28 февральгә һава торышы һәм ай календаре

28 февральгә һава торышы һәм ай календаре.

28 февральдә Татарстанда болытлы һава торышы булачак. Юеш кар һәм яңгыр явачак. Кайбер районнарда томан төшәчәк. Җил Ккньяктан. Уртача тизлектә исәчәк, урыны белән 15-17 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә һава температурасы -1..+3˚, көндез +1..+6˚ градус. Юлларда урыны белән бозлавык.

Үсеш алучы ай. Ай үгезбозау йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы

Помидор, борыч, баклажан орлыкларын бүрттерү һәм чәчү. Үсемлекләрне сугару һәм минераль ашламалар сибү.

Чәчәк түтәле

Берьеллык чәчәкләр, хуш исле һәм дару үләннәре чәчәргә була. Чәчәкләрне, гөлләрне сугару һәм минераль ашламалар сибү.

Җиләк-җимеш бакчасы

Кышын агачларны ялгау өчен иң уңышлы вакыт.