10 августка һава торышы һәм ай календаре

10 августка һава торышы һәм ай календаре
10 августта Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән яңгыр явачак. Көндез кайбер районнарда яшенле яңгыр булачак. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Урыны белән 16 м/с тизлектәге көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +11..+16°, көндез +20..+25° градус.


10 август.
Үсеш алучы ай. Ай укчы йолдызлыгында.
Үсеш алучы ай. Ай укчы йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Орлык әзерләү өчен тамыразыкларның орлыкларын җыярга кирәк. Туфракка минераль ашламалар сибәргә була.

Чәчәк түтәле
Орлыклар әзерләү өчен чәчәкләрне җыярга була.

Җиләк-җимеш бакчасы
Туфракны эшкәртү, минераль ашламалар сибү. Агач һәм куак төпләренә компост, пычкы чүбе сибәргә кирәк.