29 августка һава торышы һәм ай календаре

29 августка һава торышы һәм ай календаре
29 августта Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыштан, төньяктан көчле җил исәчәк. Урыны белән җил тизлеге 17м/с кадәр көчәячәк. Төнлә һава температурасы +2..+7°, көндез +10..+15° градус.


29 август.
Кимүче ай. Ай арыслан йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Яшелчә уңышын эшкәртү. Көзен агачлар утырту өчен чокырлар казып куярга була.

Чәчәк түтәле
Туфрак белән бәйле эшләр башкарырга була. Үсемлекләргә корткычларга каршы дарулар сибәргә була. Бүлмә гөлләренең туфрагын йомшарту.

Җиләк-җимеш бакчасы
Җимешләрне, алмаларны эшкәртү. Көзен агач-куаклар утырту өчен чокырлар казып куярга була.