Актанышта татар галимнәре җыены: Көнчыгыш Кама - борынгы татар төбәге! | intertat.tatar

Актанышта татар галимнәре җыены: Көнчыгыш Кама - борынгы татар төбәге!

Бүген Актаныш районы төзелүгә 90 ел, Актанышка нигез салынуга 310 ел тулуга багышланган «Көнчыгыш Кама аръягының тарихи-мәдәни мирасы һәм бүгенгесе» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды. Без шул конференциядә яңгыраган кайбер фикерләрне тәкъдим итәбез.

Марат Гыйбатдинов: Татар һәм башкорт халкының уртак мирасын бүләргә ярамый

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары Марат Гыйбатдинов:

«Башкорт хакимияте әгъзаларының берсе — Илдар Мутин кебек, татар зыялылары, лидерлары Башкортстан Республикасына нигез салуда катнашкан. Без бу шәхесләребезне ике халыкның уртак мирасы, уртак горурлыгы дип таный идек. Кызганыч, бүгенге көндә бу уртак мирасны кыргыйларча бүлү башланды. Без моңа юл куймаска тиеш».

Галим Актаныш җиренең бихисап күренекле шәхесләре ике тугандаш халык файдасына эшләгән, атаклы Мутин нәселен мисал итеп китерде. «Тимер Мутин татар — башкорт хокукларын яклап, патшабикә Елизаветага петиция яза һәм, халыкны яклау нисбәтеннән, 1759 елда җанын фида кыла. Бихисап татар мөгаллимнәре, имамнары тугандаш халыкларның мәгърифәтләрен, мәдәниятләрен үстерүдә дан казанган», — диде галим.

«Ике тугандаш халык арасында проблема чыга икән, ике якка да зыян киләчәк», — диде Марат Гыйбатдинов.

Актаныш җирлегендә борынгы татар кабиләләре варислары яши

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары Марат Гыйбатдинов:

"Хәзерге көндә Актанышта гәрәй, кыпчак, карабәк, кыргыс, байлар кебек борынгы татар кабиләләре варислары яши.

Бу — Актаныш халкының нәсел тамырларының бик борынгыдан килүен дәлилли. Әлеге шәҗәрәләр нәселләрнең таралыш географиясен дә күрсәтә. Актаныш тарихы искиткеч бай һәм катлаулы. Ул бөтен милләтебез тарихының көзгесе дип тә әйтеп була, чөнки бу җирлектә татар халкы фомалашуының төп этаплары чагылыш тапкан. Бу җирләр борынгы татар дәүләтләренә кергән".

Галим Актаныш территориясендә яшәгән халыкның үзенчәлеген аның күрше һәм тугандаш халыклар белән тыгыз мөнәсәбәтләрдә булуында, диде. Ул борынгыдан ук төбәктә төрки һәм фин-угор халыкларының бабаларының бергә яшәүләрен әйтте.

«Болгарлар хәзерге Актаныш территориясенә VII–VIII гасырларда күренә башлый, сәүдә итәләр. Беренче Болгар авылы XI–XII гасырларда барлыкка килә. Бу татар халкының үз төбәгендәге беренче миграция дулкыны. Алтын Урда заманнарында бердәм татар халкы формалашканда икенче миграция була. Аның географиясе киңәя. Халык Болгар, Кавказ, Дон якларыннан күченә. Нәтиҗәдә, ислам дине бу җирләрдә дә көчәя», — диде ул.

Марат Гыйбатдинов Казан ханлыгы җимерелгәннән соң, халыкның төрле төбәкләргә күченүен искәртте. «Нәтиҗәдә, XVII гасырда Әнәк, Кәскә, Качкын һ.б. бик күп авылларга барлыкка килә. Бу — төбәккә күчүчеләрнең өченче дулкыны булып санала», — дип аңлатты галим.

