Татарстан табиблары могҗиза белән генә исән калган пациентның муеныннан пуля алган
Яшел Үзән районында яшәүче 25 яшьлек ир-ат ялгыш үзенә пневматик мылтыктан аткан. Пуля егетнең муены аша үткән һәм, могҗиза белән генә артерияләргә, трахеяга һәм үңәчкә тимичә, умыртка баганасында кысылып калган. Бу хакта «Татмедиа» телеграм-каналында хәбәр ителә.
Операцияне бүлек мөдирләре Марат Гыйләлов һәм Георгий Майков ясаган. Ул нибары 20 минут дәвам иткән.
Хәзерге вакытта пациент табиб Анастасия Никитина күзәтүендә тернәкләнә, дип хәбәр иткәннәр Республика клиник хастаханәсе матбугат хезмәтендә.