Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рената Симерханова: «Татар мәдәниятен үстерүгә йогынты ясыйсым килә» 

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты I курс студенты Рената Симерхановадан төркемдәше Рената Садыйкова #минтатар сериясендә интервью алды.

news_top_970_100
 Рената Симерханова: «Татар мәдәниятен үстерүгә йогынты ясыйсым килә» 

Рената, татар телен өйрәнү сиңа ничек бирелә? 

Татар теле миңа җиңел бирелә иде. Әмма Казан федераль университетына укырга кергәч, миндә сөйләм теле генә булганын аңладым. 

Ул вакытта миңа бөтенләй таныш булмаган яңа тел ачылды. Мин укытучыларыбыз укыткан татар теленә бик сокландым. Аның матурлыгы һәм күпкырлылыгы миндә ниндидер яңа хисләр уятты.

Татар телен тирәнтен өйрәнү теләге ничек һәм кайчан барлыкка килде? 

 Авылда башлангыч сыйныфларда Лариса Равиловна исемле укытучы укытты. Ул миндә татар теленә мәхәббәт уятты! 

Кызганыч, ул инде мәрхүм, ләкин бүген мин һаман да аның такта янында басып торганын күз алдыма китерәм. Лариса Равиловна яман шеш белән авыруга карамастан, һәрвакыт безгә елмая иде. Ул безнең өчен үрнәк булды. Ул — безне татар теленә өйрәтеп кенә калмаган, үзебезнең телгә, мәдәниятебезгә мәхәббәт тәрбияләгән укытучы. Лариса Равиловна минем күңелемдә тирән эз калдырды. Мин аңа моның өчен чиксез рәхмәтле. 

Син үзеңне чын татар дип саныйсыңмы? 

 Әлбәттә, үземне чын татар дип әйтә алам. Минем фикеремчә, татар теле — ул тел генә түгел. Монда мәдәният тә, фольклор да, бу өлкәдә эшләгән һәм үз җаннарын салган кешеләр дә керә. Мин татар сәхнәсе һәм тулаем Татарстан белән горурланам. 

Синең уйлавыңча, хәзер татар телен саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәк? 

 Минем фикеремчә, барысы да гаиләдән килә. Татар әбиләре оныклары белән вата-җимерә русча сөйләшкәндә, җен ачуларым чыга. Балаларны кечкенәдән үк әти-әни туган телгә өйрәтергә тиеш. Кешеләргә бер-берсе белән сөйләшергә, аралашырга кирәк. Ниндидер программалар уздыру да бик мөһим, чөнки ул да зур йогынты ясый. Шулай гына телне саклап калырга мөмкин. 

Татар мәдәниятен үстерү өчен ниләр эшлисең? 

 Хәзерге вакытта яшемә күрә глобаль үзгәрешләр кертә алмыйм, тик мин моңа омтылам. Минем татар мәдәниятен үстерүгә йогынты ясыйсым килә. Бәлки, киләчәктә ниндидер кием брендын да уйлап чыгарырмын. 

Бренд дигәннән, «ALGA» дигән брендның барлыгы турында белә идеңме? 

 Белә идем, ләкин моның белән кызыксынмадым. Миңа күбрәк «Сәләт» бренды ошый. Мин әле бүген дә аларның киемнәрен киям.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100