16 июльгә һава торышы һәм ай календаре

16 июльгә һава торышы һәм ай календаре.

16 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак, яшен булуы, боз явуы ихтимал. Көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын, урыны белән 14 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Яшен вакытында җил тизлеге 15-20 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә һава температурасы +17..+22˚, көндез +27..+32˚ градус.

Кимүче ай, ай игезәкләр йолдызлыгында.

Помидорларның артык ботакларын утарга, яшелчәләрнең карт яфракларын өзеп алырга була. Бакча җиләген күчереп утыртырга, яңа түтәлләрен ясарга була. Чәчәкләргә коры ашламалар сибәргә кирәк. Лалә, гиацинт чәчәкләренең суганчаларын казып алырга кирәк.