Башкорт атамасы - ул сословие, чөнки метрика документларында "Игенче", "Типтәр" һәм хәтта "Падишаһ колы" дип язылган сословиеләр дә очрый

Тарих фәннәре кандидаты Эльмира Сәлахова:

«Байсар, Мәчти, Актанышбаш, Иске Кормаш, Такталычык авылларының метрика язмалары 1870-1880 елларына карый. Метрика язмаларында „Крестьян“, „Игенче“, „Мулла“, „Имам“, „Нәзир“, „Типтәр“, „Башкорт“ дигән сословиеләр күренә, хәтта "падишаһ коллары" дигәнен дә очратырга туры килде. Дәүләт крестьяннарын мулла шулай яздырган булган», — дип аңлатты ул.

Галимә мондый төр документларда теркәлгән вакытта кешеләрнең нинди милләттән булуы мөһим түгеллеген искәртте. Ул документларның салым җыю, халыкның исәбен булдыру өчен, яшен билгеләү өчен эшләнгәнен билгеләп үтте.

«Диния нәзарәтенең метрика тутыру кагыйдәләре буенча сословияне язу таләп ителмәгән. мулла, мещан, дворян кебек кешеләрне генә теркәгәннәр. Муллалар авылның башка катлам кешесен дә билгеләп барган. Алар моны үз теләкләре белән эшләгән», — диде Эльмира Сәлахова.

Актаныш һәм Минзәлә төбәгендә башкортлар түгел, татарларның бабалары яшәгән!

Тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайлов:

«Актаныш территориясендә урнашкан Такталачык һәм Әзмәт каберлекләрендәге мәетләр мөселман кануннары буенча җирләнгән булган. Көньяк Уралның XII–XV картасын карасак, күчмә халыкларның көньяктарак икәнлеген күрәбез. Көнчыгыш Кама аръягында күчмә башкорт кабиләсе яшәгән, дигән сүзләр йөри. Бу дөрес түгел. Алар күпкә еракта — көньяктарак урнашкан булган».

Галим XIII–XIV гасырларда ясалган картаны да күрсәтте һәм каберлекләрнең Ык елгасына кадәр таралганлыгын, төрбәләрнең дә күп булуын әйтте. «Башкорт ханнары җирләнгән дигән легендалар йөри. Чынында исә, төрбәләрдә шейхларның, әйтик, Хөсәен-бәкнең җирләнгәнен исбатладылар. Ул бирегә Болгардан күченгән булган. Бу — Евразиядәге бер халыкка да хас булмаган үзенчәлек», — дип аңлатты ул.

«Алтын Урда дәүләте төзелгәннән соң, элекке Идел-Урал территориясендә яшәгән халык көнчыгышка таба күчә. Чишмә елгасы болгар һәм башка халыклар арасын аерып торган булса, XII–XIV гасырларда болгарлар Ык елгасы уртасына кадәр барып җитә. Шушы җирлектә татарларның борынгы бабалары төпләнгәне турында дәлилләнгән чыганаклар бар — чүлмәк (керамика) һәм сука белән сөрелгән җир».

Искәндәр Измайлов хәзерге Актаныш, Минзәлә территориясендә яшәгән җирле халыкларның ярлыклары булуын, аларга ул Казан ханлыгыннан бирелүен дә билгеләп узды.

Актаныш районын тарихи традицияләр ягыннан Казан татарларының Көнчыгыш этнографик төркеменә керә

Сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова:

«Галимнәр Актаныш районын тарихи традицияләр ягыннан Казан татарларының Көнчыгыш этнографик төркеменә кертеп карый. Декоратив сәнгатьнең бүгенге торышы бөтенләй өйрәнелмәгән диярлек. Актаныш кызлары үзләре тукып эшләгән ашъяулык, чаршау, җәймә, мич япмалары һ.б. белән кияү йортын бизәгән. Туй, никахларда, балага исем кушу ашларында алар әле дә кулланыла.

Экспедиция вакытында татар, рус һәм сирәк очракларда гарәп хәрефләре белән язылган кул эшләрен дә очратырга туры килде. Милли костюмнар Казан татарлары киенү рәвешенә тәңгәл килә. Костюм детальләренең тегелешендә, баш киемнәренең төзелешендә аермалыклар бар.

