Академик Рүзәл Йосыпов: «Улым искә төшкәндә, һаман да йөрәкне кисеп алгандай була»

Гомерен милли мәгариф һәм фәнгә багышлаган, туган тел сафлыгын кайгыртып, дистәләрчә китап язган академик Рүзәл Абдуллаҗан улы Йосыпов белән очрашып, милләт өчен актуаль темаларга сөйләштек. Әлеге очрашуда Рүзәл әфәнде тормыш хәтирәләре белән уртаклашты, бүгенге вәзгыять турында кискен фикерләрен белдерде.

«Татарстанда татар мәктәпләре түбәнсетелгән хәлдә»

Күптән түгел «Мәдәни җомга» газетасында чыккан мәкаләгездә татар теленең хәле бик аяныч дип әйткәнсез. Зур тәҗрибәгезгә таянып, илдәге вәзгыятьне күздә тотып, татар теленең кулланылышын арттыру өчен нинди конкрет адымнар тәкъдим итә аласыз?

Бүгенге көндә татар халкының алга баруы, уңышлы яшәве, әдәби телнең саклануы балаларны туган телдә укыту һәм туган телне өйрәтүгә бәйләнгән. Бөтен ил буенча милли сәясәттә җитди ялгышлар булу аркасында, милли мәгарифебез шактый авыр хәлдә калды. Телгә зыян китерү үзәк хакимият тарафыннан һәм үзебезнең хакимият ризалыгы белән ун еллар элек башланды. Башта милли мәктәпләрдә уку планыннан региональ компонентны төшереп калдыру булды. Ул туган телне, әдәбиятны, халыкның тарихын сыйфатлы укытуга киртә куйды.

Элек татар тарихы дигән фән бар иде. Хәзер ул материалны Россия тарихына куштылар да, күпкә киметтеләр. Әле анысында да шовинистик караш хөкем сөрә. Һәркем үз тарихын белергә тиеш, чөнки ул милли рух һәм горурлык тәрбияләү белән бәйле. Туган тел һәм әдәбиятны укытуны унынчы сыйныфка кадәр генә калдыру халыкны кимсетү дип саныйм. Ни өчен бала үз әдәбиятын тулысынча укымаска тиеш? Чыгарылыш имтиханнарын бары тик рус телендә бирүне калдыргач, мәктәпләр русча укытуга күчтеләр.

Вәзгыятьне уңай якка үзгәртү өчен республика җитәкчеләренең принципиальлек күрсәтүе кирәк. Конституциядә Россиядә яшәүче халыкларга телләрен өйрәнергә шартлар тудырылырга тиеш дип язылган. Милли мәктәпләрнең үсеше өчен хакимият шартлар тудырырга тиеш. Мәскәү кыса икән, Хөкүмәтебез, Дәүләт Советыбыз, Мәскәүдә утыручы депутатларыбыз Конституциягә, законнарга таянып, халыкның мәнфәгатен яклап чыгарга тиеш. Шулар барысы бергәләп, Мәскәүдәге тиешле органнарга кереп, халык исеменнән татар теленең сәгатьләрен арттыруны, татар телендә имтиханнар тапшыра алуны таләп итәргә тиеш. Сорамаган балага ими каптырмыйлар.

Татар телен һәм әдәбиятын 10-11 сыйныфларда да укытырга кирәк. Нишләп бетергәннәр алар аны? Ник дәшмәгәннәр? Милли горурлык хисе җитми безгә. Милли горурлыктан куркырга кирәкми. Ул дәүләт патриотизмына каршы бармый. Ул үз халкыңның кадерен белү, аны зурлау гына.

Тел — милләтнең иң беренче билгесе. Тел бетсә, милләт бетә. Бу — билгеле әйбер. Милләтнең әдәбияты да, сәнгате дә, мәдәнияте дә, җырлары да телгә бәйләнгән.

Милләтне саклау өчен татар мәктәпләрен киңәйтергә кирәк. Аларның эшен торгызырга, җанландырырга кирәк. Татар мәктәпләре Татарстанда иң абруйлы булырга тиеш. Моны шулай эшләүдән нигә куркырга?

Сәер хәл: Татарстанда татар мәктәпләре түбәнсетелгән хәлдә. Ни өчен шулай дип әйтәм? Чөнки аларның матди базалары башка мәктәпләргә караганда начаррак. Соңгы елларда ачылган яңа мәктәпләрнең кайсында татар телендә укыталар? Мин андыйларны белмим. Күптелле мәктәп ачтылар, ләкин ул башка тема.

«Фанфара уйнау белән мавыгуны туктатырга кирәк»

Президент каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе үзенә йөкләнгән җитди максатларга ирешә алырмы?

Марат Әхмәтов намуслы, татар җанлы кеше буларак, әлбәттә, нәрсәдер эшләргә тырышыр. Шул гына бераз ышаныч тудыра. Күптән түгел берничә зур җитәкчегә яңа китабымны калдырып киткән идем. Шулар арасыннан бер Марат Готович шалтыратып рәхмәт әйтте, китап белән кызыксынуын белдерде.

Комиссия бит ул нәрсәнедер тикшергән, йомгак ясаган вакытта төзелә. Ул даими эшли торган орган түгел. Берәр комитет кирәк иде. Ул комиссиядә кемнәр утыра соң? Күбесе — татарчаны рәтләп белмәгән чиновниклар.

«Милли җыен» кабул иткән «Татарлар: Гамәл стратегиясе» документы турында ни уйлыйсыз? Стратегиядә нәрсә ошады? Ул кирәкме?

«Милли җыен»да җәмәгатьчелек белән фикерләшмичә генә мөһим документны кабул иттеләр. Бу эштән хәбәрдар булмаган халык стратегия белән бәйле тел үсеше мәсьәләләре җиңел генә хәл ителәчәк дип уйларга мөмкин. Документта бернинди стратегия юк. Чынлыкта, татарларга матур характеристика бирелгән текст килеп чыккан. Тарихыбыз белән дөрестән дә горурлана алабыз, ләкин үткән заман белән генә яшәп булмый. Татар милләте үзенә генә хас үзенчәлекне саклап калырга тиеш. Үзенчәлек, беренче чиратта, телдән гыйбәрәт. Стратегиядә бар халыкка да хас сыйфатларны татар халкының үзенчәлеге дип ике биткә язганнар.

Игътибар үзәгендә милләтне, туган телне, милли рухны саклау булырга тиеш иде. Милләтне саклауда иң әһәмиятлесе — милли мәгариф. Шушы иң четрекле мәсьәлә стратегиягә кермәгән. Тел бетсә, милләт тә бетәчәк. Хәзер нәрсә эшләргә кирәк? Иң беренче, милли мәгарифне күтәрергә кирәк. Бүген аның хәле начар, чөнки татар мәктәпләре бетеп бара. Фанфара уйнау белән мавыгуны туктатырга кирәк.

«Ике телдә дә укыта алырлык укытучылар әзерләү — бик кирәкле, акыллы эш иде»

Сез Казан пединститутның ректоры булган вакытта татар телендә югары белем бирү ничек оештырылган иде?

Пединститутта милли бүлек ачу — ул минем шәхси казаныш иде. Мин ректор булып эшләгәндә ике телдә белем бирә алучы укытучылар әзерләүне кертеп калдырган идек. Без студентларны кабул иткәндә үк татар бүлекләренә татар мәктәбен тәмамлаган балаларны аерым ала идек. Студентлар башта ике курсны татарча укый, аннары русчага күчәләр иде. Ике телдә дә укыта алырлык укытучылар әзерләү бик кирәкле, акыллы эш иде. Хәзер аны бетерделәр, чөнки пединститут бетте.

Ул тәҗрибәне кире кайтарып буламы соң?

Хәзер бик кайтарасылары килми шул. Ул хакта сүз бара, ләкин түрәләр әллә ни эндәшми. Югары уку йортын төзү җиңел эш түгел — күп чыгымнар таләп итә. Теләк булса, Татарстанның финансы аңа җитә. Җитәкчеләр акча кызгана һәм милләтчелектә гаепләүдән курка. Бәлки, без белмәгән башка сәбәпләре дә бардыр.

Татар зыялылары милли университет булдыру турында хыяллана. Университет ачарга нәрсә комачаулый?

Безгә бернинди милли университет та кирәкми. Анда барыбер бөтен фәннәрне дә татарча укытып булмый. Мөмкин түгел ул. Педуниверситет торгызылса һәм техник югары уку йортларында татар теле дәресләре кертелсә, милли кадрлар әзерләү буенча бөтен проблема хәл ителер иде. Югары белемле белгеч татар телен камил белсә, ике телдә дә эшли ала.

Педуниверситетны бетерү зур ялгыш булды. Җәмгыятьтә иң күп кирәк булган белгеч — укытучы.

Бүгенге көндә иң тәҗрибәле, ягъни 40-55 яшьлек укытучыларның күбесен Сезнең укучылар дип атарга була. Мәктәптә хәзерге белем бирү системасы белән кызыксынасызмы? Ничек бәялисез?

Мәктәп эшендә турыдан-туры катнашканым булмагач, ул турыда нәрсәдер әйтергә минем хакым юк. Сиксәненче-туксанынчы елларда белем алган укытучылар начар эшләргә тиеш түгел, чөнки ул вакытта укыганда таләпләр югарырак иде. Мин үзем сыйфат таләп итә идем. Иренмичә, имтиханнарга кереп утыра идем, студентларның белемен һәрдаим тикшерә идем. Укытучы яхшы булса, инженер да, табиб та яхшы була.

Хәзер сыйфат дәрәҗәсе бөтен өлкәдә дә түбәнәйде, чөнки күбесенчә түләүле укуга күчеп беттек. Акча түләп укыган студентның белеме түбән булса да, аны уку йортыннан кумыйлар. Югары уку йортында түләүле уку аз гына күләмдә булырга тиеш, ә чынлыкта — киресенчә.

Төгәл фәннәрне татар телендә укытудан ни өчен читләштек. Бүгенге заманда төгәл фәннәрне татарча өйрәнү мөмкинме? Сезнеңчә, бу кирәкме?

Төгәл фәннәрне татарча укыту белән артык мавыгырга да кирәкми. Балаларның югары уку йортында укыйсыларын, укып бетергәч төрле җирдә завод-оешмаларда эшлиселәрен күздә тотып белем бирергә кирәк. Түбәнрәк сыйныфларда бөтен фәннәрне татарча укытсаң, әйбәт. Югары сыйныфларда математика, физика, химия фәннәрен әкренләп русча бирергә була. Бу татар мәктәпләрен саклап калу өчен дә кулай вариант, чөнки ата-ана татарча гына укыган баласының югары уку йортына керә алмавыннан курка. Чынлыкта, мәктәптә татарча укып та, югары уку йортында уңышлы белем алырга була. Күпчелек ата-ана моны аңлап бетерми. Мәктәптә өч-дүрт фәнне русча укытуның татар теленә бернинди зыяны тими. Кирәк очракта, татарча да аңлатып җибәрергә була. Монда акыл белән эш итәргә кирәк.

«Хәзер журналистлар кирәксә дә, кирәкмәсә дә яңа сүз ясау белән мавыга»

Заман үзгәрә, телгә яңа сүзләр керә. Татар сүзләре булмагач, алар телгә чит телдәгечә яки русча кереп китә. Сез бу проблеманы ничек хәл итеп була дип саныйсыз?

