22 февральгә һава торышы һәм ай календаре

22 февральгә һава торышы һәм ай календаре.

22 февральдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Явым-төшемнәрсез. Кайбер районнарда томан төшәчәк. Көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы -2..-7˚, аязганда -12˚, көндез -1..+3˚ градус. Юлларда бозлавык.

Кимүче ай. Ай сукояр йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы

Үсемлекләр утырту, бүлмә гөлләрен сугару өчен уңышлы вакыт түгел. Шытымнарны сирәкләргә була. Корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртергә була. Рассада өчен туфрак әзерләү.

Чәчәк түтәле

Үсемлекләр утырту, бүлмә гөлләрен сугару өчен уңышлы вакыт түгел. Шытымнарны сирәкләргә була. Корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртергә була. Рассада өчен туфрак әзерләү.

Җиләк-җимеш бакчасы

Агачларны ялгау өчен уңышлы көн түгел.