29-30 ноябрьгә һава торышы | intertat.tatar

29-30 ноябрьгә һава торышы

29-30 ноябрьгә һава торышы.

29 ноябрьдә Татарстанда болытлы, көндез аязучан болытлы һава торышы булачак. Кар, җепшек кар явачак. Кайбер районнарда бозлавык булачак. Көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы -4..-9˚, көндез -1..-6˚ градус. Юлларда бозлавык.

30 ноябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә кар явачак. Көндез явым-төшемнәр көтелми. Көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы -6..-11˚, көндез -3..-8˚ градус. Юлларда бозлавык.