Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Китап» радиосы — FM дулкыннарында: популяр авторлар, ротация булмау һәм милли моңнар

«Китап» радиосы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның ярдәме белән 14 гыйнварда 98,6 FM ешлыгында сөйли башлады. Радиода җырлар өчен акча алыначакмы? «Китап»та яңгыраган иң популяр дүрт татар авторы кем? Болар хакында «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында сөйләштеләр.

news_top_970_100
«Китап» радиосы — FM дулкыннарында: популяр авторлар, ротация булмау һәм милли моңнар
Солтан Исхаков

Узган ел IOS һәм Android мобиль платформаларында «Милли радио «Китап» кушымталары эшли башлады. Бүгенге көндә әлеге кушымталар аша радионы дөньяның төрле читендә сибелеп яшәгән 15 меңгә якын милләттәшебез тыңлый ала.

Радиода нибары ике кеше эшли. Алар аның музыкаль базасын баеткан, тапшырулар әзерләнгән. Ә инде «Китап» радиосының дусты булырга өлгергән кешеләргә сөенче — яңгыраган әсәрләрнең картотекасы интернетка урнаштырылачак. Киләчәктә радионы Яр Чаллы шәһәрендә дә FM ешлыгында ишетергә насыйп булачак.

«Моңа кадәр татар әдәбиятының байлыгын күрсәтә торган радио юк иде әле»

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков «Китап» радиосының мобиль кушымтасын App Store һәм Play Market кибетләрендә унбиш меңгә якын кеше йөкләгәнен әйтте.

Радионың төп максаты — татар әдәбиятын киң даирәгә, халыкка җиткерү, аны пропагандалау. Радионы кушымта аша Татарстанда гына түгел, бөтен дөнья буйлап тыңлыйлар. Шул форсаттан, Президентыбызга рәхмәт әйтәсем килә.

Радио бүгенге көндә татар кешесе өчен зур горурлык. Әдәби-мәдәни яктан караганда, «Китап» радиосының дөньяга чыгуы зур ачыш. Анда хәзерге заманга туры килгән, актуаль булган материаллар чыга.

Моңа кадәр татар әдәбиятының байлыгын күрсәтә торган радио юк иде әле. «Китап» радиосы барлыкка килү — зур казаныш. Ул халыкның күңелендә урын алыр, татар әдәбиятын үстерүгә өлеш кертер дип уйлыйбыз. Аудитория һәм язучылар белән эшләү бурычын куйдык, — диде «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

«Китап» радиосы яңа татар шәһәр мәдәниятен формалаштырачак»

«Китап» радиосының FM ешлыкта барлыкка килүе — зур хезмәт. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның да ярдәме зур булды. Әдәби радиостанция — татар теле, мәдәнияте үсешенең яңа юнәлеше. Радио гасырлар буена Казанда яшәгән татар зыялыларының терәк-таянычы да.

«Китап»ның татар әдәбиятына ярдәме зур булыр дип уйлыйм. Сер түгел, язучының иҗатын аудиториягә җиткерү авыр. Радиостанцияне булдыру халыкны арттырырга, тыңлаучы һәм иҗади кешеләр арасындагы араны якынайтырга мөмкинлек бирәчәк. Без үзара хезмәттәшлекнең төрле форматларын үстерәчәкбез.

«Китап» радиосы яңа татар шәһәр мәдәниятен, мохитен формалаштырачак. Хәзер ешлыклар күп түгел. Халык татар җырларына, татар әсәрләренә мохтаҗ. «Китап» радиосын Яр Чаллыда да FM ешлыгында ачарга җыенабыз, — диде Айдар Сәлимгәрәев.

«Китап» радиосында яңгыраган популяр авторлар исемлеге

«Китап» радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов радиода яңгыраган әсәрләрдән татар халкында кызыксыну уяткан популяр авторларны әйтте:

Яратып укыла торган һәм популяр авторлар барыбызга да билгеле: Зифа Кадыйрова, Нәбирә Гыйматдинова, Физәлия Дәүләтгәрәева, Рәмзия Габделхакова. Яңгыраган әсәрләрнең авторлык хокуклары исәпкә алына.

Гомумән, аудитория әзер продуктны куллана. Тыңлаучылар элекке чор язучылары һәм шагыйрьләренең әсәрләрен укырга тәкъдим итә. Бер әсәр яратып кабул ителә, караулар чиктән аша. Ә икенче бер әсәргә кызыксыну азрак. Шуңа карап, активлыкны һәм кызыксынуны билгелибез.

