11 июльгә һава торышы һәм ай календаре

11 июльгә һава торышы һәм ай календаре
11 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, кайбер районнарда яшенле яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектәге җил исәчәк. Яшен вакытында 15-18 метр тизлектәге көчле җил исәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +10..+15°, көндез +20..+25° градус.


11 июль.
Үсүче ай. Ай чаян йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Яшелчәләрне сугару һәм ашлау. Көзен куллану өчен шпинат чәчәргә була. Бакча җиләге төпләмәләрен тамырландырырга була.

Чәчәк түтәле
Чәчәләрне сугару һәм ашлау. Туфракны сугару һәм йомшарту өчен уңайлы вакыт. Бүлмә гөлләрен күчереп утырту. Күпьеллык чәчәкләр утыртырга була.

Җиләк-җимеш бакчасы
Җимеш бирүче агачларны һәм куакларны сугару, ашлау. Туфракны сугару һәм йомшарту өчен уңай чор.