news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

XXI Мөселман яшьләре форумына гаризалар кабул ителә

news_top

Татарстан Диния нәзарәте 19-26 июльдә борынгы Болгарда палаткалар шәһәрчегендә XXI Мөселман яшьләре форумына чакыра. Әлеге чарада 18-35 яшьлек мөселманнар һәм мөслимәләр катнаша ала. Бу турыда Нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Форумга гаризалар 1 июльгә кадәр кабул ителә. Чарага Россиянең төрле почмакларыннан 100 дән артык кеше килер дип көтелә. Җыенны ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм күрсәтү фонды оештыра.

Мөселман яшьләре форумы белем туплау һәм аралашу мәйданчыгы булып тора, анда катнашучылар яңа белемнәр һәм күнекмәләр ала, үз идеяләрен тәкъдим итә һәм аларны гамәлгә ашыру өчен ярдәм алуга ирешә. Форумда катнашу өчен егетләргә һәм кызларга җәмгыятьнең көнүзәк проблемаларын хәл итүгә, мөселман җәмгыятен үстерүгә, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгытуга һәм халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән социаль проект идеясе белән чыгарга кирәк. Шулай итеп, яшьләр Форумда социаль проектлаштыру күнекмәләрен үзләштерәчәк, ә иң яхшы проектлар Нәзарәттән һәм форум партнерларыннан финанс, мәгълүмати, консультацион һәм башка төрле ярдәм алачак.

Быел белем бирү чаралары гамәли тикшерүләр рәвешендә оештырылачак, анда танылган экспертлар үз тәҗрибәсе белән уртаклашачак. Алар проектны тиз арада эшләтеп җибәрү, проектны тормышка ашыру өчен акча табу, массакүләм мәгълүмат чаралары аша проектны таныту турында сөйләячәк. Белем бирү чараларыннан тыш, программа тарих белән таныштыруны, шулай ук танылган дин галимнәреннән лекцияләрне, төрле интеллектуаль, мәдәни һәм спорт чараларын, түгәрәк өстәлләрне үз эченә ала.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: форумда катнашучылар тәкъдим иткән яшүсмер мөселманнар өчен «НЕтрудный подросток», Санкт-Петербургта татар мәдәнияте һәм тарихына багышланган экскурсия маршруты, Ислам дөньясы тикшеренүләре үзәге, балаларны рухи-әхлакый тәрбияләүгә юнәлтелгән «Балалар – безнең киләчәгебез» кебек проектлар һ.б. уңышлы тормышка ашырыла. Форум ярдәм иткән проектлар белән биредә танышырга мөмкин, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар