Удмуртиядә татар басма матбугатын саклау тәҗрибәсе: «Бөтен эшне кырып алып баралар» | intertat.tatar

Удмуртиядә татар басма матбугатын саклау тәҗрибәсе: «Бөтен эшне кырып алып баралар»

25 сентябрьдә Ижауда Россиянең төрле төбәкләрендә хезмәт иткән татар журналистлары җыелды. Ул Удмуртия республикасында чыга торган «Яңарыш» газетасының 30 еллык юбилеена багышланган иде.

Автобуслар Казаннан иртәнге дүрттә кузгалырга тиеш иде, әмма бөтен кеше дә җыелып беткәнне көтеп торасы булды. Тиешле вакыттан бераз соңрак килеп җиттек һәм программа буенча каралган бөтен объектка да өлгермәдек. Бер гимназиягә барып җитешмәдек.

Татарлар бер төндә мәчетне күчереп куйган

Беренче тукталыш «Энҗе» балалар бакчасы иде. Бакча хезмәткәрләре баллы ризыклар белән каршы алды. Монда 242 бала йөри, 90 проценты — татарлар. Атнага ике тапкыр балалар татар телен өйрәнә. Бакча җитәкчесе Бриллиант Габдрахманова тәрбия методикалары турында сөйләде, экскурсия үткәрде. Бик җылы, рәхәт, якты, бай балалар бакчасы. Музей кебек милли бүлмә бар, анда туку станоклары, бишекләр — барысы да балаларга яраклаштырылган. Анда аягүрә генә чәй эчеп алдык та, мәчеткә киттек. Мәчеткә җәяү генә барып җиттек, биналар якын урнашкан.

Без мәчетнең эченә кермәдек. Удмуртиядә чыга торган «Яңарыш» газетасының баш мөхәррире Рәмзия апа Габбасова тарихы турында сөйләп алды. Ижауга нигез салынганнан соң бер завод читендә мәчет төзергә рөхсәт бирелә. Вакыт узу белән завод киңәя башлый һәм ул мәчетне ашыгыч рәвештә күчерергә яки сүтеп атарга кирәк була. Татарлар сүтәргә ирек бирми. Бер төн эчендә завод читендәге мәчетне шушы урынга күчереп утырталар. Ул агач булган, хәзер инде монда күркәм генә таш мәчет тора. Проекты шул ук калган. Мәчет артында «Гармония» дип аталган мәктәп урнашкан, без шунда кердек. Анда безне хиҗабтан киенгән балалар каршы алды. Тиз генә сыйныф бүлмәләрен әйләнеп чыктык. Бу корпус Хөсәен Фәезханов исемен йөртә икән. «Бездә таҗик, үзбәк балалары да укый. Тәнәфестә дә алар белән татарча сөйләшергә тырышабыз, ике телдәге охшаш сүзләрне табабыз», — дип сөйләде укытучы Эльмира Шакирова.

«Газетаның юбилеен февральдә бәйрәм итә башлаган идек, әле дә туктаганыбыз юк»

Аннан соң төшке ашка кафега киттек. Анда тиз генә ашап чыгабыз, дип уйлаган идем, ә программа буенча ике сәгать каралган икән. «Яңарыш» газетасының 30 еллыгы уңаеннан табын, программа әзерләгәннәр.

«Без газетаның юбилеен февраль аенда бәйрәм итә башлаган идек, әле дә бәйрәм итүдән туктаганыбыз юк, зур мәҗлесләр уздырдык. Бүгенге көндә газета дүрт меңгә якын тираж белән чыга. Аны җыю өчен бик күп көч куярга туры килә. Безнең газетаны тарату өчен алтмышка якын үз ноктабыз бар. Аларны оештыру һәм анда эшләү бик җиңел түгел», — дип сөйләде Рәмзия апа.

Удмуртиянең төрле районнарыннан җыелган татарлар, кунаклар газетаны туган көне белән котлады. Ул кешеләрнең барысы да газетаның бер өлеше дип әйтеп була, алар бик бердәм. Котлаулар, бүләкләр, җырлар — барысы да булды. Аннан Халыклар дуслыгы йортына кузгалдык.

Халыклар дуслыгы йорты бинасы бик матур, шунда ук ЗАГСта бар икән. Дуслык тирәнгәрәк кереп китсә, күршегә генә кереп чыгасы була.

