«Япониядә беренче мәчет салдыручы Габдрәшит Ибраһимов исемен һәр зыялы белергә тиеш»

Татар халкы бөек шәхесләргә бай. Шундыйларның берсе — 1933 елда Япониягә китеп, Токиода беренче мәчет салдырган, японнарны ислам диненә тарткан, илнең беренче мөфтие буларак тарихка кереп калган Габдрәшит Ибраһимов. Аның тырышлыгы белән ислам Япониядә рәсми дин буларак таныла.

Кар астында күмелеп калгач, әтисе иртәнгә кадәр азан әйтә

Габдрәшит Гомәр улы Ибраһимов 1857 елның 23 апрелендә Тубыл губернасының (хәзерге Омск өлкәсе) Тара өязендә дөньяга килә.

Габдрәшиткә җиде яшь булгач, кыш көне аны әтисе Гомәр Ибраһимов ат җигеп, утыз чакрым ераклыкта урнашкан авыл мәдрәсәсенә алып китә. Юлда көчле буран башлана һәм юлчылар кар астында кала. Шул чакта Гомәр улын кочаклап, азан әйтә башлый һәм укуын иртәнгә кадәр дәвам итә. Буран туктагач, юлда узып баручы кешеләр азан тавышын ишетеп, әти белән улны кардан казып ала. Габдрәшит әлеге вакыйганы гомерлеккә исендә калдыра һәм соңгы көннәренә кадәр әтисенең азан әйткән көе аның колагында чыңлап тора.

Авыл мәдрәсәсендә сигез ай укыгач, ул белемен Чиләбе янындагы мәдрәсәдә дәвам итә. Дүрт ел белем алганнан соң, аңа әтисеннән әнисенең үлеме турында хат килә. Габдрәшит укуын калдырып, туган нигезенә кайтырга карар кыла. Ат арбасына утырып, Янаулга кадәр барып җитә, ләкин Тара елгасын кичеп чыга алмый. Су юлы ачылганчы, Төмән мәдрәсәләренең берсендә укуын дәвам итәргә була. Яз җиткәч, Габдрәшит сәүдәгәр Насретдин Айтикиннан әтисенең үлүе һәм энекәше Исмәгыйльнең караучысыз калуы турында язылган хат ала. Айтикин Габдрәшиткә туган йортына кайтып тормаска, Исмәгыйльне яшәгән урынында гына каршы алырга киңәш бирә. Төмән мәдрәсәсендә ике туган бергә биш ел укыйлар, шунда яшиләр, байларга хезмәт итәләр.

Аның белемгә тартылуы чит илләргә чыгарга мөмкинлек бирә

1877 елның мартынан Габдрәшит укуын хәзерге Арча районы Кышкар авылы мәдрәсәсендә дәвам итә. Ул анда ел ярым гына укый.

1878 елның җәендә яңа паспорт алу өчен туган ягына китә. Әмма Себер юлында кулында документ булмау сәбәпле, төрле шәһәрләрнең төрмәләрендә утырып чыга һәм көз азагында гына Тара шәһәренә җибәрелә. Ул елларда рус-төрек сугышы бару сәбәпле, полиция һәр шикле кешене кулга ала торган була.

Паспорт алгач, Габдрәшит Гомәр улы 1878 ел азагыннан 1879 ел уртасына кадәр Атбасар өязендә (хәзерге Омск өлкәсе) хәлле казах балаларына белем бирә, имам вазифасын да башкарып тора.

Белемгә тартылу егеткә Согуд Гарәбстанына эләгергә мөмкинлек бирә. 1879 елда Истанбулны узып, Мәдинә шәһәренә кадәр барып җитә ул. Дүрт ел дәвамында ул ислам нигезләрен өйрәнә, төрле ил галимнәре белән аралаша. 1885 елда Габдрәшит туган ягына кайта һәм 1892 елга кадәр имам вазифасын башкара, 1892-1895 елларда Оренбургта казый була.

