Марат Гыйбатдинов: «Бер ахмак йөз галим дә җавап бирә алмаслык сорау бирергә мөмкин» | intertat.tatar

Марат Гыйбатдинов: «Бер ахмак йөз галим дә җавап бирә алмаслык сорау бирергә мөмкин»

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары, педагогия фәннәре кандидаты Марат Гыйбатдинов «Интертат»ка интервьюсында Башкортстанның көнбатышында кемнәр яшәве, этномиссионерларга каршы ничек көрәшергә кирәклеге турында сөйләде.

«Ибн Фадлан Болгар дәүләте чорындагы „башгирд“ халкын телгә ала, аларның кем булганын төгәл әйтеп булмый, кыргый, мәҗүсиләр булуы гына күренә»

Марат Мингалиевич, хәзерге Уфа шәһәре урынында Казан ханының идарәчесе булган һәм анда татарлар яшәгән дигән фикер бар. Дөресме бу?

Хәзерге Уфа шәһәре тирәсендә татар авыллары күптәннән булган, алар әле дә бар, хәзерге Башкортстанның җирләре, һичшиксез, Алтын Урда һәм Казан ханлыгына буйсынган җирләр (чыганакларда алар «Беловоложския земли», Агыйдел җирләре дип аталганнар). Монда инде бернинди фәнни дискуссиягә урын юк, бу — расланган факт.

Ә анда кемнәр яшәгән? Казан ханлыгы барлыкка килгәнче анда кемнәр булган?

Бу — бик катлаулы мәсьәлә. Татар-башкортка гына кагылган мәсьәлә түгел. Идел –Урал төбәгенең иң борынгы халыклары: борынгы фин-угыр кабиләләре, соңрак монда төрки кабиләләр дә күчеп килә башлый. Болгарлар да Урал җирләрендә үзләренең сәүдә үзәкләрен төзиләр. Ләкин, язма чыганаклар аз булганга, борынгы чорларда яшәгән барлык кабиләләрнең нинди телдә сөйләшкәнен без төгәл әйтә алмыйбыз.

 Гомумән, урта гасыр халкын милли яктан без билгели алабызмы? Чөнки милләт дигән төшенчә — яңа гасыр төшенчәсе. Урта гасырда гомумән милләт дигән мәсьәлә булмаган, алар мәсьәләгә башкача якын килгәннәр. Анда син нинди милләттән дигән сорау тумаган. Синең идарәчең, патшаң, ханың кем яки син кемгә буйсынасың, динең нинди, кайсы кабилә — менә шулай уйлаганнар ул заманда. Шуңа күрә без милли мәсьәләләрне бүгенге күзлектән карап урта гасырларга күчерсәк, ул бик зур хаталарга китерергә мөмкин.

Татар халкы турында әйткәндә тарихи чыганакларга таянып раслый алабыз — татар халкы, ул нәкъ менә Алтын Урда чорында формалаша башлаган. Без бу чорга игътибар итмәсәк, сорау туа — ни өчен Әстерхан татарлары, Себер татарлары, Кырым татарлары бар? Алтын Урда ул бит бердәм зур дәүләт булган, шул зур дәүләт эчендә урта гасыр татар халкы формалаша башлаган. Аннары, бу бердәм зур дәүләт таркалгач, берничә аерым ханлык барлыкка килгән. Ләкин аларда Алтын Урданың дәүләтчелеге традициясе дәвам иткән. Һәм формалаша башлаган бердәм урта гасыр татар милләте нигезендә аның аерым җирле формалары барлыкка килә башлый. Кырым ханлыгында — Кырым татарлары, Казан ханлыгында — Казан татарлары һәм башкалар.

Ибн Фадлан Болгар дәүләте чорында ук башкортларны телгә алган дип язалар, моны ничек аңлатырга? Ул заманда ук башкортлар булган, татарның эзе дә булмаганмы?