Җырлар акчага куелачакмы?

«Китап» радиосында түләүле ротация дигән төшенчә юк. Җырлар өчен акча түләнмәячәк. Радиога тарихи әсәрләр, ремейклар, бүгенге көндә иҗат итүче талантлы яшьләрнең иҗаты һәм татар моңына корылган җырлар урын алачак. Бер җыр көненә бер тапкыр гына яңгыраячак.

Мин радио өлкәсендә 25 елдан артык эшлим. Һәр уен коралының кайсы аудиториягә ни дәрәҗәдә тәэсир иткәнен беләм. Безгә төрле җырлар тәкъдим итәләр, хатлар килә. Килеп ирешкән мең җыр арасыннан «энҗе бөртеге» була икән, мин аны табып алачакмын.

Радионы алып барырга ике генә кеше җитми, ел ахырына кадәр штатны сигез яки ун кешегә кадәр җиткерергә ниятлибез. Асылда, программалар әзерләүче хезмәткәрләр, SMM һәм PR белгечләр белән эш итәчәкбез.

Татар кешесе кайда гына яшәсә дә, талантлы ул. Шушы сәләтен креатив, үзенчәлекле итеп күрсәтә ала, тыңлаучыларга җиткерә белә икән, без андый кешеләрне бишкуллап «тартып» алачакбыз, — диде Алмаз Миргаязов.

«Китап» радиосының FM ешлыгына чыгуы — күрмәүче кешеләргә бүләк»

«Голос» телепроекты финалисты, яшь җырчы Сәидә Мөхәммәтҗанова радионың ешлыкта яңгыравы күрмәүче кешеләр өчен зур бүләк булуын әйтте.

«Китап» радиосының йөзе булуына бик сөендем. Монда көйләр генә түгел, шигырьләр, күләмле әсәрләрдән өзекләр тыңлап була. Безнең арада күрмәүче кешеләр дә бар, минемчә, бу алар өчен икеләтә бүләк.

«Китап» радиосын өйдә аш-су бүлмәсендә гаиләбез белән тыңлыйбыз. Кызганыч, хәзерге вакытта әдәбиятны сирәк укыйм, чөнки ике уку йортында белем алам.

Радио турында төрле төбәкләрдән сорап язучылар күп булды. «Китап»ны мобиль кушымта аркылы да тыңлап булуын аңлаттым, — диде җырчы.

«Һәрбер өйгә таныш көйләр, милли моңнар һәм Китап»

«Китап» радиосының соңгы унсигез ел эчендә Мәскәүдәге Федераль Конкурс комиссиясендә милли концепция белән җиңеп чыккан беренче радио булганлыгы әйтелде. «Бу милләтебезнең, җитәкчелегебезнең һәм „Татмедиа“ның зур җиңүе. Радионың эчтәлеге сигез сүзгә: „Һәрбер өйгә таныш көйләр, милли моңнар һәм Китап“ шигаренә сыеп беткән», — диде радионың баш мөхәррире Алмаз Миргаязов.

Радионың фонотекасы яңартылып тора. Бүгенге көндә программа өлешендә матур әдәбият һәм матур сүз — шигырьләр, хикәяләр һәм повесть-романнар яңгырый. Аудитория — 35 яшьтән өлкәнрәк тыңлаучылар. Нәкъ шушы буын аша, халыкчан җыр, әдәби сүз ярдәмендә милләтне саклап калган иң зур кыйммәтләрне киләчәк буынга тапшырасыбыз килә.

Стратегик максатыбыз — милли аңны көчәйтү, әдәбият, мәдәният өчен горурлык хисен арттыру, кешеләрне әдәбиятка кире кайтару, матур сүзнең барлык ямен, кыйммәтен иң актуаль һәм бүгенге кеше аңына иң якын үрнәкләр аша, җыр-моң сәнгатенә төреп бирү.


«Китап» радиосы — яңа милли радио. Ул 7 майда эшли башлады. Аны Android һәм iOS операцион системаларында эшләүче смартфоннар өчен мобиль кушымталарында тыңлап була. Һәркем мобиль телефоннары аша Play Market һәм Apple Store кибетләренә кереп, «Милли радио Китап» дип җыеп, кушымтаны үзенә йөкли ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100