Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

24 сәгатьлек нон-стоп: сайладык! Татарстанның Россия Президентына тавыш бирүе турында 12 факт

18 мартны уздырып җибәргән халык бүген җиңел сулап куйды. Сайлау комиссиясе әгъзаларының да, экспертлар, хәтта гади халыкның да җилкәсеннән тау төшкәндәй бүген. Үзебезнең эшне эшләдек: Россия язмышы өчен киләсе 6 елга җаваплы кешене сайладык. 24 сәгать нон-стоп режимында эшләгән сайлау комиссиясе нәтиҗәләрне игълан итте.

news_top_970_100
24 сәгатьлек нон-стоп: сайладык! Татарстанның Россия Президентына тавыш бирүе турында 12 факт

Татарстан халкының 78 процентка якыны сайлауларга килгән

Татарстанда барлыгы 2 860 693 сайлаучы исәпләнә. Республикада Россия Федерациясе Президентын сайлауга килүчеләр 77,45 процент тәшкил иткән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгълүмат-экспертлык үзәгендә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

“Сайлау процессында барлык катнашучылар – дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, сәяси партияләр, сайлаучылар белән туры һәм ачык диалог – безнең республикада узган сайлау кампаниясенә хас сыйфатлар”, - диде ул.

Авылларда күбрәк сайлыйлар

Мидхәт Шаһиәхмәтов районнарның актив катнашуын билгеләп узды. “Шәһәрләр арасында Казанда да, Чаллыда да сайлаучылар актив. Казан буенча тавыш бирү 61,47 процент, Чаллыда 79, 54 процент, Әлмәттә 76, 51 процент, Түбән Камада 71, 83 процент. Авылларда тавыш бирүчеләр 80 проценттан артык.

Татарстанда 82 процент халык Путин яклы

Татарстанда Владимир Путин өчен сайлаучыларның 82,09 проценты тавыш биргән. Аңа 1 616 660 татарстанлы үз тавышын тапшырган.

Бер, ике, өч... сигез!

  • Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, республикада Владимир Путин беренче урында. 

  • Икенче урында - Павел Грудинин. Сайлаучыларның 9,06 проценты тавышларын Грудинин өчен биргән - 168 076 кеше.

  • Владимир Жириновский өченче позициядә. Тавыш бирүчеләрнең 3,01 проценты аның яклы булган. Бу - 56 716 сайлаучы дигән сүз.

  • Максим Сурайкин 1,68 процент тавыш җыйган. Аның өчен 34 309 кеше тавыш биргән.

  • Сайлаучыларның 1,33 проценты, ягъни 23 557 сайлаучы Ксения Собчак яклы булуын күрсәткән.

  • Бер проценттан азрак тавыш җыючы кандидатлар түбәндәгеләр: Григорий Явлинский - 0,87 процент (15 091)Борис Титов - 0,59 процент (10 925), Сергей Бабурин - 0,58 процент (11 090).

Татарстанда Путинга иң күп тавышны Нурлатта яшәүчеләр биргән

Владимир Путин өчен иң күп тавышны Нурлат районында биргәннәр – 98,14 процент.

Кайбыч районы икенче урында – 97,08.

Аксубай районындагы күрсәткеч – 95,73 процент.

Түбән Кама – Путин өчен иң аз тавыш биргән шәһәр


Владимир Путин өчен иң аз тавышны Түбән Кама шәһәрендә биргәннәр – 70,88 процент. Казанның Авиатөзелеш районында – 72,58, Азнакай шәһәрендә – 72,63 процент сайлаучы Путинга тавыш тапшырган.

Чечня халкы Путинга ышана

Чечняда Путин өчен 91,44 процент тавыш биргәннәр, дип хәбәр итә Интерфакс агентлыгы. Үзәк сайлау комитеты мәгълүматлары буенча, Владимир Путин өчен иң күп тавышны Чечня Республикасында биргәннәр. Ул, 91,44 сайлаучының тавышын җыеп, беренче урында.

Икенче урындагы КПРФ кандидаты Павел Грудинин 4,62 процент, өченче урындагы Сергей Бабурин 1,18 процент җыйган.

Чечня республикасында иң аз тавышны ЛДПР башлыгы Владимир Жириновский җыйган. Аңа сайлаучыларның 0,25 проценты ышаныч белдергән.

Иң актив сайлаучылар – Чечняда, иң пассивлары – Тверь өлкәсендә

Россиядә барлыгы  59,9% сайлаучы тавыш биргән. 

