30 июльгә һава торышы һәм ай календаре | intertat.tatar

30 июльгә һава торышы һәм ай календаре

30 июльгә һава торышы һәм ай календаре

30 июльдә алмашынучан болытлы һава. Төнлә кыска вакытлы яңгыр, кайбер районнарда яшен булырга мөмкин. Көндез бераз яңгыр көтелә. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +12..+17˚, ә көндез - +24..+29˚

Кимүче ай. Ай үгезбозау йолдызлыгында.

Яшелчәләрне органик ашлама белән тукландырырга, су сибәргә. Суган, сарымсакны җыеп алу өчен уңышлы көн. Чүп үләннәреннән арынуны дәвам итәргә. Бакча җиләгенең корыган һәм саргайган яфракларын алырга. Җиләк-җимеш агачларының кырыйдан чыгарган ботакларын кисәргә. Кура җиләге куакларын эшкәртергә. Дару үләннәрен, тамырларын җыеп, әзерләп куярга.