3 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

3 апрельгә һава торышы һәм ай календаре.

3 вапрельдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кар, җепшек кар явачак. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы -3..+2˚, көндез +7..+12˚ градус.

Үсеш алучы ай. Ай арыслан йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы

Күпьеллык суган түтәлләрен пленка белән капларга кирәк. Туфракны эшкәртү өчен уңай көн.

Ччәк түтәле

Корыга чыдам чәчәкләр утырту өчен уңай көн. Туфракны эшкәртергә була.

Җиләк-җимеш бакчасы

Агач-куакларны ялгау яхшы булачак. Туфракны эшкәртергә була.