27 декабрьгә һава торышы

27 декабрьгә һава торышы.

27 декабрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә явым-төшемнәрсез, көндез бераз кар явачак. Кайбер районнарда томан төшәчәк. Көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә һәм иртән һава температурасы -9..-14˚, аязган вакытта -19˚, көндез -5..-10˚ градус. Юлларда бозлавык.