10 июльгә һава торышы һәм ай календаре

10 июльгә һава торышы һәм ай календаре.

10 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Кыска вакытлы яңгыр явачак, яшен булуы ихтимал. Көньяк-көнчыгыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, яшен вакытында 18-23 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +18.+23˚, көндез +25.+30˚, көнчыгыш районнарда +31.+36˚ градус.

 Кимүче ай. Ай балык йолдызлыгында.

Үсемлекләрне сугару, ашлау. Җимеш бирә торган агачларны, куакларны ашларга кирәк. Лалә, нәркис чәчәкләренең суганчаларын казып алырга була. Кыяр тозлау өчен уңышлы көн.