— Ул «башгирд» исемле халыкны искә ала, ләкин алар кем булган (бер халыкмы, кабиләме) төгәл әйтеп булмый (тексттан аларның кыргый, мәҗүсиләр булуы күренә). Кызганычка каршы, башка чыганаклар юк диярлек. Ибн Фадлан Болгар әмире кулы астындагы бөтен халыкларны берләштереп, «сакалиба» дип атый, алар арасында терле кабиләләр (мәсәлән «баранҗар»лар), булуы мәгълүм. Автор искә алган кабиләләрне бүгенге халыклар белән тәңгәлләштерү шактый авыр. Мәсәлән, ул «рус» атамасын да куллана, ләкин сүз бүгенге руслар турында түгел, викинглар турында бара.

Нәкъ шулай ук 6–8 гасырларда Ерак Көнчыгышта яшәгән татар кабиләләрен (утыз-татар, тугыз-татар) без бүгенге татарлар белән тәңгәлләштерә алмыйбыз. Шуңа күрә дилетантлар гына Ибн Фадланның «башгирд»ларын хәзерге башкортлар белән турыдан–туры тәңгәлләштерергә мөмкин. Профессиональ тарихчылар этнос (халык) һәм этноним (халык исеме) төшенчәләрнең аермасын яхшы аңлый.

Татарстан җирендә элек кемнәр яшәгән?

— Кайбер башкорт этномиссионерлары яратып әйткән сүз — элек Татарстан җирендә чуашлар яшәгән, ә татарлар Татарстан АССР барлыкка килгәч кенә формалашкан. Аңа кадәр татарлар үзләрен татар дип тә атамаган дип кайбер татар тарихчылары да яза, шәҗәрәләрдә дә юк татар сүзе, телгә дә алынмый дип әйтәләр. Нәрсә әйтеп була моңа?

— Болар барысы уйдырма гына. Хәзер бит шундый кешеләр дә барлыкка килде, Җир ул шар түгел, ниндидер диск дип әйтәләр, кайберләре пирамидаларны йолдызлардан килүчеләр төзегән дип ышаналар. Аларга нәрсә дип җавап биреп була инде? Укысыннар физика дәреслекләрен, тарих дәреслекләрен. Бу бит инде ниндидер гади әйберләр, аларга хәзер җитди җавап биреп утыру — вакыт әрәм итү генә. Шундый сүз бар бит — бер ахмак йөз галим дә җавап бирә алмаслык сорау бирергә мөмкин, ди. Болар шундый сораулар.

Мин мондый уйдырма теорияләрне ясап утыручыларга шуны әйтер идем: тарих фәнендә бу мәсьәләгә инде күптән, төгәл җавап бирелгән. Татар этногенезы турында әле совет чорында ук инде, махсус конференцияләр уздырып, галимнәр бер фикергә килгәннәр. Туксанынчы еллардан соң дистәләгән, хәтта йөзләгән китаплар чыкты инде татар тарихы, этногенезының төрле детальләре турында, Россиядә дә, чит илләрдә дә. Моны тагын ничек расларга инде? Укысыннар шул китапларны.

— Татар ул Мәрҗани генә укмаштырып куйган халык дип бик җитди рәвештә сөйләп йөргән «тарихчылар» да бар бит.

— Чыннан да Мәрҗани бөек шәһес булган, ләкин ул да юктан бар итү сәләтенә ия булмаган шул. Юк. Мәрҗани бары тик татарларның объектив барган үзбилгеләнү процессларына фәнни нигез салган һәм бу мәсьәләгә нокта куйган. Чөнки татар милләте турында дискуссияләр күптән булган — бу милләтнең исеме нинди булырга тиеш? Хәзерге сүз белән әйткәндә идентичность — үзбилгеләнү нинди булырга тиеш, без мөселманнармы, без төркиләрме, болгарлармы яки татарлармы? Бу бәхәсләр 18-19 гасырларда актив барган.