Тиешле төшенчәне татар сүзе белән белдерү кулайрак, әлбәттә. Белдереп булмый икән, яңа сүз ясалырга мөмкин, ләкин андый очраклар бик сирәк. Кызганыч, хәзер журналистлар кирәксә дә, кирәкмәсә дә яңа сүз ясау белән мавыга. Әдәби татар телен начар белгәнгәме, сүзлекне актарырга иренгәнгәме — мин аңлата алмыйм моны. Минем журналистлар һәм тәрҗемәчеләр өчен ярдәмлек буларак быел чыккан «Тәрҗемә һәм дөрес сөйләм» исемле китапта төрле газета-журналларда мөгез чыгару очракларына йөзләгән мисал бар. Бигрәк тә шәхси газеталарда әдәби тел коточкыч бозыла. Журналистларның белемен арттыру белән бер оешма да шөгыльләнми бит хәзер. Элек аларны җыеп, телне дөрес куллану буенча семинарлар үткәрәләр иде. Хәзер юк бит.

Тормыш алга бара, яңа технологияләр уйлап табыла. Шулар белән бәйле чит тел сүзләре килеп керә икән, татар теленә зыян салынмый. Иң мөһиме, яңа сүзләр кергәндә, телнең грамматик системасы, төзелеше бозылмаска тиеш. Рус телендә кулланышта булган сүзләрнең дә яртысы кайчандыр чит телләрдән кергән. Аңа карап, рус теле яшәвеннән туктамый. Хәзер бөтен бәла татар телен начар белгән журналистларның телнең грамматик төзелешен бозудан килеп чыга. Компьютерны санак дип беркем дә әйтми, кирәге дә юк алай атауның. Кирәкмичә ясалган сүзләргә китабымда бик күп мисаллар китергән идем.

Татар матбугатындагы, телевидение-радиодагы иң еш кабатланган хаталар нинди?

Иң еш очраган хата — сүзне бәйләү чараларын калькалаштырып тәрҗемә итү. Хәрефкә-хәреф тәрҗемә итү аркасында тупас ялгышлар китә. Мәсәлән, «Мәскәү астындагы сугышлар», «парта артында утыру» дип язалар. Партада утыру дөрес була. Шулай ук «станок артында эшләү» түгел, станокта эшләү дөрес була. Күптән түгел бер журналист «парта арасында» дип тә язган иде. Парта арасында утырмыйлар бит инде. «Бер партада утырдык» дип дөрес сөйләшәбез. Соңгы вакытта «гармунда уйнау» дип әйтү телгә керде. Югыйсә, уйнау сүзенә бәйләнешле исем баш килештә булуны таләп итә. Мәсәлән, карта уйнау, футбол уйнау. Элек татарча дөрес итеп «гармун уйныйм» дип әйтә идек. «Безнең ике кошыбыз бар: берсе Кеша, берсе Геша, берсе ир, берсе хатын», — дип тә чыккан иде бер үзәк газетада. Адәм көлкесе бит бу.

Татарда кешегә мөрәҗәгатьнең нинди сүзләрен кулланырга була? Мәсәлән, руслар «девушка», «молодой человек» ди. «Женщина», «мужчина» да кулланыла. Таныш түгел кешегә ничек эндәшергә?

Хатын-кыз олы икән, көндәлек тормышта апа дип эндәшергә кирәк, кечерәк икән — сеңлем. Коллективта да үзара шулай эндәшергә була. Телебезнең үзенчәлеге ул. Рәсми аудиториядә исемен белмәгән олы яшьтәге хатын-кызга, кияүдә булмаса да, ханым дип әйтү ялгыш саналмый. Ир-атларга әфәнде дип әйтергә була. Көндәлек тормышта агайне, абый, егет һәм энем дип әйтү нормага кергән.

«Татар мәктәбендә җиде класс укып чыккан кеше Мәскәүгә барып, докторлык диссертациясен яклап кайтты»

Эшләгән дәвердә иң тирән һәм якты эз калдырган вакыйганы сөйли аласызмы?

