5 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

5 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре
5 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Көнчыгыш районнарда яңгыр явачак. төньяктан, төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +6..+11°, көндез +16..+21° градус.



5 сентябрь.
Үсеш алучы ай. Ай укчы йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Түтәлләргә компост, янган тирес чәчәргә кирәк. Саклау өчен яшелчә, тамыразыкларның орлыкларын җыярга була. 

Чәчәк түтәле
Авыру декоратив агач-куакларны бетерергә кирәк. Клумбаларга компост, янган тирес чәчәргә була. Туфракка минераль ашламалар сибәргә мөмкин. 

Җиләк-җимеш бакчасы
Авыру, уңыш бирүдән туктаган агач-куакларны бетерергә кирәк. Агачларның кәүсәләрен агарту.