Мәрҗани, фәнни нигезгә таянып, бу мәсьәләгә бик җитди нокта куя. Ул әйтә — әйе, бәлки кемдер безне татар буларак сөймидер, әмма без үз исемебезне чуваш, рус, мөселман дип алыштырсак, бу безгә карата мөнәсәбәтне үзгәртәме? Әлбәттә, үзгәртми, чөнки алар безне татарлар буларак сөймәсә, болгар буларак та сөймәсләр, мөселман буларак та сөймәсләр. Шуңа күрә ул әйтә — безгә аерырга кирәк: мөселман төшенчәсе ул дини яктан безнең үзбилгеләнеш, ә инде милли яктан без татарлар (болгарлар — безнең борынгы бабаларыбызнын берсе генә). Бүгенге татарларны «болгар» дип атарга өндәүчеләр зур хата ясый, чөнки халыкның этногенезына (милләт буларак формалашуына) өлеш керткән башка элементларны инкарь итәләр. Безнең татар дәүләтләре булган, безнең бай татар мирасы бар, мәдәнияты. Шул нигездә безгә үзебезне татарлар буларак берничек тә түбәнсетмәскә, киресенчә, татар исемен ниндидер яңа югарылыкка күтәреп, башка халыклар арасында абруй казанырга кирәк. Шуннан инде безне сөймәгән кешеләрнең сүзләре юкка чыга.

Мәрҗани Казанда утырып ниндидер татар милләтен ясаган дигән сүз һич тә дөрес түгел, ул бары тик аңлаешлы тел белән, логикага нигезләнеп ни өчен безнең халыкның мөселманнар дип аталырга тиеш түгеллеген аңлаткан. Әлбәттә, без мөселманнар, әмма бит мөселман дигән атама ул дингә карата бирелгән атама, без бит башка мөселманнардан аерылып торабыз.

«Урта гасырларда барлык татар дәүләтләре халкы үзләрен татар дип санаган»

— Татар халкы үзен татар дип атамаган, бу атама документларда күрсәтелми, иске китапларда да бу атама юк, дип исбатларга тырышалар. Шәҗәрәләр төзүчеләр татар атамасы очрамый дип әйтә.

— Кызганычка каршы, оригиналь татар чыганаклары бик аз сакланган. Ләкин, булган чыганакларга карасак, анда әлбәттә татар атамасы бар.

Мәсәлән «Кодекс Куманикус» (13-14 гасырлар чыганагы) Алтын Урда халкы телен турыдан-туры «татар тел» дип атый (tatarče, tatar til), димәк, Алтын Урда халкы уз телен шулай атаган, моны Европа сәүдәгәрләре, миссионерлары теркәгән. Урта гасырларда барлык татар дәүләтләре халкы үзләрен татар дип санаган. Дәүләт эчендә алар аксөякләр һәм кара халыкка, төрле кабиләләргә аерылган булса да, ләкин башка дөнья белән аралашканда алар — «без татарлар» дип әйткәннәр.

Урта гасырларда барлык татар дәүләтләре халкы үзләрен татар дип санаган.

Мәсәлән, Нугай урдасы кенәзе дә Мәскәүгә язганда «без татарлар әйтмешли» ([как] говорят у нас в татарах) дип яза. Кырымда 1747 елда язылган Абдулгаффар Кырыми әсәрендә татар атамасы 130 тапкыр кабатлана. Ул Алтын Урдада (Идел вилаятендә) татар, башкурт, саксин, алатыр, мукши һәм казаклар яшәгән дип яза. Алтын Урданы һәм бөтен татар дәүләтләрен «Татар иле», хәтта Татарстан (vilâyet-i Tataristan) дип атый, халкын «Татарлар», «Татар таифәсе», «Казан татарлары», «Шибан татарлары», «Татар и Кырым» һ.б. дип атый (Болгарларны да татар кабиләсе дип яза (Tatarın bir sınıfıdır). Халыкнын телен шулай ук татар теле, татар лисаны дип әйтә һәм бер татар мәкален дә китерә.

Шәҗәрәләрдә исә, гомумән, милләт күрсәтелми. Бу очракта документның нәрсә өчен төзелгәнен уйларга кирәк. Документ дәүләт тарафыннан салым җыю өчен төзеләме? Юк. Салым җыю өчен нәрсәне белергә кирәк — күпме халык яши һәм ул нинди халык, чөнки төрле катлам вәкилләре төрле салым түли. Башкорт сословиесендәге вотчинник түләми яки азрак түли, ясаклылар башкача түли, йомышлы бүтәнчә. Шуңа күрә бу төркемнәр рәсми документларда теркәлә.

