2 мартка һава торышы һәм ай календаре | intertat.tatar

2 мартка һава торышы һәм ай календаре

2 мартка һава торышы һәм ай календаре.

2 мартта Татарстанда болытлы, төнлә аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә кар, көндез җепшек кар явачак. Кайбер районнарда буран булачак. Көньяк-көнбатыштан уртача көндез урыны белән 15-17 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә -14..-19˚, көнчыгыш районнарда -25˚, , көндез +1..-4˚, градус салкын булачак. Юлларда бозлавык.

Кимүче ай. Ай чаян йолдызлыгында.

Язын бу чорда агачларның, куакларның ботакларын кисәргә ярамый. Тамырландыру өчен виноград чыбыкчаларын суга салып куярга була. Рассадага, бүлмә гөлләренә органик ашламалар сибәргә кирәк. Рассада өчен кара суган һәм редис орлыклары чәчәргә була.