«Пропаганда аркасында Башкортстанда татар теле атамасы табуга әйләнеп бара» | intertat.tatar

«Пропаганда аркасында Башкортстанда татар теле атамасы табуга әйләнеп бара»

Башкорт тарихчысы Салават Хәмидуллин башкорт филологы Таһир Баишев турында «Казус Баишева» фильмын әзерләгән. Анда әлеге дә баягы «башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты» мәсьәләсе кузгатыла. Милләттәшебез, тарихчы Илнар Гарифуллин «Интертат»ка бу фильмның нинди максаттан төшерелгәнен аңлатты.
  • «Казус Баишева» 1957 елдагы вакыйгалар турында сүз бара. Башкорт АССР җитәкчелеге башкортларның Рус дәүләтенә керүенә 400 ел тулуны бәйрәм итәргә җыена. Шул вакытта филолог Таһир Баишев Мәскәүгә, КПСС Үзәк комитетына мөрәҗәгать итә. Таһир Баишев фикеренчә, Башкортстанның көнбатышында яшәүчеләргә мәҗбүри рәвештә башкорт теле укытыла, ә аларга чынлыкта башкорт теле укытылырга тиеш булган. Фильмда филологның бу адымы халык тарафыннан да, җитәкчелек, башкорт галимнәре тарафыннан да кабул ителмәве искәртеп үтелә, әмма фильмда комментарий бирүчеләр төрле яклап Таһир Баишевны яклый.

«Казус Баишева» фильмы нинди тәэсирләр калдырды? Нинди максаттан чыгарылган фильм дип уйлыйсыз моны?

 — Бу фильмны әзерләүчеләр, анда комментарий бирүчеләр — Хәмидуллин, Сәетбатталов һ.б. башкорт пропагандистлары — үз пропагандаларына нигез эшләргә дигән максат белән чыгарганнар дип уйлыйм. Без «башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты» дигән әйберне уйлап чыгармадык, бу алтмыш ел элек кузгатылган мәсьәлә, ул вакытта хакимият аңламады, каршы килделәр, ә менә без хәзер бу эшне дәвам итәбез дияргә телиләр. Алар «башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты»на легитимизация үткәрергә телиләр.

Икенчедән, алар Таһир Баишевны аклап, аны совет хакимиятенең колы итеп түгел, ниндидер диссидент, совет дәүләтенә каршы чыккан, «артта калган» башкорт филологларына каршы булган көрәшче итеп күрсәтергә телиләр.

 Фильмдагы фактлар ни дәрәҗәдә дөреслеккә туры килә?

 — Фильмның булган хәлләргә нигезләнгән, әмма комментаторлар мәгълүматны 180 градуска борып тискәре фикер тудырырга тырышалар. Ялган фактлардан берне генә әйтәм: Искәндәр Сәетбатталов фильм барышында ниндидер мишәр теле турында сөйләп китә. Филология фәннәре кандидаты буларак, аңа сорау бирәсем килә — ә кайда соң ул мишәр теле? Кайсы белешмәлектә ул мондый терминны тапкан?

Таһир Баишевны совет системасына каршы көрәшче итеп күрсәтергә тырышканнар. Ләкин комментаторларның эмоцияләренә бирешмәсәң, киресенчә, Таһир Баишев үз фикерле кеше булмаган, совет хакимиятенең хезмәтчесе булган дигән фикер туа. 1957 елда башкорт обкомында төньяк-көнбатыш диалект буенча дискуссия барган вакытта обкомның беренче секретаре Таһир Баишев теориясен хуплый, Мостай Кәрим хуплый. Бөтен номенклатура хуплый. Шуңа күрә Таһир Баишевны диссидент, дөреслек өчен көрәшүче дип күрсәтеп булмый. Ул хакимият нәрсә кушкан, шул эшне алып барган.

Киресенчә, аңа каршы чыккан башкорт филологларын, Мәгариф министрлыгында эшләүче белгечләрне диссидент, үз фикерле кешеләр булганы күренеп тора бу фильмда.