Әгәр дә мин үземнең нәсел шәҗәрәмне төзим икән, ул миңа нәрсәгә кирәк? Мөселман буларак, үземнең 7 буын бабаларыма дога кылыр өчен. Шуңа күрә мин болай язам — фәлән улы Габдулла, фәлән улы дип язам. Мин анда «ясаклы» дип, «татар» дип язмыйм, чөнки ул миңа кирәкми, мин аны болай да беләм.

Әгәр дә инде миңа судка барырга кирәк икән, мин анда «менә безнең җирләрне сатып алганда фәлән проблема килеп чыкты, безнең хокуклар бозыла, чөнки безгә бу җирләр фәлән патша яки фәлән хан тарафыннан бирелгән фәлән елда, чөнки без ул ханга тугры хезмәт иттек» дип язам, һәм әлбәттә үз хокукларымны раслаучы документларны, шул исәптән, нәсел шәҗәрәмне дә күрсәтәм (әлбәттә, мин бу очракта бетен бабаларымның тулы регалияләрен язачакмын).

Башкача булганда, әйтик, үзеңнең туганыңа язганда рәсми хат язмыйсың бит инде. Иптәш фәлән, мәктәп директоры, институт директоры яисә анда генерал әфәнде дип язмыйсың. «Исмәгыйль туган» дип язасың, рәсми титулларны язмыйсың, милләтләрне, сословиеләрне күрсәтмисең. Документларда да нәкъ шулай — бар рәсми документлар, бар шәхси документлар.

Шәҗәрәнен тагын бер төре була — «Силсилә» — суфиларның рухи шәҗәрәләре, анда да милләт, социаль катлам курсәтелми, чөнки ул мөһим түгел, анда мөрид-мөршид мөнәсәбәтләре мөһим, һәм рухи дәрәҗәләр курсәтелә (ишан, шәех һ.б.). Татарларның күбесе дәүләт крестьяннары булгач, алар арасында күбрәк гади нәсел шәҗәрәләре һәм силсиләләр очрый. Татар морзаларының, тарханнарның, әлбәттә, тәфсилләп җыелган морза нәселе шәҗәрәләре булган.

Тагын бер нәрсәне әйтергә кирәк. Шәҗәрәләр — бик үзенчәлекле документ, аны анализлаганда, һичшиксез, башка ышанычлы чыганаклар белән чагыштырырга кирәк. Мәсәлән, 16-17 гасырларда рус аксөякләре арасында татар ханнары, морзалары, угланнарыннан чыккан нәселләр аеруча абруйлы саналган. Шуңа күрә, булса да, булмаса да, күп кенә кенәзләр, боярлар үз нәселләрен Алтын Урдадан, Казан ханлыгыннан күченгән шәхесләргә тоташтырган. Мәскәү патшалары исә үз рәсми шәҗәрәләрен борынгы Рим императорларына тоташтырган, Адәм, Нух галәйһиссәламләргә тоташкан шәҗәрәләр дә очрый. Шуңа күрә шәҗәрәләрне анализлаганда андагы объектив информацияне уйдырмадан аерырга кирәк.

«Көнбатыш Башкортстан халкының күпчелеге татарлар»

— Хәзерге Татарстан территориясендә яшәгән кешеләр башлыча сословие буенча кемнәргә кергән?

— Моның өчен архив документларны, нәсел шәҗәрәсен карарга кирәк, чөнки бер үк авылда төрле катламнар булырга мөмкин — ярты авыл ясаклы татарлар, ярты авыл йомышлы татарлар. Аннан йомышлылар лашманнарга күчкән, соңрак барысын да крестьяннарга күчергәннәр. Нәтиҗәдә, татарларның күбесе дәүләт крестьяннары булып кала.

Кеше бер нәрсәне аңламый — сословие ул ничектер мәңгелеккә бирелгән, үзгәрми торган нәрсә түгел, ул үзгәрергә мөмкин. Беренчедән, син күтәрелә аласың. Дәүләткә хезмәт итәсең икән, сине күтәрәләр, хәтта дворянлык биргәннәр. Ә ниндидер кимчелегең булса, түбәнгә тәгәрәргә мөмкинсең.

Аннан соң дәүләтнең үзенең ниндидер мәнфәгатьләре булырга мөмкин. Петр I вакытында Россия армиясе төзелә, хәзер инде йомышлы татарлар кирәкми, аларны урман кисүгә юнәлдерәләр. Формаль яктан алар йомышлы буларак сакланалар, әмма аларны лашман дип атый башлыйлар. Алар хәрби хезмәт үтәми, алар дәүләткә башка хезмәт үти — урман кисә.

Урта гасырларда һәм соңрак чорларда иң мөһим әйбер — җир. Әгәр дә син җиргә ия буласың икән, сиңа бу җирне кем биргәненә карыйлар. Вотчина — ата-бабалардан, борынгыдан калган җир. Әгәр бер патша сиңа үзеңә яки бабаңа җир биргән икән, ул бит аны болай гына бирми, ниндидер максат белән бирә. Урта гасырларда төп максат шундый булган — син патшага биргән җиргә түләүне хәрби хезмәт белән кайтарырга тиеш.

— Хәзерге Көнбатыш Башкорстан җирлегендә яшәгән төп халык кем? Кайбер башкорт тарихчылары Башкортстанның көнчыгышында, Көньяк Уралдагы башкортлар һәм Башкортстанның көнбатышында халыкны бер үк халык дип бара.

— Бер халык түгел инде, чөнки анда марилар да бар, чувашлар да бар, татарлар да.

— Мәсәлән, Илеш районы. Рәсми мәгълүматлар буенча, 78% башкорт. Алар телен югалткан, татарлашкан башкортлармы, әллә чынлап та татарлармы?

— Чын татар кем ул?

— Үзен чын татар дип санаган татарлар.

— Сез бик дөрес әйттегез. Үзбилгеләнеш дип әйтәбез: син үзеңне ничек хис итәсең. Син үзеңне «мин — татар» дип хис итәсең икән, син татар. Ул бит кан белән, хәтта ниндидер туганлык белән дә бәйле түгел. Әгәр татар гаиләсе Африкадан яки Европадан ятим баланы алып, аны татар мохитендә үстерә икән, ул бала үзен мин татар дип хис итә икән, әлбәттә ул татар була. Үзбилгеләнеш ул кешенең үз-үзен ничек хис иткәнен билгели.

Шуңа күрә Башкортстанда үз-үзләрен мин татар дип хис иткән кешеләр, алар әлбәттә чын татарлар, чөнки монда бит ниндидер рәсми контора юк сертификатлар биреп утыра торган, син 90 процент татар, ә син чын татар түгел дип.

— Кем яши булып чыкты инде Башкортстанның көнбатышында, чын татарлармы, чын башкортлармы? 

— Чын татарлар инде. Чын башкортлар да бар анда, әлбәттә.

— Күпчелеге кем?

— Күпчелеге татарлар.

 — Чынлыкта ни күрәбез — чиктә Актаныш, Минзәлә. Анда яши татарлар. Ыкны чыгабыз, шул ук халык яши Илештә, шулай ук сөйләшә, әмма анда инде 78 процент башкорт.

— Без бит беләбез күп кенә авыллар я чукындырудан качып, я яхшырак, иркенрәк җир эзләп, хәзерге Татарстан территориясеннән, Идел буйларыннан хәзерге Башкортстан территориясенә авыллары белән күчәләр. Ярар, күчтеләр алар, шунда яшәгәч, алар башка халыкка әйләнәме? Шул ук халык инде ул, чөнки ул вакытта бит хәзерге чикләр булмаган, хәзер дә инде ул административ чик кенә. Шуңа күрә бу территория — Каманың аръягы ул бердәм территория. Кайда гына яшәсә дә, татарлар татар булып, башкортлар башкорт булып кала. Әгәр дә кемдер ихтыяри формада үзенең милләтен үзгәртә икән, бу — башка мәсьәлә.

«Һәрбер җәмгыятьтә үз файдасын эзләгән кешеләр була, алар бер диннән икенчесенә күчә, башка милләт булып языла…»

— Кайбер этномиссионерлар кешенең шәҗәрәсен казып чыгаралар да кешегә әйтәләр — син башкорт. Кемдер ышана да. Менә бит инде безнең кешеләр ышана да башладылар, «мин ысын башкорт» дип кычкырып әйтеп бирде бер җырчыбыз.

— Мин дә Интернетта бер ролик күрдем. Музей директорымы, мәктәп директорымы сөйли — менә безне гомер буе татар телендә укытканнар икән, без татар телен укып йөрдек мәктәптә. Ә хәзер без белдек, бу татар теле булмаган, бу диалект булган, без башкортлар булганбыз, ди.

Ә өйдә кем кушты соң сиңа татарча сөйләшергә? Ярар, мәктәп рәсми булды, совет чорында син документларга теркәлгәнсең татар буларак, шуңа күрә сиңа татар телен укыттылар. Ә гаиләдә син нинди телдә сөйләштең, кем сиңа кушты гаиләдә балалар, хатының, ата-аналар, әби-бабаларың белән татарча сөйләшергә?

Һәрбер авылда, һәрбер җәмгыятьтә ниндидер үз файдасын эзләгән кешеләр була. Алар бер диннән икенче дингә күчә, башка милләт буларак языла, чөнки ул карьерага йогынты ясый. Бу —табигый хәл. Әмма күпчелек халык андый түгел, алар үзләренең кем икәнен аңлыйлар.

Кызганыч, массакүләм пропаганда тискәре йогынты ясый.

Һәрбер авылда, һәрбер җәмгыятьтә ниндидер үз файдасын эзләгән кешеләр була. Алар бер диннән икенче дингә күчә, башка милләт буларак языла, чөнки ул карьерага йогынты ясый. Бу —табигый хәл.

— Сез социаль челтәрләрдә «асылыңа кайт, башкорт булып языл» дигән пропаганда кемгәдер тәэсир итәргә мөмкин дип уйлыйсызмы?

— Мөмкин, төрле кешеләр бар. Ләкин, хәтерлисезме, берничә ел элек туган телне укыту белән проблемалар башлангач, халык ничектер уянды. Басым барлыкка килгәч, татарча белгән, әмма сөйләшмәгән кешеләр дә татарча сөйли башлады. Татарның шундый ягы бар — нинди генә авырлык, нинди генә тискәре сәясәт булмасын, без һаман да аның ниндидер уңай ягын табарга, файдаланырга тырыштык.

Бәлки без бүген дә уйланырга тиештер — алар хәзер шундый пропаганда ясыйлар икән, әйдәгез без ул пропаганданы үзебезгә файдалы итеп әйләндерик. Уяныйк, оешыйк, социаль челтәрләрдә үзебезнең җәмгыятьләрне оештырыйк. Без бит өйрәнгән тыныч, рәхәт тормышка. Барысы да үз юлы белән бара, кешеләр башка проблемаларны гына күрә, акча, яшәү мәсьәләләрен. Ә хәзер, мондый хәл килеп чыккач, бәлки милләт, тел турында уйламаган кешеләр дә үзләренең татарлыгы турында искә төшерер. 

Әйтәләр бит, алмаз нык басым астында гына барлыкка килә. Болай ул күмер, ә басылгач, алмазга әйләнә. Без үз милләтебезне ныгытырга, берләшергә, ниндидер эчке ыгы-зыгыларны онытырга тырышыйк. Безне берләштерә, күтәрә торган әйберләр турында күбрәк уйлыйк.

«Иншалла, башкорт кардәшләр белән дә тыныч, тату яшәүгә кайтырбыз»

— Башкортстаннан килгән бу агрессив этномиссионерлыкны нәрсә белән аңлатып була? Ул бит соңгы арада нык калкып чыкты.

— Ул инде бүген барлыкка килгән мәсьәлә түгел. Соңгы арада ул кискенләште. Аның нигезе — сәясәт дип уйлыйм, чөнки гади халыкта татар-башкорт арасында бернинди киеренекелек юк. Сез беләсез, федераль үзәктә безнең шундый сәясәтчеләр бар, алар милли республикаларны бетерергә кирәк дип сөйләп йөри. Әгәр Башкортстанда титул милләт беренче урында түгел икән, бу инде алар күзлегеннән караганда, бер сәбәп булырга мөмкин. Монда башкортлар күпчелек түгел икән, нәрсәгә кирәк аларга милли республика, дип әйтергә мөмкиннәр. Башкортларның лидерлары моңа каршы чаралар эзли кебек. Бәлки шуңадыр.

Дөресен әйткәндә, татар белән башкорт арасында чөй кагу бик зур хата. Чөнки без беркайчан да халыкларны бүлмәдек, бернинди проблема булмады. Ачасың энциклопедияне, анда кешеләр турында болай язылган: татар-башкорт, я башкорт-татар язучысы, галиме һ.б. Нинди проблема — булсын Риза Фәхретдин ике халыкныкы? Ни өчен аны хәзер юк, сезнеке түгел, бу безнеке генә дияргә? Бу беркемгә дә файда китермәячәк, ике тугандаш халык арасында мондый чөй кагу, бу махсус эшләнә торган әйбер. Чөнки без бердәм булсак, без көчле, күбрәк дигән сүз, безнең сүзебез дә үтемле була.

Хәер, алар теләсә нәрсә язсыннар, без туры юлны саклап калыйк. Алар бүленсен, ә без әйтик — без тугандаш халык, безнең тарихыбыз бер, уртак, безгә бүленергә кирәкми. Чөнки объектив караганда, революциягә кадәр татарлар татар-башкорт мәдәниятен генә түгел, Россиядәге бөтен төрки халыкларның мәдәниятен, динен үстерүгә зур өлеш керткән. Мәдрәсәләр, мәчетләр, китапханәләр, басмаханәләрне кем ачкан? Күпчелеге татарлар. Кыргыз һәм казах халыклары өчен беренче алифбаны 1911 елда татарлар нигез салган «Галия» мәдрәсәсе шәкертләре белән Хафиз Сарсекеев язганнар. Далада беренче мәктәпләрне татар мөгаллимнәре ачкан. Бу башка халыкларны кимсетәме? Һич тә юк. Бары тик безнен тамырларыбызнын үрелгәнен күрсәтә.

Шул ук Садри Максудиның Думадагы докладларын карагыз, ул бит Россиянең бөтен мөселман халыклары турында сөйләгән. Бу бит безне Россия күләмендәге лидер буларак күрсәтә. Без татар мәнфәгатьләрен генә түгел, ә Россиядәге бөтен төрки халыкларның, бөтен мөселманнарның мәнфәгатьләрен яклаганбыз бит.

Шуңа күрә без бу юнәлешне сакларга тиеш дип уйлыйм. «Таш атканга аш белән ат» ди халкыбыз. Бүген мондый сәясәт булсын, иртәгә аларда икенче төрле сәясәт булачак, ә без үзебезнең юлны сакларга тиеш. Татар милләтенең бердәмлеген, гомумән Россиядәге төрки һәм мөселман халыклары бердәмлеген якларга тиешбез. Шуннан гына бергәләп ниндидер уңышка ирешә алабыз.

Хәзер инде ситуация тынычлана бара, Аллага шөкер, әле бит безнең чувашлар белән дә бар иде зур дискуссияләр, марилар белән дә. Ә бүген без үзара талашуда файда күрмибез, киресенчә уртак фәнни конференцияләр оештырабыз. Иншалла, башкорт кардәшләр белән дә тыныч, тату яшәүгә кайтырбыз. Уйласаң, ике күрше, ике туган бергә яшәгәндә проблемасыз булмый. Әмма яраны тырнап, аны һаман да актарып утырырга ярамый бит инде. Киресенчә, ниндидер позитив нәрсәләргә басым ясарга кирәк.

Әйе, проблемалар бар, алар теләсә нинди халыкта бар, ләкин, әле бит безнең уртак тарихыбыз да бар, уртак мирасыбыз, уртак шәхесләребез дә бар. Шуны онытмаска кирәк. Сүз татарларның санын кемнендер хисабына арттыру турында түгел, киресенчә, уртак мирасны файдаланып, безнең халыкларны берләштеру, якынайту турында бара.

Уфада Татарстанның мәдәният көннәре булды бит, Тукайга һәйкәл куйдылар, Казанда Мостай Кәримгә һәйкәл куйдылар. Шундый юл белән барырга кирәк безгә, аерылу, таркалу юлы белән түгел.