«Лидер ләгънәте бик көчле»: татар яшьләре лидерлары ни өчен өйләнми? | intertat.tatar

«Лидер ләгънәте бик көчле»: татар яшьләре лидерлары ни өчен өйләнми?

«Татар яшьләре көннәре» (ДТМ) форумында лидер булган яшьләр өйләнми. Инде ун еллап шундый хәл күзәтелә. Алар үзләре дә: «Лидерлык белән бергә „венец безбрачия“ күчә», — дип шаярта. Шаярту шаярту белән, әмма…

Актив татар яшьләренең гаилә корырга вакыты юк дигән нәтиҗәгә килдем. Эш, иҗтимагый эш, әле уку да булса… Икенче яктан караганда, алар гел кеше арасында, форумнарда, чараларда — танышу, пар табу өчен менә дигән мөмкинлек кебек. Өченче яктан караганда, ул чараларда шундый актив яшьләр! Мин анда берәр егетне очратам икән, аңлашыла ки, аның миңа вакыты булмаячак, егетләр дә шулай уйлыйдыр, бәлки. Актив иҗтимагый тормыш алып барам дип ялгыз калып та булмый бит инде. Әмма шунысы кызык: берсе дә иҗтимагый тормышны сайлаганга үкенми.

ДТМ лидерларына килгәндә, бөтен өмет тә Әстерхан егете Данил Хәлморатов (2016 ел лидеры) һәм Төмән кызы Гөлнур Зиннәтуллинага (2020 ел лидеры). Былтыр декабрь аенда Данил Гөлнурга кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. «Ул ләгънәт чыннан да бик көчле, тырышырга кирәк», — дип елмайды Данил. Шулай да никах белән ашыкмыйлар әле, киләсе елга булыр, диләр. Башка лидерлар исә аларның никахы бу хәлгә нокта куяр дип ышана.

«Ни өчен мин чит шәһәр өчен шулкадәр көч куям?»

Омск өлкәсе Тайчы авылында туып үскән Наилә Галиева 2019 елда лидер булган. Ул — тарихчы, этнолог, археолог. Наиләгә хәзер 32 яшь, кияүдә түгел… әлегә. 2014 елда ул туган авылыннан Салехардка эшкә китә, Арктиканы өйрәнү үзәгендә фәнни хезмәткәр булып эшли. Күптән түгел генә ул Казанга күченгән.

Салехардта яшәгәндә, мине татарларның автономиясе рәисе үзләренә чакырды. Шуннан иҗтимагый тормышым башланды. 2016 елда мине беренче тапкыр Бөтендөнья татар яшьләре форумына чакырдылар, мин анда Салехард татары буларак катнаштым. Салехардта татар телен укыттым, күргәзмәләр, зур фестивальләр оештырдык. Шулай да мин аңлый идем: Салехардта торып каласым килми, ул минем җирем түгел, киләчәгемне бу шәһәрдә күрмим. Сорау туды: ни өчен соң мин чит шәһәр өчен шулкадәр көч куям? Минем үз авылым бар бит! Шуннан соң форумнарга Омск өлкәсе делегаты булып йөри башладым.

Авылдагы яшьләр белән эшли башладым, үзем авылда булмасам да, бик күп проектлар эшләдек. Аннан соң мин бер елга эштән чыктым һәм авылга кайтып тордым, авыл турында китап чыгардым. Ул елда район Сабан туен уздырдык, авыл музеен төзекләндерү өчен грант оттык, авылга стелла куйдык. Хәзер яшьләр үзләре дә актив, мин ярдәм итеп торам. Кайбер проектларны олылар җитәкли. Хәзер мәчетне төзекләндерәбез, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган һәйкәлне яңартабыз. Үзебез акча җыйдык, күпме акча килүен, нинди эшләр эшләнүен күрсәтеп барабыз.

Кайбер кеше татарларны «авыл халкы» ди. Кемдер ул сүзгә үпкәли. Миңа калса, без, татарлар, төпле халык. Безгә «бу минем җирем һәм анда яшим» дип ышанып әйтергә кирәк. Кайда гына яшәсәм дә, беләм: минем авылым бар. 