Анда «Татар телендә нәшер ителүче матбугат чаралары: кичә, бүген, иртәгә» дип аталган түгәрәк өстәл булырга тиеш иде. Эшлекле сөйләшү алдыннан балалар ансамбльләре чыгышы булды. Җырладылар, такмаклар сөйләделәр, уен коралларында уйнадылар, биеделәр — бик матур булды. Аннан соң хөрмәтле кешеләр халык алдындагы президиумга чыгып утырды.

Татар матбугатының үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында булмый калган сөйләшү

Беренче булып сүз Удмуртия республикасының матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Александр Валовка бирелде. «Милли басмаларның аудиториясе бик көчле, укучылары ышанычлы. Юбилейны, татарларда кабул ителгәнчә, ел башыннан зурлап бәйрәм итәбез», — диде ул һәм рәхмәт хатларын тапшырды. Ул сүзен дә утырган өстәл артында килеш кенә сөйләгәч, хатларны тапшыру өчен дә чыгып тормады, өстәл аша гына кул кысып тапшырды. Юкса чыгып сөйләр өчен трибуна да бар, анда лилия чәчәкләре бәйләмнәре тора иде. Рәхмәт хаты алган һәр хатын-кыз лилия чәчкәләрен тотып керде, үзем исен авыр кабул итәм, шуңа масканы да салмадым. Чәчәкләр ачылып бетмәгән булса да, исе көчле кебек тоелды.

Аннан соң сүз хатын-кызларга бирелде. Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева озакламый җанисәп башлануын искәртте. «Ул безнең өчен зур сынау, шул вакытта үзебезнең татар булуыбызны исбатлыйк, күрсәтик һәм Россия күләмендә халык саны буенча икенче урында торган милләт булып калыйк. Безнең бай тарихыбыз, мәдәниятебез, матбугатыбыз бар. Ул бергә булганда гына сакланачак», — дип сөйләде ул. Ул шулай ук рәхмәт хатларын тапшырды.

Трибуна артына басып сөйләгән беренче кеше «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте PR-директоры Ләйсән Сафина булды. «Без бүген Удмуртия татарларының ни дәрәҗәдә уңган булуларына тагын бер тапкыр инандык. Балалардан башлап олыларга кадәр — барысы да татарча сөйләшә, иҗтимагый тормышны алып баралар, менә дигән татар газетасын чыгаралар. 30 ел татар газетасы өчен бик зур сан. Ул зур эш татарның асыл уллары һәм кызлары җилкәсендә», — дип сөйләде ул һәм «Татмедиа» агентлыгының рәхмәт хатларын тапшырды.

Гомумән караганда, ул «эшлекле» утырыш рәхмәт хатларын тапшыру тантанасы формасында узды. Татар матбугатының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйләшмәдек. Хәерлегә булсын.

Без барып җитмәгән гимназиянең татар теле укытучысы Рәзилә апа гимназиянең эше, укучыларның уңышлары турында сөйләде. Тырышалар, афәрин.

«Газета татар милләтенең дәрәҗәсен күтәрде»

Удмуртиянең Балезино районыннан килгән Илмир хәзрәт Касыймовның чыгышы истә калды.

«Халык исәбен алу алдыннан күп кенә республикаларда талашу-ызгышу бара. Без татармы, мишәрме, болгармы? Әлхәмдүлилләһ, Удмуртиядә андый проблема юк. Бөтенләй юк. Гәрчә булырга мөмкин иде. Без, мәсәлән, нократ татарлары. Бер генә сүз әйтсәк, күтәреп чыгарлар иде, әмма без монда үзебезне чын татарлар дип хис итәбез. Безнең тел башка төрле. Безнең якка килгән галимнәр, журналистлар дөрес сөйләшмисез дип әйтәләр иде. Телевидениедән дә комментарийсыз гына күрсәтәләр дә, кешедә болар татардан ераклашкан инде дигән тәэсир кала иде. «Яңарыш», телевидение, радио хезмәткәрләре ярдәмендә мондагы татарларны бөтен дөнья күрде һәм таныды. Кимсенеп карый торган дәрәҗәдән күтәрелдек.

Без үзебезне Алтын Урда вакытыннан калган татарлар, дибез. XVI гасырда ук безнең бабайлар татар дип язылган, ул исемне хәзергә кадәр җиткергәнбез. «Яңарыш» ярдәмендә татар милләтенең дәрәҗәсе күтәрелде. Мин «Яңарыш”ны бик хөрмәтлим. Массакүләм мәгълүмат чаралары шул юлдан тайпылмаса, безнең милләтнең киләчәге бар. Сезнең сүз белән кеше дөньяга карый.

«Яңарыш» ул — безнең милли елъязма. Мин үзем дә тарихчы. Сарапул татарлары тарихын өйрәнгәндә иң зур таянычым газетада чыккан мәкаләләр булды. Язма әйбер сакланачак. «Яңарыш» безнең өчен рәсми булмаган милли штаб-квартира булып тора. Алар һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Утыз ел элек нократ татарлары үги бала кебек иде, «Яңарыш» безнең әни булды.

Хәзерге көндә әдәби телне белмәгән кешеләр дә «Яңарыш» аша телне өйрәнә. Дини укулар вакытында әбиләр: «Хәзрәт, рәхмәт, сезнең ярдәм белән татар телен өйрәндек, сез газетаны алып килдегез», — диләр.

Хәзрәт милли киемнәр күргәзмәсен дә оештырып алды. Хәзерге татар милли киеме дигән коллекция алып килгәннәр. «Дефиле ясарга өлгермәдек инде, — дип елмайды ул. Халык каршына милли киемнәрдән хатын-кызлар чыкты. 

Түгәрәк өстәлдән соң тиз генә чәй эчеп алу мөмкинлеге бар иде. Татар матбугаты турында «индивидуаль» рәвештә сөйләшергә туры килде.

«Киләчәктә басма матбугат бетәр»

Делегатлар арасында Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин бар иде.

«Әстерхан өлкәсендә «Дуслык» газетасы ябылган, Самарада «Бердәмлек» газетасы ябылу алдында тора. Вакытлы матбугатны саклап калуда Финляндия татарлары мисалын беләм. Анда һәр гаилә үзләренең журналларын берничә экземплярда алдыра. Мин шаккаттым. Нигә шул кадәр журнал, дип сораган идем. Безгә журналга ярдәм күрсәтергә кирәк, ярдәм итмәсәк, ябып куялар, диделәр.

Шуның өчен үзебездә чыгыш ясаганда да әйтеп торам, үзегез язылдыгыз икән, күршеләрне дә өндәргә кирәк. Муллалар да әйтсен иде, алар халык белән күбрәк аралаша. Анда дини хәбәрләр дә, вәгазьләр дә чыга. Аллага шөкер, Ульяновск өлкәсендә чыга торган газета - иң зур тиражлы газеталарның берсе, алты мең тираж белән чыга.

Киләчәктә басма матбугат бетәр, дип уйлыйм, чөнки интернет дөньяны яулап алды, бөтен мәгълүматны телефоннан алабыз, кыска язмаларга ияләшеп барабыз. Бәлки, ул безнең заманга эләкмәс тә, әмма берничә гасырдан юкка чыгар ул. Соңгы вакытта китап уку арткан, диләр. Анысы сөендерә, китапларга ихтыяҗ бар. Татар матбугаты авыррак хәлдә шул. Күңел борчыла, ничә ел дәвамында эшләп килгән газеталар ябыла. Бүгенге көлдә бушка таратыла торган газета бар, алай эшләгәч кадере югала», — дип сөйләде ул.

 «Почта эшчәнлеге безгә киртәләр куя»

Удмуртиянең Опера һәм балет театрына барганда автобуста Киров өлкәсенең «Дуслык» газетасы журналисты Шәмсия апа Хәлимова белән сөйләшеп бардык.