Габдрәшит Ибраһим 1897-1900 елларда ерак сәяхәткә чыгып китә: Истанбул, Мисыр, Палестина, Франция, Италия, Австрия, Сербия, Болгария илләрендә була. 1899 елда Петербургка китә, тиздән «Миръәт» (көзге) альманахларын бастыра башлый. Тематик төрлелек белән баетылган әлеге альманах яшь буынның күңеленә үтеп, яшьләрнең өстәл китабына әйләнә.

1905 елда галим булып танылган Габдрәшит казый Петербургта үз типографиясен ача. 1905-1907 елларда ул «Өлфәт» («Дуслык») татар газетасын нәшер итә. Басма бик тиз популярлык казана һәм аның тиражы ул заман өчен күп булып саналган 4 мең данәгә җитә.

Габдрәшит Ибраһимов йогынтысында японнар ислам дине кабул итә

1907 елда Ибраһимов типографиясен сатарга һәм илдән чыгып китәргә мәҗбүр була. Башта ул көнчыгыш Төркестанга, Сәмәрканд, Бохарага бара, аннан янә туган ягына кайта. Бераздан гаиләсен Казанга алып китә.

Россиядә ислам динен тотучыларны кысрыклауны тоеп, 1908 елның сентябрендә ул яңадан Истанбулга чыгып китә. Юлда күргәннәрен сурәтләп, «Исламият дөньясы» китабын яза һәм ул талантлы публицист, оста каләм иясе буларак бөтен мөселман дөньясында таныла.

Габдрәшит Ибраһимов Япония белән кызыксына башлый һәм шунда сәфәргә китә. Галим биредә дә төрки халыклар, аларның диннәре турында белемнәрне таратырга тырыша. Аның миссионерлык эшчәнлеге йогынтысында кайбер японнар ислам динен кабул итә. Мәгърифәтче биредә «Азия гекай» (Азияне саклап калырга сәләтле көч) җәмгыятенә нигез сала, аның җитәкчесе итеп, танылган япон дипломаты Охараны билгели (ул мөселманнарга Әбүбәкер исеме белән таныш).

Октябрь революциясе башлангач, Ибраһимов яңадан туган ягына кайта. Тарада ул ябылган мәктәп-мәдрәсәләрне ачтыруга ирешә, ачлык елларында кыргыз-казах далаларына барып, үз халкы өчен ризык җыюны оештыра.

1921 елда Ибраһимовны контрреволюцион эшчәнлектә гаепләп, кулга алалар. Әмма ул Ленин белән танышлыгын да, үзенең империализмның төп дошманы булуын да, ил буйлап совет властен яклап йөрүен дә искә төшерә. Тоткынны яклап, Себергә төрле шәһәрләрдән телеграммалар килә һәм суд аны иреккә чыгарырга мәҗбүр була. Шулай да, 1921 елда Габдрәшит Ибраһимов Төркиягә китеп, башкача эмиграциядән кайтмый. 1930-1931 елларда Мәккәгә барып, хаҗ кыла.

1933 елдан башлап Габдрәшит Ибраһимовның тормышы Япония белән бәйле. Биредә ул «Азия гекай» җәмгыятен торгыза. Гомеренең соңгы елларын Ибраһимов тулысынча исламга хезмәт итүгә багышлый, имам вазифасын башкара, үзенең эшен дәвам итәргә сәләтле шәкертләр тәрбияли. Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында Һиндстан, Малайзия, Индонезия мөселманнары социаль хокук алуда да Габдрәшит Ибраһимовның өлеше була.

1944 елның 31 августында вафат була, Токиода җирләнә.

Омск өлкәсе прокуратурасы тарафыннан 2000 елның 28 февралендә 1921 елның эше буенча аклана.