Алар күп инде. Биографиям бай минем. Ундүрт яшьтән кооперация техникумына барып кердем. Аны тәмамлаганнан соң, унҗиде яшь тулганчы, Курган өлкәсенә эшкә җибәрделәр. Анда күрмәгәннәр калмады. Аннары Таҗикстанда армия сафларын үттем. Армия хезмәтендә дә күп каршылыклар кичәргә туры килде. Туксанынчы елларда Татарстан Суверенитетын кабул иттек. Ул вакытта мин халык депутаты идем. Разил Вәлиев, Равил Фәйзуллиннар белән бер комиссиядә бик актив эшләп алган идек. Унҗиде ел ректор булып эшләдем.

Сез ректор булу тәкъдимен кабул иткән вакытны хәтерлисезме? Ничегрәк булды ул?

Казан пединституты ректоры Мирфатыйх Зәкиев җитәкчелегендә диплом яклаганнан соң, ике ел ярым радиода, телевидениедә тәрҗемәче, редактор булып эшләп алдым. Аннары анда ук кандидатлык диссертациясен якладым һәм ул мине пединститутта укытырга алып калды.

Сигез ел чамасы укытканнан соң, тәрҗемә теориясе буенча докторлык диссертациясе яздым. Аны яклау да бер маҗара булды. Ике тел белән бәйләнешле юнәлеш буенча Кавказдан кала, Советлар Союзында бер җирдә дә гыйльми совет юк иде. Кавказ галимнәре янына якын да килеп булмый иде. Мәскәүдә күренекле галим-тюрколог Әдһәм Тенишев юлымда очрап, Советлар Союзы Фәннәр академиясенә кергән төрле институт галимнәрен җыеп, гыйльми совет оештырырга ярдәм итте. Татар галименең миңа тигән яхшылыгы һаман да истән чыкмый. Әдһәм Тенишевның татарча искиткеч матур сөйләшүе дә күңелгә кереп калган. Эшемне бәяләүчеләр арасында дөньякүләм танылган академик Николай Шанский да бар иде. Шулай итеп, татар мәктәбендә җиде класс укып чыккан кеше Мәскәүгә барып, докторлык диссертациясен яклап кайтты.

Диссертацияне яклап кайтуга, мине декан итеп билгеләделәр. Бераздан Зәкиевны Тел һәм әдәбият институтына күчерделәр. Ректор урынына фәнни эшләр буенча проректорның кандидатурасын килештерү өчен Обкомга документлар җибәргәннәр иде, Обкомның Беренче секретаре Гомәр Усманов башка кешене тәкъдим итүне сораган. Аннары мине тәкъдим итеп карадылар. Гомәр Усманов үзенә чакыртып сөйләште дә, минем кандидатураны килештереп бетерү өчен Мәскәүдәге өч министрлыкка, Үзәк комитетка җибәрде. Мәскәүдә җитди сорау алулар булды. Башкаладан сират күперен узып кайтканнан соң, Казан шәһәре горкомында да сораштыру уздырган булдылар. Янәсе, лаекмы мин ректор булырга? Күрегез инде бездәге формализмны!

«Алты сәгатьтән артык йоклаганым юк»

Сезнең көнегез хәзер ничек уза? Берәр эш башкарасызмы, яисә күбесенчә ял итәсезме?

Рәсми рәвештә эштән киткәнгә 5-6 ел буладыр. Узган ел кемнеңдер башына килеп, университетка башта Тәлгать Галиуллинны, аннары мине ярты ставкага профессор итеп чакырдылар. Олы яшьтә булуына карамастан, күренекле галимнәрне университетта тоту кирәк ул. Кеше эшли ала икән, эшләргә теләге бар икән, пенсиягә куып чыгарырга кирәкми. Югары уку йортында исемле, дәрәҗәле галимнәр укытса, фән студентның гомере буена исендә кала. Бу мин уйлап чыгарган сүзләр түгел.

Минем бер сәгать эшсез утырганым юк. Үз гомеремә җитмешләп китабым, биш йөзләп мәкаләм чыкты. Соңгы вакытта елына 2-3 китап язам. Мин эшсез тора алмыйм. Академик буларак, ел азагында Фәннәр академиясенә басылган материалларым буенча хисап бирү бурычым да бар. Минем һәрвакыт исемлек әйбәт була. 2-3 мәкалә, буш китап тотып кына бара алмыйм инде анда. Маршаллар отставкага чыкмаган кебек, академиклар да үлгәнче академия әгъзасы булалар.

