Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

13-14 июньгә һава торышы һәм ай календаре

13-14 июньгә һава торышы һәм ай календаре.

news_top_970_100
13-14 июньгә һава торышы һәм ай календаре

13 июньдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Кыска вакытлы яңгыр явачак. Кайбер районнарда яшенле яңгыр, боз явуы ихтимал. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Көньяк-көнчыгыштан, көньяктан уртача тизлектә, яшен вакытында 17-22 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә +12..+17˚, көндез +22..+27˚ градус.

14 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Кыска вакытлы яңгырлар явачак, боз явуы ихтимал. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача, яшен вакытында 15-20 метр тизлектәге көчле җил исәчәк. Төнлә +13..+18˚, көндез +25..+30˚ градус.

Үсеш алучы ай, ай арыслан йолдызлыгында.

Үсемлекләрне сугару, сыек ашламалар сибү өчен уңай вакыт түгел. Авыруларга һәм корткычларга каршы дарулар сиптерү файдалы булачак. Корыга чыдам һәм декоратив чәчәкләр утырту өчен уңай вакыт.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100