Авторлар Таһир Баишевны төрле яктан камил кеше дип күрсәтергә тырыша. Салават Хамидуллин: «Таһир Баишев үзе татар телен яраткан, Тукайның шигырьләрен яраткан, сөйләп йөргән, татарлар белән язышып яткан», — ди. Ләкин шул башкорт пропагандистлары бу Таһир Баишевның күп кенә документларын интернетка элде. Ул ЦК КПССка берничә хат язган, үзенең мәкаләләрендә дә әйтә:

Башкорт дәүләт университетының татар кафедрасын ябарга;

Университетта «төньяк-көнбатыш диалект» буенча укытучылар әзерләргә кирәк.

Башкорстандагы рәсми татар газетасы «Кызыл таң»ны ябарга һәм аны башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектына күчерергә куша. Әлеге документларны карасак, Баишевның кем булганын аңлыйбыз.

Таһир Баишев акылдан язган кеше генә түгел, ул Башкортстанда татарны, татар телен, татар милли үзаңын бетерергә максат куйган кеше.

Шуңа күрә аны татарга толерант караган, дус булган кеше дип әйтә алмыйбыз. Ул турыдан-туры татарны бетерергә тырышкан. Шушы фильмда моны аңларга мөмкинлек бирә.

Хәмидуллин, Сәетбатталов кебек пропагандистлар 1957 елда төньяк-көнбатыш диалект буенча башкорт обкомында барган киңәшмәне, анда кем нинди фикер әйткәнен, экспедициядә булган галимнәрнең белешмәләрен чыгаралар, шул рәвешле татарга каршылык тудыралар. Төньяк-көнбатыш диалектка каршы чыгучыларны зур хәрефләр белән «милләте татар» дип язалар. Аларны башкорт теленә каршы чыккан дип күрәсәтәләр. Татарга ачыктан-ачык тискәре караш, күралмау тудырырга тырышалар.

 Таһир Баишевны хакимият хуплаган икән, нигә башкорт телен укытуга «төньяк-көнбатыш диалект» кертелмәгән алайса?

 — Таһир Баишев төньяк-көнбатыш диалектны 52-53 елларда Сталинның «Вопросы философии» журналындагы мәкаләсен укып уйлап чыгара. Төньяк-көнбатыш диалект буенча дискуссия 56-57 елларда, «җепшеклек чорында» башлана. Ул вакытта Сталин заманындагы сәясәткә тәнкыйть барлыкка килә башлый. Интеллегенция Сталин вакытында авыз ачарга курыккан булса, «җепшеклек вакытында» сүз иреге барлыкка килә. Кайбер башкорт галимнәре «бу төньяк-көнбатыш диалект башкорт телен юкка чыгара» диләр, шуңа да каршы чыгалар.

Әмма 50нче еллар азагы, 60нчы еллар башында, шул ук «җепшеклек» вакытында берничә семинарда күпчелек башкорт филологлары (Таһир Баишевтан башка!) бу төньяк-көнбатыш диалект юк дип фикер җиткерәләр.

Хәзер Башкорстанда галимнәр арасында демократия, ирекле фикер алышу юк, шуңа күрә бу төньяк-көнбатыш диалекты идеясен кабат тараталар, гәрчә башкорт филологлары моңа каршы булса да. Җепшеклек вакытында, сүз иреге булгач, бу идеяне тормышка ашыра алмаганнар.

 «Татар имамнары куылу турында мәгълүмат бер генә җирдә дә юк»

  Фильмда революциягә кадәр үк татарлар башкортларны татарлаштырган, дип сөйлиләр. Имеш, революция булгач, татар муллаларын, укытучыларын башкорт авылларыннан кыйнап куганнар. Имеш, татарлар бу хакта Ленинга барып зарланганнар. Бу дөреслеккә туры киләме?

— Татарстанның беренче совнарком җитәкчесе Сәетгалиев 30нчы елларда чыккан мемуарларында бер әйбер турында яза. Янәсе, ул Солтангалиев белән бергә Ленин янына кергән дә, татар-башкорт республикасы төзергә кирәк дигән идеяне җиткергәннәр. Ленин «Сез ничек башкортлар белән яшәргә җыенасыз? Башкортлар бит татар укытучыларын революциягә кадәр куып чыгарганнар» дигән.

