19 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

19 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре.

19 сентябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә урыны белән яңгыр явачак. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән 15-18 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +6..+11˚, көндез +10..+15˚ градус.

Үсеш алучы ай, ай чаян йолдызлыгында.

Корткыч бөҗәкләрдән арыну өчен туфракны казырга кирәк. Коелган яфраклар гөмбәчек авыруы таратмасын өчен 1 процентлы мочевина эремәсе сиптерергә кирәк. Агач һәм куак үсентеләрен даими урынга күчереп утыртырга кирәк.