Марат Әхмәтов: «Мәктәп җитәкчеләре ата-аналар белән эшләргә иренәләрме, куркалармы?» | intertat.tatar

Марат Әхмәтов: «Мәктәп җитәкчеләре ата-аналар белән эшләргә иренәләрме, куркалармы?»

Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов узган көздә татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча район башлыклары белән сөйләшеп чыккан иде. Шуннан соң икенче кат зональ очрашуларга старт бирде ул. Бу юлы ярты ел элек куелган бурычларның үтәлеше тикшерелә.

Беренче очрашулар - Арчадан, икенчеләре Теләчедән башланды. Президент каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов 25 февральдә Теләчедә Казан арты районнары башлыкларын җыйды. Киңәшмә алдыннан кунаклар район үзәгендәге «Кояшкай» татар балалар бакчасы, урта мәктәп, мәдәният йорты, китапханә эшчәнлеге белән танышты.

Татар бакчасында балалар мультфильм төшерә

«Кояшкай» бакчасына 145 бала йөри, аларның ундүрте рус милләтеннән. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе мөдире Фәридә Хәсәншина сүзләренчә, руслар татарлар белән бергә татар телендә шөгыльләнә һәм бакчаны тәмамлап чыкканда һәр бала татарча да, русча да иркен аралаша. Мин дә өч рус баласы белән татар телендә җиңел аралаштым. Алар Габдулла Тукайның кем икәнен, аның «Шүрәле»сен, «Су анасы»н белә.

— Әти-әниләр балаларын китергәндә бу бакчаның татар телендә белем бирүче оешма икәнен беләләр. Алар татарлар янында яшәгәч, балаларының татар телен үзләштерүенә теләктәшлек белдерә. Яшь вакытларында татар телен өйрәнмәгәннәренә үкенүчеләр дә бар, — диде Фәридә Хәсәншина.

Төп тәрбия эшләреннән башка, балаларга рус, инглиз телләре өйрәтелә. Сабыйлар шулай ук хореография, шахмат түгәрәкләренә дә йөри.

— Бакчабыз - күпсанлы республика бәйгеләре җиңүчесе. 2020 елда үткәрелгән «Туган телдә белем һәм тәрбия бирүне оештыра торган иң яхшы балалар бакчасы» республика бәйгесендә җиңеп, 500 мең сумлык грант алу безнең өчен аеруча шатлыклы вакыйга булды.

Грант хисабына татар телендә бик күп уенчыклар, китаплар, методик әдәбият, фотоаппарат, ноутбук, принтер, видеопроектор, документ-камера һәм күптән хыялланган мультстудия алдык, — дип сөйләде бакча мөдире.

Мультстудиядә балалар мультфильм төшерә: үзләре пластилиннан геройларын ясый, текстын яттан сөйли. Килгән кунаклар балалар хезмәте кергән берничә секундлык мультфильм да карады.

Мин бакча җитәкчесеннән уңыш серен сорамыйча кала алмадым.

— 2005 елдан бирле шушы бакчада эшлим. Уңыш серенең асылы зур тәҗрибәле, үз эшен сөючән, тырыш хезмәткәрләрдә һәм бердәмлектә. Берәр чара узасы булса, кич дип тормыйбыз, бөтенебез бергә аңа әзерләнәбез. Коллектив бердәм булгач, ата-аналар да һәрвакыт теләктәшлек белдерә.

2013 елда «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» бәйгесендә җиңеп, 1 миллион сумлык грант оттык. Сигез ел элек бик зур акча иде ул. Матди базаны яңарттык. Безнең шатлык эчебезгә сыймады.

2016 елда Татарстанда «Ел бакчасы» исеменә ия булдык. Бер генә бәйге дә җиңел генә узмый. Җиңүгә лаеклы булуны раслар өчен кат-кат төрле комиссия килеп тикшерә. Әлбәттә, һәр бәйге дә безгә уңыш китерә дип әйтә алмыйм. Үзебез белеп алган һәр конкурста, проектта катнашырга тырышабыз, — дип аңлатты Фәридә Хәсәншина.

Мәктәп директоры: «Дәрестән тыш чараларның да рус телендә баруы белән килешә алмадым»

Киләсе объект Теләченең мәктәбе булды. Ул район үзәгендә бердәнбер урта белем бирү учреждениесе. Биредә 643 бала укый. Мәктәп белән танышканда уку йортына ике ел элек директор итеп билгеләнгән Айнур Хафизов фәннәрне укыту электән рус телендә баруын әйтте.

