17 майга һава торышы һәм ай календаре

17 майга һава торышы һәм ай календаре
17 майда аязучан болытлы һава. Татарстанның күпчелек районнарында яңгыр көтелә, урыны белән – яшенле яңгыр. Боз яварга мөмкин. 

Төньяк-көнчыгыштан салмак җил. Җилнең тизлеге секундына 15-18 метр, ә төнлә секундына 19-24 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +5..+10˚, көндез +12..+17˚ градус


17 май.
Үсүче ай. Ай Чаян йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы
Татлы борыч һәм помидор үсентеләрен парникка утыртырга була. Ташкабак, патиссон, баклажан, кыяр үсентеләрен бакчага утыртырга мөмкин, әмма төнгә каплап калдырырга кирәк булачак.

Чәчәк түтәле
Гөлчәчәк куаклары утыртырга мөмкин. Күпьеллык чәчәкләрне бүлгәләп утыртырга була. Минераль ашламалар да кертергә кирәк.

Җиләк-җимеш бакчасы
Кура җиләге, карлыган, крыжовник, миләш куакларын утырту өчен уңай вакыт.