15 февральгә һава торышы һәм ай календаре

15 февральгә һава торышы һәм ай календаре.

15 февральдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә явым-төшем юк диярлек. Көндез көнбатыш районнарда бераз кар явуы ихтимал. Төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка күчүчән уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы -9..-14˚, аязган вакытта -19˚, көндез -4..-9 градус. Юлларда бозлавык.


Кимүче ай. Ай кыз йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы

Рассада өчен туфрак әзерләргә була. Ремонтант бакча җиләге рассадаларына үсеш стимуляторлары сиптерергә кирәк.

Чәчәк түтәле

Чәчәк рассадаларына үсеш стимуляторлары сиптерергә була. Рассада өчен туфрак әзерләргә кирәк.

Җиләк-җимеш бакчасы

Тычканнар йөри торган юлларны бетерү өчен яшь агачлар янындагы карны таптарга кирәк.