21 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

21 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре
21 сентябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Яңгыр яварга мөмкин. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатышка юнәлешен үзгәртүчән, талгын. Төнлә һава температурасы +2..+7 градус, көндез - +8..+13 градус.



21 сентябрь.
Кимүче ай. Ай Игезәкләр йолдызлыгында. 

Яшелчә бакчасы
Бәрәңге, кишер, чөгендер, әче торманы алырга һәм сакларга куярга кирәк.

Чәчәк түтәле
Күпьеллык чәчәкләрнең суганчаларын казып алырга уңай вакыт.

Җиләк-җимеш бакчасы
Нәрсәдер утырту һәм күчереп утырту өчен кулай вакыт түгел. Агачлар һәм куаклар төбенә черемә салып чыгарга. Кура җиләгенең картайган куакларын кисәргә, шулай ук җиләк-җимеш бирми торган һәм авыру агачларны  кисәргә була. Шулай ук карлыган һәм крыжовник куакларын “яшәртергә” мөмкин.