәт.

Берләшкән Дәүләтләр бердәмлеге эшләре, чит илләрдә яшәүче ватандашлар һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча Федераль агентлык (Россотрудничество) җитәкчесе, Россиянең ЮНЕСКОда даими вәкиле Элеонора Митрофанова:

- Хәзерге көндә Татарстанның фәнни яктан нигезләнергә тиешле һәм методологик база таләп итә торган берничә юнәлештә зур тәҗрибәсе бар. Бу тәҗрибәне Россиянең башка төбәкләрендә, алай гына да түгел, дөнья күләмендә файдаланырга мөмкин булыр иде. Төгәлрәк әйткәндә, сүзем мәдәниара багланышлар хакында. Без матур сүзләрне күп сөйлибез. Сез моңа ничек ирешәсез? Ни рәвешле? Моның өчен нәрсә эшлисез? Шул "ничек"не күбрәк тираж белән чыгарып, булган тәҗрибә дөнькүләмендә яхшы нигез булыр иде.

"Казан Кремле" Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева:

- Бу китапны кулга алганнан соң, аның матди байлыкларга басым ясалган чорда барлыкка килүе хакында уйланасың. Бу басма күңел кебек кыйммәтләргә дә әле урын булуын, җитди, дәүләт күләм мәсьәләләргә финанс яктан нәтиҗәлелек, сәяси технологияләр аша гына түгел, ә басма исемендә күрсәтелгәнчә, чын күңелдән карарга мөмкин булуын да күрсәтә.

Бахрейнның мәдәният һәм борынгы корылмалар эшләре буенча Идарә киңәшчесе Мөнир Бушенаки:

Моннан 20 еллар элек күрешкәннән соң, Минтимер Шәймиев белән безнең үзара аралашуыбыз башланды. Лидерларда кешелек сыйфаты булу, кешеләргә кешечә караш булу бик мөһим.

Президент Минтимер Шәймиев үз халкының мирасын сакларга кирәклеген аңлый торган сирәк кеше. Берсендә ул: "Күп илләрдә газап чиккән кешеләрне күргәнем бар, минем Татарстанымның халкы алай җафалануын теләмим", дигзн иде.

Үзгәртеп корулардан соң, Россия ИКОМОСка еллык кертемнәр ясарлык хәлдә түгел иде. Минтимер Шәймиев ярдәме белән Татарстан гына түгел, Россия дә 2006 елдан ИКОМОС әгъзасы булып санала.

Профессор, ИКОМОС белгече, Демокрит исемендәге Фракия университетының политехник мәктәбе архитектура инженериясе кафедрасы докторы Алекивиадис Препис (Греция):

- Мин сезнең республикада беренче тапкыр 2014 елда булдым. Дөресен әйтим, ул чагында Татарстан хакында мин бер нәрсә дә белми идем. ИКОМОС белгече буарак, мин сезнең һәйкәлләрегез белән танышу мөмкинлегенә ия булдым һәм аларның нинди кыйммәтле булуларына шаккаттым. Алар Россия өчен генә түгел, ә дөнья күләмендә кыйммәтле.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов:

- Документаль материаллар аша авторлар Минтимер Шәрип улының кешелеклелек сыйфатларын, аның холкының үзенчәлекләрен һәм аны зирәк кеше буларак ачып бирә алган. Китапның беренче өлеше 20 елга артка кайтырга һәм республиканың эчке сәясәте ничек төзелә башлавын, хәтта, хәзерге республика икътисадына ничек нигез салына башлавын аңларга ярдәм итә.


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Сәясәт

"Дәүләт Советында татар телен укыту мәсьәләләрен яклаучы көчле төркем барлыкка килергә мөмкин"

КФУның политология кафедрасы доценты, сәясәт фәннәре кандидаты Эльмира Авзалова "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында "Бердәм Россия" партиясенең праймеризы нәтиҗәләре нинди үзгәрешләргә китерергә мөмкин икәнлеген фаразлады.

Сәясәт

"Без стратегияне хисап өчен түгел, үзебез өчен язабыз!" Васил Шәйхразиев һәр татар кешесен милли үсеш стратегиясен төзүдә актив булырга өнди

2018 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз юлламасында Бөтендөнья татар конгрессына Татар халкының үсеш стратегиясен кабул итү максатын куйды. Конгресс, үз чиратында, әлеге эшкә Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институтын, Тел, әдәбият һәм сәнгать институтын һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумын җәлеп итте. Әлеге эшче төркемнәр Татар халкының үсеш стратегиясенә тәкъдимнәрен җиткерде һәм аларны бер эскиз итеп туплады. Шушы көннәрдә эскиз татар җәмәгатьчелегенә тәкъдим ителде, хәзер аның буенча фикер алышулар бара.

Сәясәт

Татар халкының үсеш стратегиясе нинди булырга тиеш - Васил Шәйхразиев күзаллавы

Быел гыйнварда Татарстан районнарында, ә февральдән Россия төбәкләрендә Татар халкының үсеш стратегиясе буенча халык белән фикерләшү башланачак. Татарстан Республикасының премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе әлеге стратегиянең нинди булырга тиешлеге турында фикерләре белән уртаклаша.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла