«Хатын-кыз үзен ничек бәхетле дип саный, шулай яшәргә тиеш» | intertat.tatar

«Хатын-кыз үзен ничек бәхетле дип саный, шулай яшәргә тиеш»

14 июльдә «Чистай өязенең мәгърифәт йолдызлары» фәнни-гамәли конференциясендә мәгърифәтче татар хатын-кызларының тарихтагы әһәмияте һәм җәмгыятьтәге роле хакында фикерләр яңгырады.

Конференция Ш. Мәрҗәни исемендәге Тарих институтында узды. Чараны институт белән берлектә Татарстан Республикасының «Сириус» хатын-кызларга, гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү» региональ иҗтимагый оешмасы үткәрде.

Ни өчен Чистай өязе?

Конференциянең модераторы Тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Тәэминә Биктимерова «Татар-информ» хәбәрчесенә ни өчен Чистай өязе хатын-кызлары сайлап алынганын аңлатты. Аның әйтүенчә, мәгърифәтче хатын-кызлар саны буенча Казан губернасында Чистай өязе белән бер генә өяз дә ярыша алмый.

«Монда Мөхәммәдзакир ишан Камаловның эшчәнлеге бик зур әһәмияткә ия. Барысы да аның эшчәнлегеннән җәелгән», — дип аңлатты ул Чистай ягындагы кызларның укымышлы булуын.

«Безнең халыкның бер тармагы булган мишәрлектә ниндидер тәвәккәллек, курыкмау бар. Чистайда динле кешеләр яши, элекке укытучылар да, хәзергеләр дә намазлар укыйлар», — диде бу хакта журналист, дини китаплар авторы Фәния Хуҗахмәт.

Ул "Чистави укуларының" әһәмиятен дә искә алды. Әлеге укуларда гадәттә танылган дин әһелләре, галимнәр, журналистлар катнаша. Бу чара Тәэминә Биктимерова телгә алган Мөхәммәдзакир Камалов истәлегенә багышлана. Аның тулы исеме — Әл-Чистави Әбу Габдерахман Мөхәммәдзакир ибне Габделваһһаб Камалов.

Фәния Хуҗахмәт чыгышында язучы, публицист, журналист Кояш Тимбикова хакында сөйләде.

«Кояш апа бик матур кеше иде. Аның күңелендә матурлык иде». — ди ул. Кояш Тимбикова исемендәге премия хакында да әйтелде. Әлеге бүләк рус һәм татар телендә язучы җирле авторларга ике елга бер тапкыр бирелә.

Фатыйма-Фәридә Нәүрүзова

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге фәнни хезмәткәре Алсу Зиннәтуллина Фатыйма-Фәридә Нәүрүзованың тормыш юлы һәм эшчәнлеге хакында сөйләде.

Аның ни өчен ике исемле булуы күп кешедә сорау тудырды. «Затлы гаиләләр ике исем куша торган булган, берсе - дин, икенчесе - дөньялык өчен», — дип аңлатты Тәэминә Биктимирова. Чистайда ике исем кушу булган, дигән фикер дә яңгырады.

Публицист, журналист Фатыйма-Фәридә Нәүрүзова 1889 елның 25 февралендә Казан губернасының Чистай өязендә сәүдәгәр гаиләсендә туа.

«Ул Ибраһим Камаловта белем ала, үзлегеннән рус, төрек телләрен өйрәнә. Тиздән үзе дә белем бирерлек дәрәҗәгә күтәрелә. 1903-1904 уку елларында үзенең өендә җәдид ысулы белән якыннарыннан булган берничә кызга белем бирә башлый. Шушы вакыттан башлап аның татар хатын-кызларына аң-белем тарату эшчәнлеге башланып китә. Томск шәһәренә киткәннән соң да, шәһәр идарәсенең рәсми рөхсәте белән мөселман кызлары өчен беренче җәдиди мәктәп ачып җибәрә.

Фатыйма-Фәридә ханым үзенең кыска гомере эчендә киң фикерле, туры сүзле журналист булып та танылырга өлгерә. Аның беренче мәкаләләре 15-16 яшендә «Әлгасрел-җәдит» журналында басылып чыга. Төп журналистик эшчәнлеге «Сибирия» газетасы белән бәйле.

