16-17 майга һава торышы һәм ай календаре | intertat.tatar

16-17 майга һава торышы һәм ай календаре

16-17 майга һава торышы һәм ай календаре.

16 майда Татарстанда алмашынучан болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын, көндез урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә 10.. 15˚, көнбатыш районнарда 20˚, көндез 30. 35˚ градус эссе.

17 майда Татарстанда алмашынучан, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә 12.. 17˚, көнбатыш районнарда 21˚, көндез 30.. 35˚ градус эссе.

Үсеш алучы ай, ай арыслан йолдызлыгында.

Корыга чыдам чәчәкләр утырту өчен уңай вакыт. Туфракны эшкәртергә була. Бу көннәрдә чәчелгән үлән тигез булып шытып чыгачак. Дару үләннәре җыяр өчен дә бик уңай чор.