«Беренче көнне татар матбугатында эшләүче журналистлар белән аралашканда кәеф бик күтәренке түгел иде. Күп басмаларның проблемалары охшаш. Безнең Киров өлкәсендәге газетаның да шундый ук проблемалары бар. Язылучылар саны кими, татар матбугаты читтә яшәүче татар яшьләре өчен кызык түгел…

Ижауда «Яңарыш» газетасы редакциясе эшчәнлеге белән танышкач, өмет уянды, чөнки алар төрле алымнар куллана. Шулай ук баш редакторның татар иҗтимагый оешмасын җитәкләве дә ошады. Бөтен эшне кырып алып баралар. Газетаны тарату юлын да үзләренчә оештырганнар. Бу ысулны башка редакцияләргә дә өйрәнергә була. Әлбәттә, ул җиңел түгел, әмма почта эшчәнлеге безгә киртәләр куя, безнең авылда да бүлекләр эшләми диярлек. Язылган кешеләр газета килми дип шалтыратып әйтә. Һәр төбәкнең үзенчәлеге бар һәм бу ысулны да үзебезгә яраклаштырып өйрәнергә кирәк», — дип сөйләде ул.

«Республика күләмендә яңа татар газетасын чыгарырга планлаштырам»

Опера һәм балет театрында Татарстан Дәүләт ансамбленең концерты булачак. Биналары бераз Казандагы УНИКСны хәтерләтә. Бинаның түбәсендә яшьләр өчен аерым мәйданчык та ясалган бугай, бер төркем яшьләр шунда көн күрә иде. Эчкә узгач, фойеда Марий Эл республикасы Бәрәңге районында чыга торган «Безнең тормыш» газетасының баш мөхәррире Фәнил Мусин белән сөйләшеп тордык. Кемдер матбугатның киләчәге юк дигәндә, ул  шәхси газета чыгарырга җыенуын әйтте.

«Татар матбугатының киләчәге яхшырак булыр дип ышанып калам. Ижау безгә әйбәт үрнәк булды. «Яңарыш» газетасы да вакытында «листовка» кебек кенә чыга башлаган. Мин быел республика күләмендә яңа татар газетасын чыгарырга планлаштырам. Ул үземнең көч белән басылыр, ярдәмчеләрне табуы авыр. Башта газетаны бушка өләшермен дип уйлыйм, халык кызыксына башласа, язылу булыр. Аена бер тапкыр чыгар ул, бүгенге көндә беренче санга материал да бар. Авылда язылучылар кими шул хәзер. Яшьләрне социаль челтәрләр аша кызыктырырга тырышабыз.

Миңа Швециядә кулланыла торган бер алым ошады. Аларда кәгазь формат юк диярлек. Анда да электрон язылу системасы бар. Газета урынына сайтлары бар, язылу булган очракта гына, ул сайтка кереп була. Бер яктан редакция өчен чыгымнар әзрәк кебек, әмма ул сакланмый, тарих булып калмый», — дип сөйләде ул.

«Газетаны яңадан җанландырып җибәрәсе иде»

Тамаша башланыр алдыннан беренче кыңгырау булды. Залга уздык. Минем янга Әстерханнан килгән Роза ханым Бикбаева килеп утырды. Ул күптән түгел генә ябылган «Дуслык» газетасы өчен борчылуы турында сөйләде.

«Йөрәк сыкрый иде. Газета 1907 елдан басыла башлаган, аннан соң ябылган һәм 1991 елдан яңадан эшләп китте. Конкурслар үткәрдек, кайнап ята идек. Шул газетаны яңадан җанландырып җибәрәсе иде. Соңгы вакытта язылуны бетергәннәр иде, алай бушлай ясарга ярамый икән шул. Удмуртия тәҗрибәсе белән танышкач, тагын да теләк артты. Аны бастырмасак, безгә оят була. Минемчә, татар матбугатының киләчәге бар», — ди ул.

Кичә ансамбльнең чыгышы белән башланды. Бер биюдән соң тагын котлау сүзләре һәм бүләкләр тапшыру булды. Монда рәхмәт хаты гына түгел, Дәүләт бүләкләре дә тапшырылды. Журналист Элмира Нигъмәтҗанова Удмуртиянең атказанган журналисты исеменә лаек булды.

Удмуртиянең мәдәният министры да килгән иде. Сәхнәдән чакырмасалар, минем алдагы рәттә чыгу янында утырган абыйның министр икәнен белмәс тә идем. Концерт залы тулы иде, тамашачы сагынган булса кирәк.

Удмуртия татарлары белән беренче тапкыр күрешеп аралашуым иде. Бик тырыш татарлар анда. Рәхәтләнеп татарча сөйләшәләр, гөр килеп яшиләр.