Авылда эш табу авыр булгач, шәһәргә китәргә кирәк булуын аңладым. Минем өчен иң якыны — Татарстан. Әби-бабаларым да Татарстаннан, туганнарым да бар, шуңа үзебезнекеләр янына кайттым. Монда үземне өйдә кебек хис итәм, — дип сөйләде ул иҗтимагый тормышы турында.

«Әни: „Кызым, вакытың бара“, — дип әйтеп куя»

Шәхси тормышка килгәндә, археолог кызның җәйләре экспедицияләрдә узган, аннан соң фәнни эш, ялларда — иҗтимагый эш. Шәхси тормышка вакыт калмый. Ә «ДТМ лидеры ләгънәте» турында ул кулына кубокны тоттыргач кына белгән.

Кубокны тоттыргач кына егетләр миңа: «Ә син беләсеңме, бу кубок белән бергә „венец безбрачия“ күчә», — диләр. Үземнән соң ул кубокны кызларга бирәсем килмәде, егетне сайлыйк дип чыккан идем, Данил инде барысын да уйлап куйган булгандыр. «Без кушылсак, барысы да әйбәт булыр», — дип ышандырды. Гөлнур лидер булды. Өметләнеп торабыз.

Ул ышану гына, әлбәттә. Әмма лидер исеме кемгә бирелә? Ул кеше актив, эшли, оештыра, җитәкли, һәрвакыт элемтәдә, халык арасында була. Башкасына вакыты калмый.

Миңа калса, ул активлык кайбер кешене хәтта куркыта. Мәсәлән, шундый актив егетнең гаиләгә, миңа вакыты булырмы? Иҗтимагый тормышка бик күп вакыт һәм акча китә. 

Минем инде хәзер үзем турында уйлыйсым килә. График белән генә эшлисе, аннан соң өем турында уйлыйсы, гаиләмне кайгыртасы килә. Туганнар, әти-әни минем шәхси тормышыма кысылмый. Әни: «Кызым, вакытың бара», — дип әйтеп куя.

Хәзерге вакытта йөргән егетем юк. Ике ел элек егетем бар иде, ул вакытта мин хәрәкәттә идем, үсешкә, яңалыкка омтылдым, ә аңа ул кызык түгел. Миңа андый кеше белән авыр булыр иде. Үсешкә омтылу һәм җаваплылык ир кеше өчен кирәкле сыйфат дип уйлыйм.

Минем ирем татар кешесе булырга, балаларым татарча белергә тиеш. Балада татар теленә карата мәхәббәтне гаилә тәрбияләргә тиеш дип уйлыйм. Апам, мәсәлән, балаларына татар телен өйрәтергә теләмәде. Акцент белән сөйләшсәләр дә, татар җырларын җырлыйлар һәм бииләр. Хәзер инде әниләренә «нигә кечкенә вакытта өйрәтмәдең, акцент булмас иде», диләр. Минем акцентка исем китми, мин татарча сөйләшү яклы, яшьләр дә игътибар итмәсен иде. Себер татарлары Казанга килгәч, еш кына рус теленә күчә, кемдер нидер әйтер, көләр дип куркалар.

Үзем этнолог булгач, җанисәп минем өчен мөһим тема. Нинди генә диалектта сөйләшсәгез дә, үзегезне татар дип күрсәтегез. Безгә үзебезнең санны киметергә ярамый. Себер татарлары аерым халык дип безне бүләргә теләүчеләр бар. Без — татарлар, — ди Наилә.

«Иҗтимагый эштә кызлар күбрәк, бу — көнләшүгә сәбәп»

Пермь егете Рөстәм Галимов 2016 елда лидер исеменә лаек булган. 2011 елда татар яшьләре хәрәкәтенә кереп киткән. Пермьдә татар бию ансамбле оешып килгәндә, ул шунда йөри башлый. Аннан соң «Мирас» татар-башкорт иҗтимагый оешмасына кушыла. Бер елдан ул оешма таркала һәм Рөстәм яңасын оештырып җибәрә. Шулай итеп «Чәк-чәк» яшьләр оешмасы барлыкка килә. Ул грант ота, мөфтияттә бер бүлмә бирелә, спонсорлар килә башлый. Ул анда татар телен укыта башлый, гәрчә үзе телне бик әйбәт белмәсә дә. 

