Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Бу мәсьәләләрне безнең өчен беркем чишмәячәк". Татарстан Президенты туган телләрне укыту юнәлешендә бурычларны билгеләде

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов туган телләрне укыту мәсьәләсендә мәгариф системасы алдында бурычларны билгеләде. Бу хакта ул Кукмара муниципаль районында Татарстан мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республикакүләм август киңәшмәсенең пленар утырышында ясаган чыгышында сөйләде.

news_top_970_100
"Бу мәсьәләләрне безнең өчен беркем чишмәячәк". Татарстан Президенты туган телләрне укыту юнәлешендә бурычларны билгеләде

Рөстәм Миңнеханов узган уку елында тел мәсьәләләренең аеруча актуальләшкәнен искәртте. "Милли сәясәтне гамәлгә ашыру стратегик бурыч булып кала. Тел буенча авыр чорны уздык. Проблемаларның озак вакыт хәл ителмәве безнең дә кимчелек. Ул мәсьәләләрне безнең өчен беркем чишмәячәк", - диде Татарстан Президенты. 

"Кайбер мәктәпләрдә гражданнарның туган телләрне өйрәнүгә кагылышлы конституцион хокуклары игътибарга алынмады. Сайланган укыту планнары ихтыяҗларны канәгатьләндерә алмады. Белем бирү учреждениеләрен гамәлгә куючылар буларак, муниципаль берәмлекләр дә бу мөһим мәсьәләгә тиешле игътибар күрсәтмәде. Хәзер төп бурычлар - дәүләт һәм туган телләрне укыту методикасын камилләштерү. Телләрне укыту буенча цифрлы укыту-методик комплекс булдыруга ихтыяҗ туды", - дип аңлатты Президент.

Рөстәм Миңнеханов мәгариф өлкәсе алдында бурычлар билгеләде: "Кадрлар потенциалы үсешен тәэмин итү, үсеп килүче буында төрле милләт һәм конфессия вәкилләренә, телгә, мәдәният, традицияләргә, гореф-гадәтләргә ихтирамлы караш тәрбияләү мөһим". Президент июльдә "Мәгариф турындагы" федераль законга туган телләрне укытуга кагылышлы үзгәрешләр кертелгәнен дә искәртте. 

"Алар мәгариф системасы алдында бурычлар куя. Уку программаларында туган телләрне өйрәнү мәҗбүрилеген, белем алучыларның контингентын исәпкә алу мөһим. Әти-әниләр белән эшләү кирәк. Бу юнәлеш һәр мәктәптән әти-әниләр белән игътибарлы һәм җентекле эш таләп итә. Нәкъ менә алар балаларга өйрәнү өчен тел сайлый", - диде Миңнеханов.

"Тел - аралашу чарасы гына түгел. Ул һәр милләтнең тарихы, аның мәдәнияте, дөньяга карашы да. Шуңа күрә туган телне тиешенчә укыту, яшь буынны милли гореф-гадәтләрне хөрмәтләргә өйрәтү, аларда туган тел белән горурлану хисе тәрбияләү бүгенге мәктәп алдында торган бурычның берсе". (Р.Миңнеханов)



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100