Уфада яшәүче ир-ат хатынын балта белән чабып үтерә язган. Шаһитлар сөйләгәнчә, адекват булмаган ир хатынын, кычкыра-кычкыра, подъезд буйлап куып йөргән. Бу хакта «Рен-ТВ» хәбәр итә.
Ир хатынны баскыч мәйданчыгында идәнгә еккан һәм аңа авыр җәрәхәтләр ясаган. Коточкыч хәлне күреп алган үтеп баручы кеше ир-атка комачаулаган һәм хатын-кызны коткарып калган.
Хәзерге вакытта хатын реанимациядә комада ята. Табиблар аның гомерен саклап калу өчен мөмкин кадәр барысын да эшли. Һөҗүм иткән ирне тоткарлаганнар һәм тикшерүчеләр янына сорау алырга китергәннәр.