11 июльгә һава торышы һәм ай календаре

11 июльгә һава торышы һәм ай календаре.

11 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, яшен булачак, урыны белән боз яварга мөмкин. Көндез явым-төшемнәрсез. Төньяк-көнбатыштан, төньяктан уртача тизлектә, яшен вакытында 18-23 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +14..+19˚, көндез +24..+29˚ градус.

 Кимүче ай. Ай балык йолдызлыгында.

Үсемлекләрне сугару, ашлау. Җимеш бирә торган агачларны, куакларны ашларга кирәк. Лалә, нәркис чәчәкләренең суганчаларын казып алырга була. Кыяр тозлау өчен уңышлы көн.