Композицияләрдә Идел-Урал буеның татар-типтәр компонентлы төньяк районнары өчен хас булган киртләч формалы, гомумиләштерелеп сурәтләнгән геометрик формаларны да очратырга мөмкин. Соңгы елларда тукылган паласларда сирәк очрый торган үсемлек бизәкләре төшерелгән. Палас туку эше Актаныш районында 1980 елга кадәр дәвам иткән», — диде Рауза Солтанова.

Быелгы җанисәптә вәзгыять бик киеренке

Тарих фәннәре кандидаты, Уфаның Р.Кузеев исемендәге Этнологик тикшеренүләр институтының этнополитология бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Илдар Габдрафыйков:

«Быелгы җанисәптә киеренкелекне алдагы еллардагы халык санын алу белән чагыштырып та булмый. Вазгыять бик киеренке».

Ул «Көнчыгыш Кама аръягы һәм Урал буеның үткәне — халыкларның бердәмлеге һәм гомуми тарихы дәлиле» темасына доклад белән чыгыш ясады.

«Көнбатыш Башкортстанда нигездә татарлар булуын күрәбез. Дәүләт сәяси күзлектән бу очракта җанисәпне күздә тотып, моның белән манипуляцияли. Совет чорында да шулай булды. 1979 елда, Советлар Союзы чорыннан соң, Хөкүмәт азрак тыкшынды, саннар белән манипуляцияне күрмибез. Башкортстанда 1989 елда татарлар шактый артты. Аннары үзгәртеп кору булды, 1999 елда Россия тарихында беренче җанисәп буенча, татарлар 130 меңгә кимеде, ә башкортлар 357 меңгә артыграк булды», — диде Илдар Габдрафыйков.

Белгеч 2002 елда җанисәптә 220-230 мең татар саны «җитмәгәнен» әйтте. «2010 елда җанисәп алдыннан ике ай алданрак хакимият алмашынды. Башкортлар якынча 50 меңгә кимеде, татарлар 20 меңгә артты», — диде. 

«Хәзер вазгыять кискенләшә, безгә, галимнәргә, моңа реакция күрсәтергә кирәк. Бу татарларга да, башкортларга да файдага тугел. Моннан ниндидер начар әйбер чыгарга мөмкин. Татарлар ягыннан да хафалану кузгатучылар бар. Без киеренкелекне киметү буенча чаралар күрергә тиеш. Миңа калса, без, Башкортстан галимнәре, Казанга барырга тиеш. Мәдәният хезмәткәрләре арасында да үзара алмаш булырга тиеш. Безгә ничектер кешеләргә кирәкмәгән каршылыкны оныттырырга кирәк», — дип белдерде Илдар Габдрафыйков.

Салих Батыев милләтен башкорттан татарга үзгәртүне сораган булган

Тарих фәннәре докторы Әлфия Галләмова ТАССР Югары Советы Президиумы рәисе Салих Батыевның 1960 елда документларда милләтен башкорттан татарга үзгәртүне сорап гариза язуын әйтте.

«Гаризасында ул партия документында милләт пунктында башкорт сүзен татар сүзенә үзгәртеп язуларын сорый. Сәбәбен болай аңлата: „Әтием һәм әнием — татар, гаиләдә без өч егет, һәм башкорт булып язылганбыз. 1930 елда өлкән абыебыз безне башкорт булып теркәгән. Шул вакыттан алып мин барлык җирдә дә башкорт булып язылып барам“, — ди ул. Бу гаризасын ул 1960 елның алтынчы декабрендә яза», — диде ул.

Әлфия Галләмова Совет чорын — Башкортстан татарлары өчен этник үзенчәлекләрне саклау заманы булуын искәртте. «Алар руслаштыру һәм башкортлаштыру процессына каршы торырга тиеш була. Башкортлаштыру сәясәте башкорт халкы саны исәбен арттыру максатыннан эшләнелә», — диде ул.

