8 июльгә һава торышы һәм ай календаре

8 июльгә һава торышы һәм ай календаре.

8 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Явым-төшемнәрсез. Көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +17..+22˚, көндез +30..+35˚ градус.

Кимүче ай. Ай балык йолдызлыгында.

Үсемлекләрне сугару, ашлау. Җимеш бирә торган агачларны, куакларны ашларга кирәк. Лалә, нәркис чәчәкләренең суганчаларын казып алырга була. Кыяр тозлау өчен уңышлы көн.