Бу — Сталин заманы. Сәетгалиев куркып, шикләнеп кенә язган бит инде ул мемуарларны. Шушы бердәнбер чыганакка таянып, алар әлеге мифны тараталар.

Мин тарихчы буларак әйтәм — башкорт авылларыннан татар муллаларын, татар укытучыларын куып чыгарганнар дигән мәгълүмат бүтән бер җирдә дә юк. Киресенчә, Мирсәет Солтангалиевнең әнкәсе укытучы булган, аны башкорт авылына җибәргәннәр, ул анда укыткан, беркем дә аны куып та чыгармаган, башка начарлык та кылмаганнар.

Башкорт пропагандистлары башкорт теле юкка чыга, төньяк-көнбатыш Башкортстанга татарлар киләләр дә халык арасында татар телен сеңдерәләр, диләр. Алар татар телен килеп сеңдергәч, аларны куып чыгармаганнар булып чыга түгелме соң инде? Куып чыгарганнар икән, алар ничек татарлаштырганнар соң башкортны? Шуңа күрә моның ялган мәгълүмат булуы аңлашыла. Башкорт авылларыннан татар муллаларын да, укытучыларын да куып чыгармаганнар. Андый әйбер булмаган, бу аларның мифы, ялган мәгълүматы. Үзләре бармактан чыгарып язган мәгълүмат бу.

Без башкорт республикасын төзүче Зәки Вәлидиның мемуарларын укый алабыз. Ул бер җирдә дә татар укытучыларын, татар имамнарын башкорт авылларыннан куып чыгарганнар дип язмый. Татарларның ниндидер йогынтысы булган башкортларга, татарлар башкортларны татар милләте эченә кертергә тырышканнар, ләкин башкортлар аларга каршы чыккан дип бер җирдә дә әйтми. Зәки Вәлидине татарга толерант, лояль, татарларны яратып язган кеше дип әйтеп булмый.

Татар имамнарын башкортлар кууы турында мәгълүмат бер генә җирдә дә юк.

 Фильмда татарлар барлык милләт өчен бердәм телне кертә алган, башкортлар кертә алмаган дип сөйлиләр. Башкортлар бердәм тел кертүгә үзләре каршы чыккан дип сөйлиләр. Беренче секретарь Шакиров башкорт авыллары дип саналган авылларда әдәби башкорт телен кертә башлагач, халык үзе каршы чыккан дип сөйлиләр. Әгәр Хәмидуллиннар әйткәнчә, Башкортстанның көнбатышында башкортлар яши икән, нигә андагы халык өстән кушканда да башкорт теленә каршы чыккан?

 — Чөнки анда башкортлар яшәми, анда татарлар яши. Алар үзләре үк обком җибәргән, 20 нче еллардагы лингвистика экспедицияләренә таянып әйтәләр — төньяк-көнбатыш Башкортстандагы халык безнең туган телебез татар теле дигән. Ул вакытта бит инде бу экспедицияләрне дәүләт — рәсми Уфа үткәргән. Аны Казан, татарлар җибәргән, «татар партиясе» эшләтеп яткан диләр. Юк! Лингвистик экспедицияне башкорт обкомы җибәргән. Алар тикшергән, күргән — андагы халык үзенең туган телен татар теле дип әйткән, шуңа күрә аларга башкорт телен кертә алмаганнар. Анда татар телле халык яши, шуңа шулай булган.

Фильмда иң күренекле, иң бөек башкорт филологын Җәлил Киекбаевны татар, Казан агенты дип әйтерләр икән дип көтеп утырдым. Алар фильм буена Киекбаев артта калган, борынгы карашлы филолог дип гел сүктеләр дә сүктеләр. Аннары бер төбәк өйрәнүченеме, язучынымы әйттерделәр — янәсе, Казандагы татарлар 57 нче елда булган киңәшмә вакытында куркытканнардыр аны. Менә шул вакытта көлүдән урындык астына төшеп китә яздым. Филологның фикерләрен кире кагу өчен Казаннар куркыткан дип әйтәләр.