Мәҗит Гафури — Башкортстан үсешенә зур өлеш керткән татар язучысы

Язучы, халык шагыйре Мәҗит Гафури 1920 — 1930 елларда Башкортстан үсешенә зур өлеш керткән татар язучысы буларак бәяләнгән.

«Идел-Урал дәүләте проекты чынга ашырылмау сәбәпле, хәзерге Башкортстанның көнбатыш районында яшәүче татарлар ТАССРдан читтә булып кала. Татар һәм Башкорт автономия республикалары төзелүе 1917 елда булган инкыйлабның социаль-икътисадый шартларын кискен үзгәртә», — диде тарих фәннәре докторы Әлфия Галләмова.

Галимә сүзләренчә, җанисәп алганда татар халкының хокуклары исәпкә алынмый, белем бирү системасында да үзгәрешләр бара. «Иҗат өлкәсендә дә „яулап алу“ сәясәте 1940 елдан башлана. Моның беренче адымын татар язучысы һәм шагыйре Мәҗит Гафурины башкорт классигына әйләндерү дип атап була. Ул башкорт телендә бер юл да язмаган кеше», — диде ул.

Башкортстан татарларында татарлык күпкә тирәнрәк

Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының этнологик тикшеренүләр бүлеге мөдире, социологик фәннәр докторы Гөлнара Габдрахманова:

"Башкортстан татарларында, Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда, татарлык көчлерәк. Алар туганнар белән мөнәсәбәтләр турында күбрәк сөйли. Алар авылга, җиргә нык береккән, авыл хуҗалыгы белән актив шөгыльләнәләр. 

Татар гаиләләрендә еш кына әтинең мөһим ролен әйттеләр. „Төпчек бала әти-әнисен карарга тиеш“ дип әйттеләр. Олы балалар фикере мөһим. Башкортстанда бу татарчылык үзенчәлеге аеруча чагылыш тапты», — диде белгеч, Башкортстанда үткәрелгән социологик тикшерүләргә нәтиҗә ясап.

Гөлнара Габдрахманова татар һәм рус гаиләләренең гаилә кыйммәтләрен чагыштырды

Гөлнара Габдрахманова конференциядә татар һәм рус гаиләләренең гаилә кыйммәтләрен чагыштырып күрсәтте.

Ул төрле этник төркемнәрнең гаилә кыйммәтләрен чагыштырыр өчен, татар гына түгел, руслардан да — төрле гаилә төркемнәреннән 30 интервью алганнарын әйтте. «Татар гаиләләрендә еш кына „әти мөһим“, „төпчек бала әти-әнисен карарга тиеш“ дип әйттеләр. Гаиләдәге олы балалар фикере мөһимлеген искәрттеләр. Башкорстанда бу татарлык үзенчәлеге аеруча чагылыш тапты», — диде.

Гөлнара Габдрахманова сораштыру буенча, Башкортстанда рус гаиләләрендә башкача булуын, ир хатын-кыз эшен дә башкара алганын билгеләп узды. «Ир һәм хатын арасында тигез хокуклылык, хатын-кыз кайчак финанс мәсьәләләрен үз өстенә алуы күзәтелә», — диде. 

«Татарлар өчен ишле гаиләләр мөһим роль уйный. Рус гаиләләре шәхес үсеше, эчке гармония мөһимлеге турында күп әйтте. Русларда гаилә әгъзалары арасында мөнәсәбәтләр артык нык түгел, ә татарлар ерак туганнар кадере турында да әйтте. Татар гаиләләрендә баланың һөнәри язмышын гаиләдә киңәш корып хәл иткәннәр. Рус гаиләләрендә балалар үз һөнәрен күбрәк үзләре билгели», — дип сөйләде белгеч. 

«Татар гаиләләрендә тәртип сүзе еш яңгырады. Гаилә үсешенең төгәл планы булсын дип әйттеләр. Татар гаиләсе балалары хакына үз планнары турында сөйләде. Татарларда гаилә кыйммәтләре үзенчәлекле. Эшнең рухи кыйммәтләрен күрәләр», диде Гөлнара Габдрахманова.