«Сибирия» газетасының нәшире һәм мөхәррире булып Вәгыйзь Нәүрүзов (Фатыйма-Фәридә Нәүрүзованың ире) санала, ләкин газета 23нче саныннан Фатыйма-Фәридә Нәүрүзова имзасы астында чыга башлый, һәм алдагы 123 саны әлеге ханым мөхәррирлегендә басыла. Ул үз алдына хатын-кыз мәсьәләләрен газета аркылы халыкка җиткерү бурычын куя һәм беренче саныннан ук «Хатын-кыз дөньясы» дигән бүлек ачып җибәрә.

Кызганычка, ул 25 яшендә үпкә авыруыннан вафат була. 1913 елда әтисе белән әнисе янына кайта, 1914 елда Кәрәкәшле авылында үлә», — дип сөйләде Алсу Зиннәтуллина.

Фатыйма-Фәридә Нәүрүзова хакында әлеге сылтама буенча да укырга мөмкин.

Сания Гыйффәт

Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, педагогика фәннәре кандидаты Ләлә Мортазина «Мәгърифәтче кыз Сания Гыйффәтнең тормыш юлы һәм иҗаты» темасына чыгыш ясады.

Ләлә Мортазина күпчелеккә шагыйрә буларак танылган Сания Гыйффәтне журналист, мәгърифәтче һәм педагог буларак таныштырды. Сания Гыйффәт Чистай шәһәрендә 1899 елда туа. Балачагында ук әнисез кала. 1912 елда ул апасы Фатыйма-Фәридә Нәүрузова гаиләсендә тәрбияләнә башлый. Апасының бик бай китапханәсе була, Фатыйма-Фәридә төрек әдәбиятын бик ярата, Сания дә төрек әдәбияты белән кызыксына башлый. Ул унике яше тулганда ук беренче шигырьләрен «Сибирия» газетасында бастыра. Беренче шигыре «Үлсәм әгәр…» дип атала.

Сания Гыйффәт Фатыйма-Фәридә Нәүрузова белән беррәттән татар журналистикасына нигез салган ханымнарның берсе булып тора. 1912 елда «Сибирия» газетасында аның әсәрләре, мәкаләләре басыла башлый.

Уфага күченеп киткәч, «Тормыш» газетасында мәгариф, мәгърифәт, хатын-кызның җәмгыятьтәге, гаиләдәге урыны, татар әдәбияты мәсьәләләре кебек бик киң тематикага багышланган мәкаләләр язган. Аның фикеренчә, хатын-кызлар мәдәни, гыйльми, мәгариф һәм җәмәгать эшләрендә ирләр белән бер дәрәҗәдә катнашырга, алга барырга тиеш.

Сания Гыйффәт Галия мәдрәсәсендә укыткан, күренекле журналист, «Тормыш» газетасының редакторы Закир Кадыйрга кияүгә чыга. Ике баласы Азат һәм Ләлә туа. Аларга мөһаҗирлектә яшәргә туры килгән. Алар Кытайда да татар мәктәпләрендә укыткан.

Казан дәүләт университетында Татар теле һәм әдәбияты бүлеге ачылуына өлеш керткән Рабига Хәкимова

Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының ТР халыкларының тарихи-мәдәни мирасы бүлеге фәнни хезмәткәре Халидә Баһаветдинова чыгышында Хәкимова Рабига Афзал кызының тормышын яктыртты.

Рабига Хәкимова Татарстанның хәзерге Чистай районы Кутлушкино (Яуширмә) авылында туып үскән. Ул 15 яшеннән балалар укыта башлый.

1944нче елның октябрь аеннан В. И. Ленин исемендәге Казан дәүләт университетында укыта. Бер ай узу белән, Рабига Хәкимовага университетның гыйльми советы доцент һәм кафедра мөдире вазифаларын йөклиләр. 1804 елны ачылган Казан университеты тарихында Рабига Хәкимов тырышлыгы белән беренче тапкыр 1944 елда Татар теле һәм әдәбияты бүлеге ачыла.

Тулырак Халидә Баһаветдинованың мәкаләсендә.

Нурия Рәхимова

Конференциядә Чистайда туып үсмәгән мәгърифәтче хатын-кызларны да искә алдылар. 

Журналист, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Филисә Арсланова мәгърифәтче Нурия Рәхимова тормышы белән таныштырды.

Филисә Арсланова сөйләвенчә, Рәхимова Нурия Йосыф кызы 1918 елның 18 июлендә Севастополь (Акъяр) шәһәрендә туа. 2004 елда 86 яшендә Казанда вафат була.Кырым педагогика институтын тәмамлап, мәктәптә рус теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта Кырым өлкәсе Ленин районы Акманай авылы урта мәктәбенә юллана.

 Ул Германиядә әсир булып яши, әсирлек еллары аның язмышына кара тамга суга. Казанга кайткач, аны халык дошманы буларак кабул итәләр. Шуңа карамастан, ул бөтен җәберләүләргә түзеп, укыту эшен дәвам итәргә тырыша. Нурия Рәхимова Татарстанның атказанган укытучысы дигән мактаулы исемгә лаек була.

«Бер-беребезне матур итеп халыкка җиткерә белик»

«Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова чыгышының темасы «„Ак калфак“ татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының хатын-кыз шәхесләрне танытудагы роле» иде.

«Без Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче «Ак калфак» оешмасы, безнең ел саен җыен вакытында үткәрелә торган «Калфак туе» дигән чарабыз бар. Ул шәхес хатын-кызларны барлау. Быел «Калфак туе» Төрки дөньяга танытырлык шәхес анабыз, дин әһелебез, бүгенге көндә 156 оныкчыгы булган Рәшидә Исхакыйга багышланды.

Бик күп хатын-кыз шәхесләр безнең тарафтан искә алына һәм бүгенге көнгә кайтарыла, шул ук вакытта бүгенге көн хатын-кыз шәхесләрне онытырга ярамый, чөнки яшьләрдән "нинди хатын-кыз шәхесләрне беләсең?" дип сорагач, аптырап калалар. Күрсәтә белергә, бер-беребезне яклый белергә кирәк. Бер-беребезне матур итеп халыкка җиткерә белик», — диде Кадрия Идрисова.

Чистай өязенең хатын-кызларын зурлап уздырылган конференция дәвамында хәзерге яшьләр әлеге хатын-кызларны белмәү проблемасы да күтәрелде. Конференциядә катнашучылар әлеге чараны балалар белән мәктәпләрдә үткәрергә кирәк дигән карарга килде.

Хатын-кызның урыны кайда?

Төп оештыручыларның берсе, «Сириус» хатын-кызларга, гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү» региональ иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Сүрия Усманова үзе дә чыгыш әзерләгән иде.

Ул Абруй Сәйфи хакында мәгълүмат туплар өчен ике ел архивларда, китапханәләрдә эзләнгән.

«Абруй Сәйфи турында бөтенләй эшләребез юк, бөтенләй тикшерелмәгән. Ул - искиткеч хатын. Милли мәҗлес эшендә катнашкан бердәнбер хатын-кыз. Үзе журналист, язучы, тәрҗемәче, җырчы. Ул Казан һәм Уфада — ике шәһәрнең думасында депутат булган бердәнбер хатын-кыз. Ул ике шәһәрдә дә яши, чөнки аның ире язучы Фатих Сәйфи-Казанлы Уфада яшәп иҗат итә. Ул ике шәһәрдә дә солдат хатыннары бюросында эшләгән бердәнбер хатын-кыз да. Казанда да, Уфада да эшне бик яхшы оештыручы була. Ул Казанда беренче биш татар балалар бакчасы ача. Тәрбиячесез калган олыларга, ятимнәргә йортлар ача. Абруй Сәйфи „Азат хатын“ журналына нигез салучы да», дип сөйләде Сурия Усманова.

«Безнең Чистай өязенең мәгърифәт йолдызлары проекты ике өлештән тора. Аның төп өлеше — китап. Китапта Чистай өязендә туып үскән унике мәгърифәтче хатын-кыз хакында язылган. Икенче өлеше — конференция», — дип аңлатты Сурия ханым.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта алга китеш булсын өчен моннан йөз ел элек нәрсә эшләгәннәрен белергә кирәк. Үз акчаларына мәктәпләр ачкан мәгърифәтчеләр эшчәнлеген өйрәнү мөһим.

— Хәзер дә бик актуаль сорау — хатын-кызның урыны кайда? Ул күбесенчә гаилә дип тырышырга тиешме, әллә үз-үзен үстерергә, карьера ясаргамы? Үзебезнең китапның керешендә кайбер тарихчылар сәясәт белән шөгыльләнгән хатын-кызлар гаиләдә бәхетле түгел дигән фикер әйтәләр, мин аларның киресен раслыйсым килә дип яздым. Биш-алты кешенең мәхәббәт тарихын санап чыктым. Алар гаиләдә дә, эштә дә бәхетле булган. Хатын-кыз булдыра алса, эшләсен. Кайбер кеше эшендә дә, өендә дә өлгерми, ә кайберсе бөтенесенә өлгерә. Хатын-кыз үзен ничек бәхетле дип саный, шулай яшәргә тиеш, — диде Сүрия Усманова.