30 майга һава торышы һәм ай календаре

30 майга һава торышы һәм ай календаре.

30 майда Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Явым-төшем көтелми.

Төнлә һава температурасы +7..+12˚ булачак. Көндез - +24..+29˚ градус.

Үсүче Ай. Ай Кыз йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы

Яшелчә үсентеләрен ачык туфракка чыгарып утырту өчен уңышлы көн санала.

Чәчәк түтәле

Күпьеллык чәчәкләрне арттыру өчен уңышлы көн санала. Аларны тукландырырга да кирәк. Берьелллык чәчәкләрне чәчәргә, дәлия һәм гладиолус чәчәкләре бәрәңгеләрен утыртырга мөмкин.

Җиләк-җимеш бакчасы

Җиләк-җимеш агачларын һәм куакларын сугару, тукландыру өчен уңай көн. Романтант бакча җиләге үсентесен һәм виноград куакларын утыртырга мөмкин.