Бу эшчәнлек өчен хезмәт хакы спонсорлардан килә. Пандемия вакытында барлык спонсорлар да юкка чыкты диярлек. Алар бер тапкыр гына уза торган чараларда ярдәм күрсәтә, ә хезмәт хакы юк. Активист тормышы — гел ниндидер чаралар, башка төбәкләргә чыгып китү, оештыру. 2018 елда мин бер елга оешмадан китеп тордым, өч тапкыр Казанга күчеп карадым. Тотрыклылык булмагач, мөнәсәбәтләр кору турында уйлый да алмадым.

Актив кешеләр белән бөтенесе дә яши алмый дип уйлыйм. Аннан соң иҗтимагый эштә кызлар күбрәк, ул — көнләшүгә сәбәп. Безнең арада «лидерлар ләгънәте» дигән әйбер дә бар. Кызлар активист егетләрдән курка димәс идем, әмма без күбрәк чит төбәкләр белән эшлибез. Ерак ара мөнәсәбәтләр корган вакытта бик әйбәт түгел. Ерак арага игътибар бирмичә, гаилә коручылар да бар, бәлки, мин артык таләпчәндер. Мин үзем көчле шәхес булырга тырышам, укыйм, үсешкә омтылам, янымда булачак кеше дә минем белән бер дәрәҗәдә булырга тиеш. Ул әле татар милләтеннән дә булырга тиеш, шуның белән сайлау мөмкинлеге кими. Безнең кыйммәтләр, менталитет, тормышка, баланы тәрбияләүгә карашлар бер юнәлештә булсын иде. 

Төрле милләттән булсак, каршылыклар күп булыр. Бала үскәч үзе сайлар кайсы милләттә буласын, диләр, әмма алай булмый. Барыбер ниндидер тәрбия бирелергә тиеш. Минем бала татар телен белсен, иң мөһиме — үзен татар дип санасын иде. Мәдәният, тарих, гореф-гадәтләрне белсен иде. Кайбер кешеләр татар телен яхшы белә, әмма милли үзаң юк, аның балалары татар булуын аңламый.

Лидерлар арасында да татар телен белмәүчеләр, әмма милләт өчен янып йөрүчеләр бик күп. Ул эчтә, күңелдә булырга тиеш. Милли үзаң өчен горурлык хисе булырга тиеш. Тарих белән горурлану… Кешеләр бит тарихны белми, шуңа горурлана алмыйлар. Советлар вакытында милләт тә, дин дә булмаган, әти-әниләр шул мохиттә үскән, әмма ул безгә күчмәгән, чөнки үзаң сакланган. Үзаң булса, татар телен өйрәнеп була. Әти-әни минем белән рус телендә сөйләшә, мәктәптә, университетта, урамда рус мохите булды. Биюгә йөри башлагач, телне өйрәнә башладым.

Форумга барган саен әни: «Үзеңә кыз табып кайт», — дип җибәрә иде. Хәзер бераз тынычланды инде. Алар да оныклар телидер, аңлыйм. Гаепләп булмый, тик без төрле вакытта яшибез. Алар вакытында демографияне арттырырга кирәк булган, гомумән, ул вакытта ялгыз яшәве авыррак булган, шуңа иртәрәк өйләнешкәннәр. Хәзер 30 яшькә кадәр кешеләр инфантиль һәм яшүсмерләр кебек, күбесе әти-әни белән яши.

Элек хатын-кызга физик яктан көчле кеше кирәк булган, хәзер ул финанс ягыннан көчле булырга тиеш. Шул ук вакытта ир-ат җылы өйгә, рәхәткә хатыны янына кайтып керергә өметләнә, хатын-кыз мохитне булдырырга тиеш. Шул вакытта ир-ат та көчле булачак. Гаилә тормышына, бала тәрбиясенә караш бер төрле булырга тиеш. Әйтә һәм ишетә белергә кирәк. Барысын да үзеңдә тотып, соңыннан зур гауга чыгару дөрес түгел. Минем өчен әхлак, аек акыл һәм өйдәге атмосфераны булдыра белү мөһим. Өйне чиста тотмаган һәм ашарга пешерә белми торган кызларны аңламыйм, — ди Рөстәм Галимов.

