31 июльгә һава торышы һәм ай календаре

31 июльгә һава торышы һәм ай календаре
31 июльдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә һәм көндез урыны белән яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +5..+10°, көндез +13..+18° градус.


31 июль.
Кимүче ай. Ай арыслан йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Сугару, яшелчәләргә сыек ашламалар сибү өчен уңышсыз чор. Авыруларга һәм корткыч бөҗәкләргә каршы дарулар сиптерергә була. 

Чәчәк түтәле
Бүлмә гөлләренә авыруларга һәм корткыч бөҗәкләргә каршы дарулар сиптерергә була. Корыга чыдам һәм декоратив үсемлекләрне күчереп утырту өчен уңай вакыт. Гөлләрнең туфрагын алыштырырга була. 

Җиләк-җимеш бакчасы
Сугару һәм сыек ашламалар сибү өчен уңышсыз чор. Авыруларга һәм корткычларга каршы дарулар сиптерергә була.