19 июньгә һава торышы һәм ай календаре

19 июньгә һава торышы һәм ай календаре
19 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә урыны белән яңгыр, яшенле яңгыр явачак. Кнөдез яңгыр, яшенле яңгыр һәм боз явуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, юнәлешен төньяк-көнбатышка үзгәртүчән, уратача тизлектә. Яшен вакытында 15-20 метр тизлектәге көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +11..+16º, көндез +24..+29º градус.



19 июнь.
Кимүче ай. Ай кәҗәмөгез йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Чүп үләннәре белән көрәш, туфракны йомшарту. Бәрәңге төпләренә һәм тамыразыкларга ашлама сибү.

Чәчәк түтәле
Чүп үләннәре белән көрәш, туфракны йомшарту. Чәчәкләрне һәм бүлмә гөлләрен ашлау. Суганчалы декоратив үсемлекләр утыртырга була.

Җиләк-җимеш бакчасы
Туфракны йомшарту. Җимеш агачларын, җиләк куакларын һәм кура җиләген ашлау.