Алты сәгатьтән артык йоклаганым юк. Көн саен сәгатьтән артык урамда җәяү йөреп керәм. Көн матур булганда, кичке унберләрдә дә йөрергә чыгам. Газета-журналларны күпләп яздырам, мөмкинлек булганча, китаплар да алып укыйм.

Бакчам бар, шунда эшлим. Сәламәтлек өчен физик эш тә кирәк. Эшләгәндә аяклар, билләр авыртса да, җирне үзем йомшартам. Берничә көннән авыртуы уза инде. Физик эш белән интеллектуаль эшне аралаштырырга яратам. Мәсәлән, бераз утырып язганнан соң, өйдәге вак-төяк эшләрне башкарып алам да, яңадан язарга керешәм. Мин шулай эшләү стилен яшьтән үк үзләштердем.

«Улым искә төшкәндә, һаман да йөрәкне кисеп алгандай була»

«Баласы түгел, оныгы татарча белгән кешене генә татар дип әйтеп була», — диләр. Сезнең оныкларыгыз рәхәтләнеп татарча сөйләшәме?

Кызыбызның уллары татарча матур әдәби телдә сөйләшә дип әйтә алмыйм, шулай да, туган телдә иркен аралашалар. Безнең улыбыз бар иде. Кызганыч, 30 яшендә фаҗигале рәвештә дөньядан китеп барды. Минем өчен бик зур кайгы булды ул. Искә төшкәндә, һаман да йөрәкне кисеп алгандай була. Шулкадәр чибәр егет иде. Ярый, кызыбыз исән. Шуңа күрә гаиләдә кимендә ике бала кирәк, дим.

Улыбызның кызы калды. Ул Санкт-Петербургта Икътисад университетын «бишкә» генә тәмамлап, хәзер банкта эшли. Ул уңган-булган булды. Кызганыч, аны тәрбияләүдә катнаша алмадык, чөнки әнисе, улыбыз үлгәч, башка кешегә кияүгә чыкты.

Кызыбызның ике улы бар. Олысы Германиядә таможня буенча халыкара университетта белем ала. Икенчесе алтынчы сыйныфта укый. Ул өстәмә рәвештә фигуралы шуу белән дә шөгыльләнде, ярышлардан беренче урыннар алып кайтты. Аягын авырттыргач, башка спорт төренә күчте. Оныкларым бик акыллы, тырыш булдылар.

Балаларыбызны бер яшьләре тулганчы яслегә бирәсе булды. Яшь вакытта безгә ярдәм итүче юк иде, хатын белән икебезгә дә эшләргә кирәк булды. Аннары балалар рус мәктәбендә укыдылар. Северный бистәсендә яшәдек. Анда татар мәктәбе юк иде. Казанның икенче башындагы бердәнбер татар мәктәбенә йөртерлек мөмкинлегебез булмады. Өйдә татарча гына сөйләшсәк тә, рус мәктәбендә укыган бала әдәби татар телен үзләштерә алмый инде. Ярый әле, татарча сөйләм телләрен саклап кала алдык. Рус бакчасында һәм рус мәктәбендә белем алган баланы татар телендә камил сөйләшергә өйрәтү җиңел эш түгел.

«Интертат»ны укучыларга теләкләрегез бармы?

Халыкта милли рух тәрбиялисе иде. Аның өчен тарихыбызны матур итеп, дөрес итеп бирергә кирәк. Һәрбер халык үз тарихын яхшы белергә тиеш. Тарихны мәктәптә укытмыйлар икән, матбугатта, радиода, телевидениедә бирергә кирәк. Мәсәлән, «Мәдәни җомга» газетасыннан үрнәк алырга була. Төрле өлкәдәге күренекле шәхесләребезне күрсәтергә кирәк. Безнең бик күп геройларыбыз бар.