«Мин ләгънәткә ышанмыйм»

Быел Екатеринбург егете Ринат Каштанов ДТМ лидеры булды. Ринатка 28 яшь. Лидерлар ләгънәте күчә икән, дигәч, ул: «Мин андый әйбергә ышанмыйм, дөрес түгел дип саныйм», — дип җавап бирде. Тик йөргән кызың бармы дигән сорауга «әйе» дип тә, «юк» дип тә җавап бирмәде. Биш ел элек ул «Яшен» татар яшьләре иҗтимагый оешмасына килә, хәзер — рәис.

Кеше иҗтимагый юнәлешне сайлый икән, анда график юк, ул һәрвакыт эшли, чаралар оештыра… Ул шәхси тормышны ала дияр идем. Активист янында булган кеше аны аңларга тиеш. Ике активист гаилә кора ала дип уйлыйм, чөнки сөйләшү өчен уртак темалар күп һәм бер-берсен аңлыйлар.

Хатынымның татар булуын телим, балалар да татар телен белсен иде. Минем әти-әни телне өйрәтмәде, үзлектән өйрәнергә тырышам. Балаларга татар телендә әкиятләр укырга, татар җырларын куярга тырышачакмын. Балалар кечкенәдән үк татар милләтеннән булуларын аңлап үссеннәр иде. Аларга татар телендә белем алу мөмкинлеге булсын өчен дә тырышачакмын.

Өйдә татар телендә аралашмыйбыз, әмма гореф-гадәтләр саклана. Алар үземнең гаиләдә дә дәвам итәчәк, күбрәк тә булыр әле. Милли үзаң формалашуда гаиләнең дә, җәмгыятьнең дә роле зур дип саныйм. Кайчандыр әти-әниләргә татар телендә сөйләшергә ярамаган, ә балалар хәзер кызыксына, өйрәнә, мәсәлән. Андый мисаллар бик күп. 

Татарлык белән горурлану өчен тарихны белергә кирәк. Милләтне саклап калу өчен ата-бабаларның нинди авыр юл узганын белергә тиешбез. Әлбәттә, татар телендә аралашырга кирәк, шулай ук дин турында да онытырга ярамый. Кемдер акценттан ояла. Мин үземдә акцент булуын телим хәтта. Акцент булу кешенең бер үзенчәлеге кебек бит ул. Мәсәлән, Шварцнеггерны алыйк, акценты булмаса, ул, бәлки, фильмга эләкмәс тә иде. Оялмаска кирәк. Чит җиргә чыгып киткәч тә, татар акцентын ишетсәм, «О, безнең туганнар!» - дигән уй килә. Ул бик кызыклы күренеш бит.

Әлбәттә инде, җанисәп безнең халык өчен бик мөһим, татарлар саны артырга тиеш. Һәр татар үзен татар дип күрсәтсен иде. Без оялырга тиеш түгел, горурланырга кирәк, — ди Ринат.

«Иң мөһиме — милләт йөрәктә булсын»

ДТМ лидеры исемен алмаган, әмма иҗтимагый тормышта актив булган яшьләр дә ялгыз.

Рөстәм Шакиров — юрист, Мәскәүдәге татар яшьләре активисты, аңа 28 яшь. Рөстәм университетта укыта. Аның тагын бер кызыклы мавыгуы бар, ул да булса — татар тарихына бәйле булган гравюраларны туплау. Ул гравюраларга багышланган бер мәкаләгә тап була һәм шуннан кызыксынып китә. Төрле мәйданнардан, аукционнардан аларны сатып ала башлый, соңыннан күргәзмә ясарга тели. Аның коллекциясендәге иң борынгы гравюра 1770нче елларга карый, аның чын булуын раслаучы документлары да бар.

«Гравюраларны саткан кешеләрнең максаты — акча алу, ә мин аларның тарихи яктан кыйммәтлеген аңлыйм. Анда безнең ата-бабаларның образы саклана», — ди Рөстәм.

Аның актив иҗтимагый тормышы студентлык вакытында ук башлана.