Сәер дә, юмористик әйберләр дә бу кинода бик күп. Шуңа күрә мин кинога шыр пропаганда дип карар идем.

Фильмда 989 мең башкортның 350 меңе туган телен татар теле дип күрсәткән, диләр. Болар татар телле башкортлармы, әллә татарлармы?

Алар 20 нче еллардагы җанисәпне әйтә. Башкорт милләтен совет власте генә оештыра, 1924 елда башкорт теле барлыкка килә. 24, 26 нче еллар, ул вакытта әле башкорт милләте оешып кына барган була. Шуңа күрә анда яшәгән халык элекке вакытта башкорт сословиесендә булгач, аңлап бетерми инде нәрсә ул башкорт, нәрсә ул татар. Алар телне аңлыйлар — мин сөйләшкән тел ул татар теле диләр. Ә нәрсә соң ул милләт, без аны хәзер аңлыйбыз, ул вакытта әле аңлап бетермиләр. Шуңа күрә халыкның бер өлеше милләт төшенчәсен аңлап бетермәгән. Алга таба җанисәпләр белән чагыштырсак, без күрәбез — башкортлар саны кими. Чөнки мондагы халык аңлый башлый, нинди ул башкорт милләте, нинди ул татар милләте. Шуны аңлагач, үзләренең милләтләрен дә дөрес әйтә башлыйлар.

Милләт ул бер көндә генә оешып бетми, ул озак процесс, шуның аркасында инде татарларның саны арта барган, башкортныкы кими барган 20 нче еллар белән чагыштырганда. 

«Милләт — ул бармактан суырып кына чыккан әйбер түгел»

Башкортстанның төньяк-көнбатышында яшәгәне дә, көньяк-көнчыгышында яшәгәне дә бер төрле үк башкорт дип әйтергә телиләр. Әмма төньяк-көнбатышта яшәгәннәренең теле шул дәрәҗәдә аерыла, алар чын башкорт телен кабул итәргә теләми.

Пропаганда алымы инде бу. Пропаганда алып баручы кеше башта үзен шуңа ышанырырга тиеш, аннары калганнарны ышандырырга дип әйтәләр. Төньяк-көнбатыш Башкортстанда татарлар түгел, башкортлар яши дип сөйли башлагач, үзләре дә шуңа ышана башлаган. Мин шулай уйлыйм.

 Ә инде кем башкорт, кем татар икәнен ачыклау кыен түгел. Башкортстанда яшәгән һәр кеше белә. Мәсәлән, мин Бүздәк районыннан, бездә бердәнбер чын башкорт авылы бар — Канлы-Төркәй, ул Бүздәк районының көньяк өлешендә урнашкан. Безнең район — татар районы, ләкин шул бер зур башкорт авылы бар. Сез Бүздәк районында яшәгән татарларны һәм шул районда яшәгән башкортны чагыштырыгыз теле, менталитеты, хәтта кыяфәте буенча да, шунда ук аңлыйсыз башкорт нинди, татар нинди. Монда берничек тә бутап булмый. 

Милләт — ул бармактан суырып кына чыккан әйбер түгел, шуңа күрә аларның мондый сүзләренә берничек тә ышанып булмый.

Шулай ук төньяк-көнбатыш Башкортстанда яшәгән татарларны көньяк-көнчыгышта яшәгән башкортлар белән чагыштырыгыз. Анда телдә генә түгел аерма, анда дөньяга караш та икенче, чөнки милләт оешкан вакытта милләтнең менталитеты да аерыла. Шуңа күрә кайда башкорт, кайда татар икәнлеге шунда ук билгеле.

Фильмга эксперт итеп Юлия Норманскаяны эксперт итеп чакырганнар. Әгәр аның фәнни юнәлешен карасак, аның төрки телләр буенча белгеч түгеллеген күрәбез. Ул эксперт буларак башкорт теленең диалектларын ачыклый алырлык белгечме?

