6 июньгә һава торышы һәм ай календаре

6 июньгә һава торышы һәм ай календаре
6 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә урыны белән яңгыр явачак. Көндез күпелек районнарда яңгыр, урыны белән яшенле яңгыр явачак. Җил төньяк-көнбатыштан, уратача тизлектә. Урыны белән 15-20 метр тизлектәге көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +10..+15°, көндез  +23..+28° градус.



6 июнь.
Үсүче ай. Ай арыслан йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Сугару, сыек ашламалар сибү һәм яшелчәләр белән бәйле бүтән эшләрне башкару өчен уңышсыз чор. Авыруларга һәм бөҗәкләргә каршы дарулар сиптерергә була. 

Чәчәк түтәле
Сугару, сыек ашламалар сибү өчен уңышсыз вакыт. Авыруларга һәм бөҗәкләргә каршы дарулар сиптерергә була. Декоратив культуралар һәм үрмә чәчәкләр утырту өчен уңай көн. 

Җиләк-җимеш бакчасы
Сугару һәм сыек ашламалар сибү өчен уыңшсыз вакыт. Авыруларга һәм бөҗәкләргә каршы дарулар сиптерергә була.