Татарстанда 69,2%, Чечняда 81,1%, Брянскида 72,5%, Төньяк Осетиядә 75,4%, Тывада 83,4%, Башкортстанда - 64,8%, Кабарда-Балкар республикасында 83,3%, Дагыстанда 72%, Ингушетиядә 70,9%, Карачай-Черкес республикасында 73,3%, Мордовиядә 70,01%, Марий Элда 60,2%, Кырымда  63,9% сайлаучы тавыш биргән.

Тавыш бирүдә пассив катнашкан Россия төбәкләре: Тверь өлкәсе (51,7%); Түбән Новгород өлкәсе (52,4%); Мәскәү (52,7%); Санкт-Петербург (55.5%); Омск (55,6%); Пермь крае - (57,1%); Курган (57,0%); Әстерхан өлкәсе - (53%); Иваново өлкәсе (53.3%)


Путин котлаулар кабул итә

Чит ил башлыклары Владимир Путинны сайлауда җиңүе белән котлый башлады. 

Кытай башлыгы Си Цзиньпин Владимир Путинга котлау телеграммасы юллаган. Ул Кытай белән Россия арасындагы хезмәттәшлекне яңа типтагы халыкара мөнәсәбәтләрнең үрнәк ысулы дип атаган. Бу мөнәсәбәтләр үзара хөрмәт, тигезлек, ике якка да файдалы хезмәттәшлек нигезендә корылган дип белдергән Кытай җитәкчесе.

Си Цзиньпин Россиядә дәүләт үсеше яңа уңышларга ирешәчәгенә ышануын да әйткән.

Владимир Путинны телефоннан Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев котлаган. Кубадан Рауль Кастро котлау хаты юллаган.

Шулай ук Сербия Президенты Александр Вучич, Сербия Премьер-министры Ана Брнабич, Венесуэла башлыгы Николас Мадуро, Абхазия җитәкчесе Рауль Хаджимба да Владимир Путинны котлаган.

Татарстанда сайлаучылар нинди "мөгезләр" чыгарды?

Сайлау көнендә - туй

Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче Камилә һәм Артур Суровцовлар сайлау көнне туй итте. Никахлашу сараеннан яшьләр туп-туры үзләре теркәлгән 1500 нче сайлау участогына тавыш бирергә килде. Яшел Үзән шәһәренең "Родина" мәдәният йортында урнашкан сайлау участогында яшь гаилә беренче тапкыр гражданлык бурычларын үтәде. Кияү белән кәләш туйга килгән кунакларны да 1500 нче сайлау участогында тавыш бирергә күндергән.

"Гомеребезнең иң гүзәл мизгелен Россия Президенты сайлауларына махсус туры китердек, - ди Артур. - Безнең өчен бу икеләтә шатлык. Үз Президентыбызны инде күптән билгеләп куйган идек. Киләчәктә дә сайлауларга бергә йөриячәкбез".

Сайлауларга – агач боланга атланып

Татарстанның Мамадыш районыннан Рафил Сәмигуллин “#Әйдә сайлауларга” фотомарафонына үзенчәлекле ысул белән кушылган.

Үзенең Instagram’ындагы битендә Рафил Сәмигуллин түбәтәй кигән килеш агач боланга атланып төшкән фотосын урнаштырган. Кулында -  Татарстан әләме һәм “#Әйдә сайлауларга” баннеры.

Моннан тыш, Рафил үзен машинада агач боланга утырып сайлау участогына алып бару видеосын урнаштырган.

Татар халкында “агач атка атландыру” дигән гыйбарә бар. Рафилнең бу кыланмышыннан никтер шул искә төште.

Юлны буран каплау сәбәпле, сайлау участогына агач чаңгыда бару

Авыл кешесе, аеруча өлкәннәр һәр эшне иртән эшләп куярга өйрәнгән. Шуңа да Татарстанның Чүпрәле районы Иске һәм Яңа Задур авыллары халкы сайлау участогына иртән үк килгән иде. Араларында 86 яшьлек Закир абый Шәрәпов сайлауларга чаңгы белән килгән.

"Беренче тапкыр сайлауларда сугыштан каткач, 1946 елда катнаштым. Ә мондый кар-буранлы сайлаулар минем хәтеремдә икенче тапкыр булды. Шуңа да чаңгы белән килергә туры килде", - дип сөйләгән актив тормыш рәвеше алып баручы ветеран.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100