30 октябрьдә Екатеринбургта Көньяк-Көнбатыш микрорайоны урман паркында шәрә хатын-кыз мәете табыла. Аны йөгерергә чыккан бер ир-ат күреп ала. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.
Ачыкланганча, 41 яшьлек хатын-кызны үз улы үтергән. Гаилә 2023 елда якын чит илдән Россиягә акча эшләргә килгән, фатирлар арендалап яшәгәннәр.
20 октябрьгә каршы төндә егет әнисен яңа торакка кадәр озату сылтавы белән алып китә. Ул әнисенең башын кискән һәм гәүдәсеннән 200 метр ераклыкта яшергән, үзен таба алмаслар дип өметләнгән.
Әнисен үтерүе турында егет үзенең туганнарына да әйткән. Һәм тыныч кына 4 танышы белән фатирда яшәвен дәвам иткән. Сорау алганда үз әнисен ерткычларча кыйнавы, моны еш талашулары аркасында эшләве турында сөйләгән.
– Җинаятьтә шикләнелүче егет үзенең гамәле турында 2 туганына хәбәр иткән, ләкин алар бу турыда полициягә сөйләргә курыккан. Сорау алу вакытында үз әниcенә ничек кул күтәрә алуы турында сорагач, берничә тапкыр йорт хайванын чалуы һәм бу процесска күнеккән булуы турында сөйләде, – дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының Свердловск өлкәсе буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте башлыгы Валерий Горелых.
Тикшерү комитеты «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Җинаятьтә шикләнелүче егеткә 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный, хәзер ул вакытлыча тоту изоляторында. Үлгән хатын-кызның шәхесен бармак эзләре буенча ачыклаганнар.
Билгеләп үтелгәнчә, җинаятьтә шикләнелүче 21 яшьлек егет рәсми рәвештә эшләмәгән. Үтергәннән соң, ул әнисен чишендергән һәм әйберләрен яшергән.
«Вакыйга урынын тикшергәндә, ул мәет табылган урынны гына түгел, хатын-кызның киселгән башы һәм шәхси әйберләре яшерелгән урынны да төгәл күрсәтте», – дигәннәр Россия Тикшерү комитетының Свердловск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсендә.