14 мартка һава торышы һәм ай календаре

14 мартка һава торышы һәм ай календаре
14 мартта Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә һәм иртән күпчелек районнарда кар явачак, республиканың көнбатышында көчле буран булачак. Көндез бераз кар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Төнлә һава температурасы -4..-9˚, аязган вакытта -13˚, көндез -4..+1˚ градус. Юлларда бозлавык. 


12 март.
Үсүче ай. Ай үгезбозау йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы
Бу көннәрдә үсемлекләргә су сибәргә ярамый. Туфракның өстен йомшартырга кирәк. Рассаданы аерып утыртырга була.

Чәчәк түтәле
Бу көннәрдә үсемлекләргә су сибәргә ярамый. Туфракның өстен йомшартырга кирәк. Рассаданы аерып утыртырга була. Яз көне чәчәк атучы бүлмә гөлләрен утырту, күчереп утырту һәм бүлгәләү өчен уңышлы вакыт.

Җиләк-җимеш бакчасы
Җимеш бирүче агач һәм куакларны ялгау.