Мин кечкенәдән үземнең татар булуымны аңлап үстем, йөз процент Нижгар татары. Бездә толерантлык көннәре уза иде, шул көннәрдә безнең байлыкларны, тәмле ризыкларны күрсәтәсе килде. Мәдәният, тарих белән кызыксындым. Өч ел элек Казанга Татар яшьләре форумына килдем, анда чыгыш ясадым. Ул вакытта «рядовой» активист идем, хәзер инде зур уңышларга ирештем.

Мин — юрист, укытам, фәнни мәкаләләр язам, шуның белән шәхси тормышка вакыт калмый. Үзеңнең халыкка, милләткә файдалы булу өчен белем дәрәҗәсе югары булырга тиеш дип саныйм. Мәскәүдә үстем, әмма авылга әби янына кайта идем, татарча сөйләштем. Минем хатыным да татар булсын иде. Картлык көнендә туган телдә сөйләшәсе килер, ә хатының татар булмаса ничек сөйләшерсең? Балаларның да телне белүен телим.

Татарлыкны саклап калу өчен комплекслы эш булырга тиеш. Тел, дин, мәдәният, гореф-гадәтләр — барысы бергә булырга тиеш. Яшьләр оешмалары бик күп, аларга бер уртак кыйбла күрсәтергә кирәк. Оешмаларның күбесе төбәк кысаларында эшли, әмма киңрәк карарга кирәк. Бер уртак, бөек максат булырга тиеш. Бер төбәктәге яшьләр оешмалары да бергә эшләсен иде, чөнки халык бик сизгер. Каршылыклар булса, татарлар оешмага килми башлый.

Иң мөһиме — милләт йөрәктә булсын. Үзаң булырга тиеш, җанисәптә дә катнашырга кирәк. Без үзебезнең күп булуыбызны күрсәтергә тиеш. Минемчә, татарлар бик күп, статистикада күрсәтелгән саннар белән генә чикләнми, — ди Рөстәм.

«Уку, иҗтимагый эш белән шәхси вакыт калмый диярлек»

ДТМ лидерына кандидат булган, әмма ул исемне әле алмаган (бәлки, ул яхшыгадыр) Самара кызы Фәрзәнә Мәхмүтова да үзен иҗтимагый эшкә багышлаган. 20 яшьлек кызның йөргән егете юк әле. Ул 17 яшеннән төрле чаралар оештыра башлаган, әле укуы да бар. Активистлык аның канына сеңгән дип әйтергә була. Фәрзәнәнең әти-әнисе дә активистлар булган, ул ДТМда беренче тапкыр өч яшендә катнашкан. Фәрзәнә — өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте активисты.

Оешмада атнасына бер тапкыр җыелабыз, әмма башта бик озак әзерләнергә туры килә. Буш вакыт, ял көннәре шуның белән уза. Татар яшьләре аз булгач, аларны эзләп табу, чакыру өчен тагын да күп энергия кирәк. Безнең максат - оешмага йөрүче татарлар күбрәк булсын иде.

Соңгы елда татар яшьләре белән проектлар кимеде. Безнең оешмада ун гына активист, быел барыбызның да имтиханнар елы булды, укуга басым ясадык. Бәйрәмнәрнең барысын да уздырабыз, әлбәттә.

Милләткә, телгә мәхәббәт әти-әнидән килә дип уйлыйм. Гаиләдә мохит булгач, бала гореф-гадәтләргә тартыла дип саныйм. Минем ике кечкенә энем бар, алар белән татар телендә сөйләшергә тырышабыз. Татарча мультфильмнар да файдалы. «Простоквашино» бик кызык, «Ак тәпи һәм йомшак» мультфильмын карыйлар.

Уку, иҗтимагый эш белән шәхси вакыт калмый диярлек. Форумнарга йөреп бик күп дуслар таптым, әлбәттә. Ә егетем Самарадан булсын иде, башка төбәктән булса, авыр булыр. Ул үзе дә татар булсын, татарлар өчен янып яшәсен иде, - ди Фәрзәнә.

Актив татар яшьләре үзләренә тиң ярны табып матур гаилә корсын иде, дигән теләктә калабыз. Чыны, шаяруы белән бергә дигәндәй, ике лидер никахы калганнарга да бәхет алып килсен.