4 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

4 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре
4 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Явым-төшемнәр көтелми. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +4..+9°, көндез +15..+20° градус.


4 сентябрь.
Үсеш алучы ай. Ай чаян йолдызлыгында. 
Яшелчә бакчасы
Туфракны казырга, түтәлләр әзерләргә була. Барлык үсемлекләрне дә утыртырга, күчереп утыртырга була. Яшелчә тозлау өчен уңышлы вакыт.

Чәчәк түтәле
Барлык үсемлекләрне дә утыртырга, күчереп утыртырга була. Лалә чәчәге суганчаларын утыртырга мөмин. Бүлмә гөлләрен күчереп утыртырга ярый.

Җиләк-җимеш бакчасы
Туфракны казырга, агач-куак асларына компост сибәргә була.