 «Зыялы кешеләр Габдрәшит Ибраһимов исемен белергә тиеш»

Габдрәшит Ибраһимов турында хәтер якташлары тарафыннан ничек саклануын белер өчен, «Интертат» Омск өлкәсендәге берничә кешегә мөрәҗәгать итте. Омск өлкәсе татарларының Төбәк автономиясе советы рәисе Радик Миңнеханов болай диде:

— Габдрәшит Ибраһимовны Омск өлкәсе Тара районында, өлкәнең төньяк өлешендә зыялы һәм укымышлы кешеләр белергә тиеш, ә гади халык тарих белән бик кызыксынмый. Бервакыт миңа Габдрәшит Ибраһимов турында видео килеп эләкте. Әлеге материалны бала чагы Тара шәһәре белән бәйле булган кеше — Россиянең сәяси һәм дәүләт эшлеклесе Сергей Бабуринга җибәрдем. Ул Ибраһимовны танып, бөек якташым дип искә алган иде.

Габдрәшит Ибраһимов — дөньяда ислам динен таратуда, дин нигезләрен өйрәтүдә бик зур өлеш керткән шәхес. Аның кылган гамәлләре дәвамлы булырга тиеш. Габдрәшит Ибраһимовның исемен мәңгеләштерергә кирәк. Татар автономиясе исеменнән, тарихи шәхесне искә алу буенча чаралар булдыру өчен Тара районы администрациясенә мөрәҗәгать итәргә ниятебез бар.

«Аның исемен мәңгеләштерү буенча теләктәшлек күрсәтүчеләр булса, без ярдәм итәргә әзер»

Омск өлкәсе Тара муниципаль районы администрациясенә дә мөрәҗәгать иттек. Элемтәгә чыккан район башлыгы урынбасары Владимир Жилин мондый аңлатма бирде:

— Тара районында Габдрәшит Ибраһимовны күп кеше белә дип әйтә алмыйм. Гомумән, халыкның үз тарихын начар белүе беркемгә дә сер түгел. Безгә халыкта тарихка карата кызыксыну уятыр өчен эшләргә кирәк әле. Ермакка һәйкәл кую мәсьәләсе күтәрелгәч, мин беренче булып Габдрәшит Ибраһимов истәлеген мәңгеләштерүне тәкъдим иттем. Ул — дөнья дәрәҗәсендәге ислам эшлеклесе. Без үз шәһәребезнең тарихын белергә тиеш, бигрәк тә дөнья тарихында эз калдырган якташларыбыз булганда.

Ислам һәм православие руханилары белән җыелышып сөйләшкәндә, алар Габдрәшит Ибраһимов истәлеген мәңгеләштерү идеясен хуплаган иде. Мин ислам дине вәкилләренә якташыбызга һәйкәл яки стела булдыру, яисә башка форматта аның истәлеген мәңгеләштерү өчен рәсми мөрәҗәгать белән администрациягә чыгыгыз дип тәкъдим иттем. Әгәр дә алар тарафыннан инициатива булса, без аны бик теләп хуплаячакбыз һәм, кирәк булса, өлкә хөкүмәтенә дә, Казанга да мөрәҗәгать итәчәкбез.

Тара шәһәрендә данлыклы сәүдәгәр Айтикинның борынгы йорты бар, аңа ремонт кирәк. Билгеле бер вакытка кадәр анда кичке мәктәп урнашкан иде. Бу йортта Себердә ислам тарихына, шул исәптән Ибраһимов эшчәнлегенә багышланган экспозиция булдыру идеясе яңгырады. Ике татар оешмасы йортны төзекләндерү эшен башкаруга дәгъва кылды. Пандемия аркасында бу башлангыч әлегә тукталып тора. Без Тара районында яшәүчеләргә генә түгел, башка төбәкләрдән килгән туристларга да күрсәтерлек урын булдырырга телибез. Тара — ул хәзерге Себер федераль округы территориясендә Россия дәүләтенең беренче шәһәре. Аның тарихы 1596 елдан күпкә иртәрәк башлана. Шәһәрнең тарихын һәм мәдәниятен Себер тарихы белән бәйләп күрсәтергә була.