Интертаттан һава торышы һәм Ай календаре: 20 октябрьдә бакчада нинди эшләр башкарырга ярый

Интертаттан һава торышы һәм Ай календаре: 20 октябрьдә бакчада нинди эшләр башкарырга ярый.

20 октябрь. Татарстанда аязучан болытлы һава. Урыны белән аз гына яңгыр һәм юеш кар. Җил төньяк-көнбатыштан, салмак, төнлә урыны белән 16 метр тизлектә исәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы -1..+4˚, көндез +1..+6˚

20 октябрь

Үсеш алучы ай. Ай чаян йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы

Үсемлекләр белән бәйле бернинди дә эш башкарырга ярамый. Кәбестә тозлау һәм әчетү өчен уңышсыз көннәр.

Чәчәк түтәле

Үсемлекләр белән бәйле бернинди дә эш башкарырга ярамый.

Җиләк-җимеш бакчасы

Үсемлекләр белән бәйле бернинди дә эш башкарырга ярамый. Туңмаган җиргә кар төшкән очракта, карны ялкынсынуга бирешүчән агач (чия, слива, абрикос) төпләреннән көрәргә кирәк.