Интертаттан 6 мартка һава торышы һәм ай календаре

Интертаттан 6 мартка һава торышы һәм ай календаре.

6 март. Татарстанда болытлы, көндез аязучан болытлы һава торышы. Урыны белән кара явачак, буран көтелә. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан көчле тизлектәге җил. Төнлә һава температурасы -10..-15˚, көндез  -8..-13˚ градус. Юлларда бозлавык. 


5 март. 

Кимүче ай. Ай чаян йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы
Рассадага органик ашламалар сибү. Үсемлекләргә үсеш стимуляторлары сиптерү. Җылытылган теплицаларда рассадага кара суган һәм редис утыртырга була. 

Чәчәк түтәле
Яз көне ай чаян йолдызлыгында булганда декоратив агач һәм куакларны кисү тыела. Бүлмә гөлләренә органик ашламалар сибү. Үсемлекләргә үсеш стимуляторлары сиптерү.

Җиләк-җимеш бакчасы
Яз көне ай чаян йолдызлыгында булганда декоратив агач һәм куакларны кисү тыела. Алга таба тамырландыру өчен виноград сабакчасын суга утыртып куярга була.