— Мин монда килгәч, 530 татар баласы укыган мәктәптә дәрестән тыш чараларның да рус телендә баруы белән килешә алмадым. Хәзер ул чаралар күбесенчә татар телендә бара.

2020 елның август азагында Арчада узган семинар безгә зур йогынты ясады (Марат Әхмәтов Казан арты районнарының башлыкларын, мәгариф һәм мәдәният бүлекләре җитәкчеләрен җыеп, татар телен үстерү буенча бурычлар йөкләгән иде — автор). Шуннан соң бөтен стендларны ике теллегә алыштырдык. 2017 елда татар теле дәресләре кыскартылганнан соң татар сыйныфлары оешмады. Киләсе уку елыннан дүрт беренче сыйныфның өчесен татар класслары итеп тупларга планлаштырабыз. Булачак укучыларның әти-әниләре белән очрашып, бу мәсьәләне хәл иттек, — дип сөйләде мәктәп директоры.

Мәктәп укучылары татар теле буенча бәйгеләрдә, фәнни-гамәли конференцияләрдә актив катнаша. Уңышлары да мактанырлык. Быел татар теленнән һәм әдәбияттан республикакүләм олимпиадада бер укучы җиңү, биш укучы призлы урыннар яулаган.

Биш ел рәттән олимпиадаларда призлы урыннар алучы Динә Тимербаевадан Марат Әхмәтов олимпиада биремнәре, соңгы укыган китабы һәм яраткан авторлары турында кызыксынды. Кыз Габдрахман Әбсәләмов, Мөхәммәт Мәһдиев, Кәрим Тинчурин әсәрләрен аеруча яратып укуын әйтте.

Балалар фәннәрне рус телендә укыса да, тәнәфестә үзара татар телендә аралашуларын билгеләп үтәргә кирәк. Алар татар телендә фикерли дигән уй килде.

 Марат Әхмәтов: «Баланың интеллектуаль үсеше, сәләте ачылуы өчен туган телдә белем бирү отышлы»

Мәктәп эшчәнлеге белән танышканнан соң, кунаклар мәдәният йортында оештырылган җирле һөнәрчеләрнең кул эшләнмәләре күргәзмәсенә юл тотты. Монда кыска гына концерт та күрсәтелде.

Җитәкчеләр өчен төп чара Марат Әхмәтов алып барган киңәшмә иде.

— Безнең беренче очрашудан соң уку елы башланыр алдыннан әти-әниләр белән эшләргә вакыт калмаган иде. 2021-2022 уку елында без бу мәсьәләгә бик җитди игътибар бирәчәкбез.

Әгәр дә балалар бакчаларында татар төркемнәре оештыра алмасак, башлангыч сыйныфларда татар телендә белем бирә алмасак, бигрәк тә район үзәкләрендә һәм шәһәрләрдә, безнең калган бөтен эшчәнлегебезнең нәтиҗәсе югары булмаячак. Безнең төп юнәлеш — мәктәп һәм балалар бакчасы, әти-әниләр белән эшләү булырга тиеш. Атна саен Татарстан Президентына районнар буенча аналитик материал тапшырылачак, — диде комиссия рәисе район башлыкларына.

Марат Әхмәтов аларга татар телен үстерү мәсьәләләре буенча турыдан-туры җитәкчелек итәргә кушты.

Дәүләт Советы рәисе урынбасары киңәшмәдән соң журналистлар белән аралашканда, ата-аналар белән эшләү мәсьәләсенә яңадан әйләнеп кайтты.

— Татарстанда яшәсәк тә, зур дәүләтебез күзлегеннән караганда, рухи ихтыяҗның сай булуы сизелә, чөнки милләттәшләребез арасында «миңа нәрсә бирә ул татар теле» дигән фикер дә яши. Бигрәк тә яшь әти-әниләрдә сизелә бу. Шуңа күрә алар балаларын бакчага, мәктәпкә биргән вакытта күбрәк рус телендә белем бирүне максат итеп куя, — диде ул.

Марат Әхмәтов баланың интеллектуаль үсеше, сәләте ачылуы өчен туган телдә белем бирүнең отышлы икәнен әйтте. Ул бу фикерне әти-әниләргә сеңдерергә кирәклегенә басым ясады.

— Мәгариф учреждениеләре өчен бу бик зур бурыч. Яңа уку елында без аларның башкарган эшләренә нәтиҗә ясаячакбыз. Телнең матурлыгын, әһәмиятен ата-аналарга никадәр җиткерә алуларын сораячакбыз, — диде ул журналистларга.

Дәүләт Советы рәисе урынбасары татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча бурычларны республиканың бөтен районнарына бертөрле куеп булмаячагын аңлатты.

— Казан арты районнарына ныграк таянырга өметләнәбез. Әлки, Тәтеш, Спас, Аксубай һәм башка бик күп районнарда бу мәсьәләне кузгату күпкә авыррак һәм каршылыклырак. Республикабызның районнары тормышы бик төрле, — диде ул.

 Казан арты районнарында күпме татар баласы ана телендә белем ала?

Комиссия рәисе ун районның ярты ел эчендә милли мәгариф өлкәсендә башкарган эшләренә кыскача анализ ясады. Анализда сүз бары тик беренче сыйныф укучылары турында бара.

Арча районында быел беренче сыйныфка 711, шул исәптән 645 татар баласы укырга кергән. 393 укучы татар телендә белем ала һәм бу күрсәткеч үткән уку елы белән чагыштырганда 20 процентка арткан. 239 татар баласына белем рус телендә бирелсә дә, тәрбия чаралары татар телендә алып барыла.

Район үзәгендәге 7 мәктәптә 23 беренче сыйныф бар. Биш беренче класста белем һәм тәрбия тулысынча татар телендә бирелә.

— Балаларын татар телендә укытырга теләгән ата-аналар өчен мәктәпләрдә мөмкинлек тудырылган. Арчада уңай үзгәреш барлыгын билгеләп үтәм. Башлангыч сыйныфта белемне татар телендә бирмәсәң, тәрбия эшчәнлеге белән генә югары нәтиҗәгә ирешеп булмый. Киләсе уку елында моны исәпкә алырга кирәк, — диде Марат Әхмәтов Арча районы башлыгы Илшат Нуриевка.

Әтнә районында быел беренче сыйныфка - 145, шул исәптән 142 татар баласы укырга кергән. Татарларның 64 проценты, ягъни 91 бала туган телендә белем ала. 2019 елда бу күрсәткеч 57 процент булган.

Район үзәгендә ике мәктәптә өч беренче сыйныф тупланган. Белем рус телендә бирелә. Әтнәдә 51 бала рус телендә укыса да, тәрбия чаралары татар телендә бара.

— Әтнәдә шулай ук уңай динамика күренә. Җитәкчелек тарафыннан ниндидер уңай хәрәкәт бар дигән сүз, ләкин беренче сыйныфка кергән 145 баланың 142се татар булган районда без зуррак күрсәткечкә өметләнергә хаклы, — диде Марат Әхмәтов Әтнәдән килгән җитәкчеләргә.

Балтач районында беренче сыйныфка 427 бала укырга кергән. Шуларның 323е татар милләтеннән. Татар классларында 172 бала белем ала. Бу 53 процентны тәшкил итә.

Беренче сыйныфта укучы 151 татар баласына белем рус телендә бирелә, тәрбия чаралары татар телендә алып барыла. Узган уку елында тәрбия чаралары да рус телендә булган.

Район үзәгендә урнашкан ике мәктәптә җиде беренче сыйныф оешкан. Шуларның дүртесе тулысынча татар балаларыннан гына тора, әмма район үзәгендә бер генә татар классы бар.

— Эшне көчәйтә аласыз. Мәктәп җитәкчелеге, мәгариф идарәсе әти-әниләр белән эшләүне үзгәртсеннәр, — диде Марат Әхмәтов Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллинга.

Биектау районында беренче сыйныфка - 725, шул исәптән 475 татар баласы кергән. 193 татар баласына тулысынча татар телендә белем һәм тәрбия бирелә. Татарларның 41 проценты, узган елдагы кебек, туган телдә белем ала. Тагын 42 балага рус телендә белем, татар телендә тәрбия бирелә. Беренче сыйныфта укучы татар балаларының 50 проценты тулысынча рус телендә белем ала һәм тәрбияләнә.

Район үзәгендәге дүрт мәктәптә 21 беренче сыйныф тупланган. Һәр мәктәптә берәр татар классы бар.

— Әти-әниләр белән эшләсәң, район башлыгы татар җанлы кеше булса, Биектауда үзгәреш ясап була, — диде комиссия җитәкчесе Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллинга.

Кукмара районында беренче сыйныфка - 725, шул исәптән 554 татар баласы укырга кергән. 263 татар баласы ана телендә белем ала. Бу — 47 процент, узган елгы дәрәҗәдә калган. 291 татар баласы рус телендә белем ала.

Район үзәгендә дүрт мәктәптә беренче сыйныфлар тупланган. Ике сыйныфта белем дә, тәрбия чаралары да татар телендә бирелә.

— Гомумән алганда, күрсәткечләрегез начар булмаса да, узган уку елы белән чагыштырганда, татар балаларына ана телендә белем бирүдә алга китеш күренми. Бу өлкәдә районның мөмкинлеге зур. Эшне тиешенчә оештырып җибәрергә кирәк дип саныйм.

20 меңгә якын халык яшәгән район үзәгенең ихтыяҗын ике беренче сыйныф кына канәгатьләндерә ала микән? Мәктәп җитәкчеләре ата-аналардан татар телендә укытуга ризалык алырга иренәләрме, әллә куркалармы? — дигән риторик сорау белән мөрәҗәгать итте Марат Әхмәтов Кукмара районы башлыгы Сергей Дмитриевка.

Мамадыш районында беренче сыйныфка - 430, шул исәптән 318 татар баласы укырга кергән. Бары тик 58 балага гына татар телендә белем һәм тәрбия чаралары бирелә. Бу 18 процентны тәшкил итә һәм узган елгы күрсәткечтән бераз түбәнрәк.

Район үзәгендә урнашкан дүрт мәктәптә 12 беренче сыйныф тупланган. Татар телендә белем бирүче сыйныфлар юк.

— Район күләмендә татар балаларына ана телендә белем һәм тәрбия бирү кимегән. Рус телендә укучы һәм тәрбияләнүче балалар саны арткан, — диде Марат Әхмәтов.

Питрәч районында беренче сыйныфка - 579, шул исәптән 334 татар баласы укырга кергән. Питрәч районында татарларның бары тик 10 проценты гына ана телендә белем ала.

Район үзәгендәге ике мәктәптә тугыз беренче сыйныфы тупланган. Барсында да укыту рус телендә бара.

— Иң түбән күрсәткеч Питрәч районында, — дип кенә билгеләп үтте Марат Әхмәтов.

Балык Бистәсе районында беренче сыйныфка - 215, шул исәптән 163 татар баласы укырга кергән. 53 балага татар телендә белем һәм тәрбия бирелә. Бу — 33 процент. Узган ел белән чагыштырганда, әлеге күрсәткеч бераз кимегән.

Район үзәгендәге ике мәктәптә җиде беренче сыйныф тупланган. Белем бирү рус телендә.

Саба районында беренче сыйныфка - 450, шул исәптән 422 татар баласы кергән. Татарларның 37 проценты, ягъни 156 бала, татар телендә белем һәм тәрбия ала.

Район үзәгендәге ике мәктәптә сигез беренче сыйныф бар. Белем рус телендә, тәрбия чаралары татар телендә бирелә.

— Киләсе уку елында район үзәгендә татар сыйныфлары оештыру бурычын куябыз. Ике мәктәптә дә берәр татар сыйныфы тупласагыз начар булмас иде, — диде Марат Әхмәтов Саба районы башлыгы Рәис Миңнехановка.

Теләче районында беренче сыйныфка - 145, шул исәптән 119 татар баласы кергән. 48 бала тулысынча татар телендә белем һәм тәрбия ала. Бу — 40 процент.

Район үзәгендәге бер мәктәптә биш беренче сыйныф бар. Белем бирү рус телендә. Өч сыйныфта тәрбия чаралары татар телендә бара.

— Татар телендә тәрбия бирү эше уңай якка үзгәргән. Киләсе уку елында район үзәгендә ике татар сыйныфы тупласагыз әйбәт булыр иде, — диде комиссия җитәкчесе Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗиповка.

Марат Әхмәтов журналистларга татар телен үстерү буенча Теләче районы эшчәнлегеннән канәгать булуын әйтте.

— Теләче мәгариф учреждениеләрендә эшнең эчтәлеге миңа ошады. Район башлыгының татар телен саклауга һәм үстерүгә мөнәсәбәте әйбәт. Ул ел дәвамында бу эшне эзлекле рәвештә алып барырга вәгъдә бирде. Үзләренең комиссияләрен дә, программаларын да булдырганнар, — диде ул.

Район башлыклары белән сөйләшкәндә, Марат Әхмәтов:

Балалар бакчасында һәм башлангыч сыйныфларда ана телендә үтемле тәрбия һәм белем бирелсә, бала туган телен, һичшиксез, саклаячак, — дип басым ясады.