«Болай да чиклиләр» - Зәринә Хәсәншина киенү рәвешен тәнкыйтьләүчеләргә җавап бирде
Җырчы Зәринә Хәсәншина үзенең киенү рәвешен, сәхнә костюмнарын тәнкыйтьләүчеләргә җавап бирде. Шушы көннәрдә генә җырчыга яшел галстук белән кия торган яңа зәңгәр күлмәге турында комментарий килеп төшкән. Язылучысы бу галстукның аңа килешмәвен әйтә, Зәринәгә киенү буенча стилист белән эшләргә киңәш итә.
Костюмнар темасына мине бик еш кына тәнкыйтьлиләр. Нишләп озын түгел, нигә кыска түгел, нигә галстук белән, нигә ул үтәкүренмәле, нигә ыштаның мондый һәм башка фикерләр.
Менә мин шулай бераз сәеррәк киемнәр кияргә яратам инде. Безне бу илдә болай да бик нык чиклиләр. Кануннарга буйсынып яшибез. Костюмнарга килгәндә, булса да ирекле рәссам булырга ирек бирегез инде миңа. Үземчә киенергә, үземчә ясанырга телим.
Һәр җырчының үз стиле булырга тиеш дип уйлыйм. Хәтта, күлмәкләре зәвыклы булмаса да, җырчыларның үз стиленә тугры калуын теләр идем. Ул аларның «изюминкасы» бит инде, аерылып тора торган үзгә ягы, - дигән ул.