Шушы Норманская һәм тагын бер әфәнде Мәскәүнеке, үзләрен филолог дип йөри. Алар башкорт ыруларының гербларын төзеде. Бу кешеләр башкорт телен дә, татар телен дә белми, хет башкортча, татарча сорасаң да, аермасын да әйтә алмаячаклар. Телне белмичә, «бу төньяк-көнбатыш диалекты» бар дип әйтүчеләргә мин көлеп кенә карыйм.

Шулар арасындагы тагын бер галим Казанга килеп КФУда чыгыш ясаган иде, Идел-Уралдагы халыклары телләре, шушы ук «төньяк-көнбатыш диалекты» турында сөйләп китте. Без «нәрсә соң ул төньяк-көнбатыш диалект?» һәм «сез нәрсәгә мондый фикергә килдегез?» дип сорадык, ул башта кызып китте, турыдан-туры аңлата алмады, соңыннан әлеге мәгълүматны башкорт филологларының экспедицияләреннән алуын әйтте. Димәк, Мәскәүдә эшләгән бу кешеләр Башкортстанга беркайчан да чыкмаганнар, районнар буенча йөрмәгәннәр, алар татар телен дә, башкорт телен дә белмиләр. Норманская буенча да мин шул фикердә — Башкортстан биргән грантларга кертелеп, шушы фикерне тагу өчен эшлидер дип уйлыйм.Үзем ул фильмны көлеп кенә карадым.

Җанисәптән соң нинди үзгәрешләр көтәсез?

Җанисәп үткәннән соң, Башкортстанда татар теленә басым тагын да көчәер дип уйлыйм. Хәзер яңадан татар телен бетереп, «төньяк-көнбатыш диалект укытабыз» дип башкорт телен кертерләр.

Кызганыч, бу татар теленә дә, татар телен белүчеләргә дә зур зыян китерәчәк. Башкортстанда шушы пропаганда аркасында татар дигән атама, татар теле, татарлык ниндидер табуга әйләнеп бара. Татар дип сөйләргә, күрсәтергә ярамый. Татар сүзен телгә алсаң, башкорт халкының дошманына әйләнәсең дигән идеяне халык арасына тарата башладылар.   

Төньяк-көнбатыш диалектны укыту программасына кертмәкче булалар, «Әлифба» лар чыгарырга… Бер халыкның ике теле барлыкка килү нәрсәгә китерәчәк?

 — Мариларга карагыз. Аларның таулы мари һәм болын мари теле бар. Ике телләре дә юкка чыгып бара. Беренчедән, рус теленең басымы бара, икенчедән, дәүләтнең туган телләргә игътибары юк, булган әз-мәз игътибарны икегә бүлсәң, ул инде икесе дә юкка чыга дигән сүз.

Үзем Башкортстан кешесе буларак бер мисал китерер идем. 2000 елларда Рәхимов вакытында безгә башкорт телен кертәбез дип тырыштылар, татар теле урынына мәҗбүри башкорт телен керттеләр. Балалар да, әти-әниләр дә башкорт телен кабул итмичә, протест белдереп, рус теленә күчте.

Пропаганда нәтиҗәсендә татар да булмаячак, башкорт та булмаячак, алар руслашып беткән маңкортка әйләнәчәк. Шундый нәтиҗәгә китерәчәк бу эш.

Алдагы елларда бу пропаганда Башкортстанда милләтләр арасында тискәре йогынтысын күрсәтәчәк. Башкорт белән татарның арасында Башкортстанда каршылыклар арта барачак. Җәен мин ярты Башкортстанны йөреп чыктым, гади халык белән дә сөйләштем. Татар-башкорт темасына сөйләшә башласаң, башкортка каршы тискәре сүзләрен ишетәм. 6-7 ел элек кенә андый әйбер юк иде. Ә хәзер шушындый пропаганда каршылыклар тудыра, бу сәясәт ул татарга гына зыян китерми, ул Башкортстанда милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләргә зур зыян китерәчәк. Алдагы берничә елда сез моңа үзегез дә инанырсыз.